– Рәхмәт, туганкай, рәхмәт!
– Ачтың күңелләребезне!
– Кабатла әле тагын бер генә, кабатла!
– Сорыйбыз, сорыйбыз!
…Яруллин бер-ике тапкыр баш иде дә, киерелә биреп, гармунын тартып куйды. Халык шунда ук тып-тын булды. Алар гаҗәп тыйнак, әдәплеләр иде.
Бу юлы артист, гармунына кушылып, бик моңлы гына бер авыл көен җырлады:
Зөфәрнең артында гына бер кызмы, яшь хатынмы бик тыелырга тырышып, ләкин тәкате җитмичә иелеп төшеп үкси башлады. Аңа ияреп тагын кайберәүләрнең ихтыярсыздан сулкылдап куюлары ишетелде. Ә бер олырак яшьтәге хатын йөрәгеннән бәреп чыккан тирән әрнү белән өзгәләнеп әйтеп ташлады:
– Ай газизләрем! Тилмереп, кан җылап көтәбез шул, көтәбез!
Аңа каршы ниндидер бер агай басынкы тавыш белән акрын-йомшак кына:
– Сабыр, килен, сабыр! – дип куйды.
Җыр бетте. Караңгыда утырган халык бер мизгел тып-тын булып торды. Әйтерсең алар хыяллары белән бу иске мәчет эченнән бик еракка иң кадерле якыннарын, өметләрен, бәхетләрен эзләп киткәннәр иде. Һәм гүя әнә шул ерактагы фронтның карлы далаларына, бозлы сазлыкларына, кара урманнарына барып тапкан, кавышкан газиз якыннарыннан аерыла алмыйча, кире бу салкын ялгызлыкка кайтырга кодрәтләре җитмичә утыралар иде.
…Әйе, мондый хәлдә ду килеп кул чабу мөмкин дә түгел иде. Күпмедер вакыт үткәч кенә, хатын-кызлар, рәхмәтләрен әйтеп, Яруллиннан тагын кабатлавын үтенделәр. Ләкин монда артист белән тамашачылар арасында бик табигый гади генә мөнәсәбәт урнашкан иде. Бернинди артык кысташу, шаулашу юк. Артист кулын күтәрдисә, барысы да шунда ук тыналар, ул ни әйтсә, шуңа берсүзсез риза булалар. Әле дә Яруллинның, шаярып кына ялваргандай: «Апайлар, җиңгиләр, минем дә хәлемә әзрәк керегез инде, менә… эһем-эһем, тамагым чистый кипте бит, җитмәсә, безгә монда чиләк белән су да куярга онытканнар… Ләкин сез тыныч булыгыз, мин әле сезгә уйнармын да, җырлармын да… бүген кич безнеке ич!» – диюенә каршы, хатын-кызлар: «Ярый, алайса, ярый, үзеңә кара инде, җаным!» – дип, шунда ук килештеләр һәм тынып та калдылар.
Хәер, бу ару-талуны белмәс артистның сәхнәдән чыгып торган чагы булмады диярлек – ул бер үк вакытта кемнең чыгасын әйтеп торучы да һәм чыккан берсенә алмаш-тилмәш ике гармунда уйнап торучы да иде. Хәзер дә менә ул сәхнә түренә таба бер-ике генә адым атлаган булды да, кире борылып килеп, үзенең яңа ролен үтәргә тотынды:
– Инде, кадерле апалар, җиңгиләр, сеңелләр, күңелләрне дә бер ачып җибәрик, башлар күтәрелә төшсен!.. Яшь артистларыбыздан Асия Биктимерова белән Зөбәйдә Саттарова. Төрле халык биюләре… Башладык!
Сәхнәнең ике як кырыена эленгән иске чаршау артыннан берсе – авыл кызы, икенчесе авыл егете булып киенгән биючеләр йөгереп чыктылар. Башта куышып китеп, аннан кара-каршы торып тыпыр-тыпыр бии дә башладылар. Бусы татарча булды. Шуннан соң киемнәрен алыштырмыйча гына, егете бөеренә таянып, кызы иңбашын уйнаткалап һәм бармак шартлаткалап, икесе дә «ысс… ыс» дигән сәер бер тавыш чыгарып, башкортча биеп күрсәттеләр. Бусы да матур-шома гына килеп чыкты. Моңардан соң алар, чаршау артына яшеренеп кенә, берсе алъяпкычын салып, яулыгын косынка итеп бәйләп, икенчесе тиз генә камзулы белән түбәтәен ташлап һәм башына фуражка каплап чыктылар да, тузанлы идәнне бик яман дөбердәтеп, «эх, эх!» дип кычкыра-кычкыра биергә тотындылар. Бусы инде русча «Барыня» иде.
Яшь артистлар халыкның сораганын көтеп, кыстатып тормадылар – бөтен «репертуарларын» бер тоташтан күрсәтеп бирделәр. Һәм, чыннан да, кәефләрне беркадәр үзгәрттеләр дияргә ярый; тамашачыларның йөзләре яктыра төште, күзләрендә дәрт сыман нәрсә кабынды, хәтта биючеләр куптарган тузаннан клуб эче дә ничектер җылыныбрак киткән төсле булды.
…Биючеләрдән соң сәхнәгә, ниһаять, Рәшидә чыкты. Зөфәр бөтен игътибарын биреп, йотлыгып караган хәлдә аны каршы алды һәм, ул сәхнәдән чыгып киткәнчегә чаклы, аңардан инде күзләрен аера алмады. Шушы минуттан барысы да: караңгы, салкын клуб эче дә, янәшәсендә генә тыгызланып утырган тамашачылар да, хәтта гел күз алдында селкенеп торган Яруллин да аның өчен югалган кебек булды.
Рәшидәнең өстендә киң итәкле, тар җиңле, ябык якалы кара-зәңгәр озын күлмәк иде. Бу күлмәк аның билен бик нечкә, күкрәген тулы, иңбашларын йомры итеп күрсәтә иде. Әйтәсе дә түгел, артистка, ябыклыгына карамастан, нәфис-сылу гәүдәле иде – Зөфәр иң элек менә шуңа игътибар итте. Аннары бераздан ул чын гаҗәпләнү белән тагын шуны күреп алгандай булды: әлеге төрле хисләр чагылышы артистканың тиз үзгәрүчән ак йөзендә генә түгел, гүя менә сылу гәүдәсендә дә сизелә кебек, ничектер менә гәүдәсе дә аның хис белән тулы һәм һәрбер хәрәкәтеннән моны тоеп була кебек иде.