Выбрать главу

Безнең мехбазадагы яшьләрнең күпчелеге татар кызлары, татар егетләре иде. Күбесе Казанның үзеннән… Алар арасында Хафазаны электән үк белүчеләр бар икән. Шуларның берсе әлеге Басыйр булып чыкты. Ул еш кына Хафаза янына бара, бик үз кешедәй аның белән көлеп, сөйләшеп тора. Баштарак бу хәл минем эчемне пошыра иде. Көнләшү дип әйтмәс идем мин моны, чөнки хатынлы Басыйрның Хафазаны үзенә карата алуына күңелем һич ышанмый, ләкин шулай да аның кыз тирәсендә артык сырпалануы миңа ничектер шикле күренә иде. Кыскасы, яратмый идем мин ул кешенең Хафаза тирәсендә чебен шикелле әйләнүен… Ахырда, моның сәбәбен белер өчен, туп-туры Хафазаның үзеннән сорарга булдым.

– Әйт әле, Хафаза, – дидем, – нишләп бу Басыйр бик еш синең яныңа килеп йөри? Берәр серегез бармы?

Соравым дорфарак килеп чыкты, күрәсең, Хафаза гаҗәпләнгәндәй миңа бер карап куйды.

– Нигә алай дисең, Хәбиб? – диде ул, сузып кына.

– Просто беләсем килгән өчен генә, – дидем мин уңайсызланыбрак.

– Без бит бер мәктәптә укыдык. Аннары кайчандыр бер үк урамда торган да идек. Күптәнге таныш, бары шул гына…

– Алай икән, мин моны белмәгән идем… Нәрсә, бер үк класста укыдыгызмы?

– Нишләп инде бер класста булсын, ул бит миннән күп олы… Мин беренче класска килгәндә, Басыйр әллә өченчедә, әллә дүртенчедә укый иде шунда. Бөтен шәрикләре арасында иң зур малай иде. Мин аны куып та җитә яздым – дүртенчегә күчкәндә, ул һаман бишенчедә утыра иде. Ләкин шуннан ары укымады, китте… Ул бүрек тегүче малае. Бер урамда торган чакта, мин аның да бүрекләр күтәреп, базарга киткәнен күреп кала идем. Аннары без Акком астыннан Болак буена күчтек…

– Шуннан соң очрашмадыгызмы?

– Юк, очраштык… Бик кызык булды ул. Өч елмы, артыгракмы вакыт узгач, безнең мәктәпкә өр-яңа юнгштурмовка кигән бер бик төз буйлы егет килде. Бу кем дип карасак, аптырап киттек: безнең Басыйр!.. Чәчләрен уртадан ерып, ике якка тарап җибәргән, биленә таянып кына сөйләшә – шадрасы булмаса, Басыйр дип тә белмәссең!.. Мин хәзер комсомолда эшлим, менә сезгә җыелыш үткәрергә килдем әле, ди бу… Кызык… Бөтен кызлар, малайлар аны тыңлар өчен бер зур класска дөбердәшеп тулдык… Шәп сөйләгән иде шул чакта Басыйр. Ул бит, начар укыса да, сүзгә бик оста малай иде. Комсомолның агымдагы бурычларын ярып кына салды безгә… Менә бит кеше ничек үзгәрә!..

Әйе, бу минем өчен дә кызык кына иде. Басыйрның кем икәнен, нинди юллар узганын тагын да ачыграк белә төштем. Хәер, аның начар укып та шәп сөйләүче булуына артык исем китмәде. Төрле кешедә төрле сәләт. Фәнгә теше үтмәгән, җитди, тирән белемне сеңдерә алмаган, ләкин кеше сүзен, китап сүзен өстән генә эләктереп ала белгән шома телле егетләрне минем күргәнем бар иде инде. Андыйлар, гадәттә, көндәлек политика белән бик мавыгып китәләр һәм җәмәгать эшендә яки комсомол эшендә кайчак бер ялтырап та алалар. Әмма аларның ялтырап узулары, минемчә, озакка бармый, чатыр-чотыр ут-төтен чәчрәткән фейерверк шикелле бик тиз сүнәләр.

Ләкин бу очракта мине бер нәрсә шактый гаҗәпләндерде: комсомолда эшләгән, хәтта мәктәпләргә барып, җыелышлар үткәреп йөргән егет ни өчен, ничек итеп хәзер безнең мехбазага гади өйрәнчек булып килеп эләгә?.. Сәбәбе нәрсәдә?.. Моны минем беләсем килде, һәм туры гына шуны Хафазадан сорадым.

– Нигә, – диде Хафаза, бик гади генә итеп. – Кеше гел бер урында гына эшләми бит инде.

– Анысы шулай, ләкин кеше үз теләге белән зур эштән кечкенә эшкә күчәме соң?.. Әллә комсомол аны безгә җибәргәнме?

– Мин ул кадәресен белмим. Юктыр, чөнки аның комсомол эшеннән китүенә шактый булды инде.

– Ә ни өчен китте соң ул? – дип сорадым мин.

Хафаза җавап бирергә аз гына икеләнеп торды – гүя аңа бу турыда сүз алып баруы кыен иде. Әмма, мин сорагач, әйтмичә мөмкин түгел… Тотлыга биреп:

– Ни… Басыйр, дөресен генә әйткәндә, үзе китмәде, аны… чыгардылар, – диде ул, ниһаять.

– Ни өчен?

– Синең бик беләсең киләмени? – диде Хафаза, нигәдер борчылып.

Бу хәл миңа бик сәер тоелды. Хафазаның миннән яшерерлек нәрсәсе булырга мөмкин?! Аптырадым, ни әйтергә дә белмәдем, ахырда коры гына: «Ихтыярың», – дип куйдым. Шушы сүз аңа җитә калды булса кирәк, ашыгып, хәтта ялваргандай:

– Син ачулана күрмә, бәгърем! – диде ул. – Басыйр бу хакта сиңа әйтмәскә кушкан иде, ләкин мин әйтәм, әйтәм… тик ике арада гына калсын, яме!

– Аңламыйм мин сине, Хафаза! – дидем мин, отыры гаҗәпләнеп. – Ни өчен мондый кисәтү?.. Әгәр сиңа кеше серен ачу кыен икән, зинһар, әйтмә! Моның өчен мин сиңа ачуланмаячакмын. Тик… миңа ышанмавың гына…