Выбрать главу

– Юк, ышанам, әйтәм! – диде ул, тизрәк минем сүземне бүлеп. – И җаным, сер диярлеге дә юк аның, күпләр беләләр дә инде аны… Тик син яңа кеше, шуның өчен генә Басыйрның белгертәсе килмәгәндер. Бик ямьсез нәрсә бит… Эш болай: Басыйр авылдан килгән яшь кенә бер кызны үзенә ала. Өч ай да тормыйча бичараны куып җибәрә – янәсе, кызның атасымы, агасымы шунда… раскулачивать ителгән, имеш… Шуннан соң озак та үтми, тагын бер чибәр генә шәһәр кызына өйләнә… Күпмедер торгач, бусын да аерып җибәрмәкче була, ләкин бусы инде теге авыл кызы кебек җебегән булып чыкмый… Бара да әйтә. Шуннан тикшерү башлана. Комсомолда эшләгән кеше өчен бик начар, оят эш ич бу, көн дә хатын алыштыру… Дөрес, моның өчен Басыйрны комсомолдан ук чыгармыйлар чыгаруын, ләкин райкомнан куалар… Менә аның бөтен тарихы шул.

– Алай икән, – дидем мин, уйга калып, һәм янымда гаепле кеше сыман ничектер уңайсызланыбрак басып торган Хафазага беравык сүзсез генә карап тордым. Уйларым яктыдан түгел иде. Әнә нинди козгын әйләнә икән минем кечкенә Хафазам өстендә! Әмма ул үзе шуны сизәме?.. Куркамы ул шул козгыннан? Һәм, гомумән, шушы хәлдән соң Басыйр белән аның арасында нинди генә мөнәсәбәт булырга мөмкин?

– Әйт әле, сөеклем, Басыйрның ул эшләренә син үзең ничек карыйсың? – дип сорадым мин, ниһаять.

Хафаза чын ихластан үпкәләгән тавыш белән:

– Сорыйсың тагын! – диде. – Билгеле, бик начар карыйм. Япь-яшь кенә кызны алдау – бик зур кабахәтлек ич!

«Ә сине дә алдамасмы соң?» – дип әйтәсем килде минем, ләкин тыелып калдым. Аның урынына:

– Син үзең Басыйрдан курыкмыйсыңмы? – дип сорадым.

Хафаза, балаларча беркатлылык белән күзләрен зур ачып, сузып кына:

– Менә әкәмәт, нишләп мин аңардан куркыйм, – диде. – Нишләтә ала ул мине?.. Син дә инде…

– Юк, шулай да?

– Нәрсә шулай да?

– Гел синең тирәңдә әйләнә бит әле ул.

Хафаза кычкырып көлеп җибәрде:

– Тиле, тиле!.. Әллә көнләшәсең дәме?.. Куй, кеше көлдермә, җаным!.. Бел: өч тиенгә дә кирәкми ул миңа, өч тиенгә дә!.. Электән таныш булгач, килеп йөри инде шунда, кешене куып җибәреп булмый бит.

Мин дәшмәдем, мин бары аның күзләренә – әлеге шул сабый баланыкыдай зур, дымсу, саф күзләренә генә төбәлеп карадым: бу күзләрдә ялган булмаска тиеш иде, әйе, булмаска тиеш!.. Һәм Хафаза да минем бу минутта ниләр кичергәнемне сизде булса кирәк:

– Борчылма юкка! – диде, кулыма әкрен генә орынып. – Сине борчырлык бернәрсә дә юк, бәгърем, ышан!.. Басыйрны мин, бәлки, яныма якын да китермәс идем, тик ул да бит сине мактый.

– Мактый? – дип ычкындырдым мин, үзем дә сизмәстән.

Хафаза миңа тагын да якыная төшеп, бәхетле көлемсерәгән йөзен күтәреп, аз гына шукланып әйтте:

– Ышанмыйсың?! Билләһи менә мактый шул, әйбәт егет, укыган егет, ди, аның белән дус булырга ярый, ди… Әллә ышанмыйсың?

Юк, нигә ышанмаска. Басыйр белән без бер-беребезне иснәп-танып алырга өлгердек инде. Соңгы вакытта, әйткәнемчә, ул үзе үк миңа елыша башлады. Әзрәк мактаса да, гаҗәп түгел… Тик нинди максат белән мактый икән ул? Менә хикмәт нәрсәдә. Бу минем өчен шактый серле табышмак. Ишеттегез инде, Басыйр бер күтәрелеп түбән тәгәрәгән һәм бик ямьсез рәвештә тәгәрәгән кеше булып чыкты. Бу нәрсә аның хәзерге гамәлен бераз аңлата да кебек: шөһрәтнең, карьераның тәмен бер татыган кеше «тәгәрәп төшүе» белән, әлбәттә, килешмәячәк. Димәк, ул яңа җирдә яңадан күтәрелергә тырышачак – теләсә ничек, теләсә нинди юллар белән… Әмма ләкин аның бу максаты өчен без нигә кирәк, нәрсә көтә, нәрсә өмет итә ул бездән?.. Һич аңлый алмыйм… Тик сизәм, мактавы да аның тикмәгә түгел, юк, түгел. Әмма, ни кызганыч, шул чакта мин нидер сизенсәм дә, ул кешенең кара эчен күрә белмәдем, Бәкер дус!

Х

Хәер, бер Басыйрдан нигә ул хәтле шикләнеп-шүрләп торырга?.. Хафаза әйтмешли, кем ул, нишли ала ул безгә? (Шулай тынычландырдым мин үземне.) Безнең тирәдә яшьләр күп, иптәшләр күп, барысы белән дә арабыз яхшы… Яратышып йөрүебезгә дә ничектер җылы теләктәшлек белән карыйлар төсле… Һәрхәлдә, берәүнең дә көнләшүен, яман күзен сизмибез – чын яратуны кеше аңлый, хөрмәт итә белсә кирәк.

Безнең үзебезнең дә иптәшләр арасыннан чыкканыбыз юк, гел бергә… бергә эшлибез, бергә күңел дә ачабыз. Төрле кампанияләр үтеп тора, җыелышлар бик еш булып тора – берсен дә калдырмыйбыз. Ул елларда илдә барган зур вакыйгаларны без күңелебезгә бик якын ала идек, шулар белән рухлана идек, шуларга сөенә идек. Бигрәк тә төрле җирдә башланган зур-зур төзелешләр безне куандыра, безне хәйран калдыра иде. Әлбәттә, бу әле тормышта барысы да ал да гөл, безне борчыган мәсьәләләр, аңлавы читен хәлләр юк иде дигән сүз түгел. Һәр замандагы шикелле, ул чакта да бар иде алар, хәтта артыгы белән, ләкин без, ул авыр мәсьәләләрдән, ул аңлавы читен хәлләрдән котылыр өчен, «вакытлы гына бу, тиздән барысы да әйбәт булачак» дип ансат кына үзебезне юата торган идек.