Выбрать главу

Аннары без яшь идек бит әле, бик яшь идек, шайтан алгыры! Ә яшьлекнең хыял күге, үзең беләсең, һәрвакытта аяз була, яшьлек, өзлексез искән җил төсле, кара болытларга баш өстенә җыелырга ирек бирми – гел куалап кына тора. Безнең мәхәббәткә сусаган чагыбыз, безгә уен-көлке кирәк, шау-шу кирәк, дәрткә дәрман кирәк… Безнең арада матур гына җырлаучылар, биючеләр, оста гына гармунда уйнаучылар, мандолина чиртүчеләр дә бар иде. Һәм озак та үтми, без бер драмтүгәрәк сыман нәрсә дә оештырып җибәрдек. Һәр эшнең үз остасы табыла дигәндәй, бу эшкә дә дәртләнеп тотынучы үзенең һәвәскәре табылды. Ул – мехбазаның конторасында ниндидер бер бик кечкенә эштә утыручы Мостафа исемле егет иде. Үткән-сүткәндә мин аның гел энә-җеп тотып, кәгазьләр тегеп утырганын күреп уза идем. Аннары ул көн дә цехларга менеп, газеталар таратып төшә иде. Басыйрның әйтүенә караганда, ул бик зур бер мәшһүр Казан баеның малае, имеш, ләкин әтисен ташлап чыккан да ярлы гына кешенең кызына өйләнеп, хәзер шулар семьясында яши, имеш. Моңа бер дә икеләнмичә ышанырга була, чөнки аның кыяфәте үк шуны раслап тора: нечкә озын буйлы, ап-ак чырайлы, аксыл чәчле, төскә чибәр, шуның өстенә кызлардай тыйнак, оялчан гына егет иде ул. Гүя аңа кемнәрдер дөньяда яшәргә рөхсәт иткәннәр, дә бу, шуңа гаять сөенеп, рөхсәт итүчеләрнең ачуын китермим, югыйсә яшәүдән тагы мәхрүм итеп куярлар дигән төсле мыштым гына, куркып кына йөри иде кебек… Һәм шушы егет театрдан шактый хәбәрдар, үзе дә чибәр генә уйный белүче булып чыкты. (Кайчандыр аларның өйләренә зур артистлар җыела торган булган, ул шуларны күреп үскән икән.) Сәхнәдә Мостафа үзен, киресенчә, хөр, иркен, кыю тота иде, чөнки бу – чын тормыш түгел, бары тик уен гына… Без аны түгәрәкнең режиссёры итеп куйдык. Мин дә, билгеле, читтә торып калмадым. Цех начальнигының ярдәмчесе булгангадыр инде, мине сайлап тормыйча гына бу түгәрәкнең җитәкчесе итеп таный башладылар. Репетиция көннәрен билгелим, халыкны җыярга кушам, аннары, Мостафа белән икәү генә рольләр бүләбез – шуның белән минем эш тә бетә. Калганы инде Мостафа өстендә. Хәер, минем өстә тагын суфлёрлык кала, мин бик әйбәт суфлёр, әмма үзем, әллә килештермәгәнгә, әллә кулымнан килмәгәнгә күрә, бервакытта да роль алмый идем. Хафаза да, билгеле, шунда, ул уенга катнаша, һәм аңа еш кына рольнең әйбәтен бирәләр. Ни өчен икәнен әйтеп тормасам да аңлашыладыр…

Менә шулай башланып китте безнең эш… Башта, көчне сынар өчен, бер-ике пәрдәлек кенә әйберләр куйгаладык. Ярыйсы гы- на чыкты кебек, халык та, гомумән, канәгать булып калды, ә мишәрләрне инде әйткән дә юк – ни генә һәм ничек кенә уйнасаң да, алар бик кәефләнеп карыйлар… Аннары бер ныгып алгач, без «Галиябану»га тотынырга булдык. Моның да сәбәбе аңлашылса кирәк. Беренчедән, «Галиябану» – бик танылган әсәр, халык аны яратып карый, икенчедән, һәрбер драмтүгәрәк «Галиябану»ны уйнап, тамашачы алдында үзенчә имтихан тота, шуны ерып чыга алса, ул инде тагы да зуррак әйберләрдән курык- мый башлый, өченчедән, «Галиябану» – уйнар өчен бик күңелле, бик мавыктыргыч нәрсә. Кыскасы, бөтен клублар, бөтен түгәрәкләр уйнап күрсәткән әйберне нигә безгә дә куеп карамаска дидек без… Һәм, азаплана торгач, куйдык та. Әйтергә кирәк, бик кызыклы, бик әкәмәт килеп чыкты безнең «Галиябану»ыбыз!.. Әлбәттә, зур газаплар белән ирештек без бу «уңыш»ка. Иң элек, һәрбер түгәрәктәге шикелле үк, бездә дә һәртөрле ризасызлыклар, үпкә-рәнҗүләр рольләрне бүлүдән башланып китте. Төп героиня Галиябану роленә ике кызыбыз бар иде: Хафаза һәм әлеге Бибинур. Хафаза Галиябану булырга җан атып тора, ләкин Бибинур буе-сыны, матуррак җырлавы белән Галиябануга күбрәк килә төшә. Мостафа белән без шактый кыен хәлдә калдык. Икебез дә Галиябануны Бибинур уйнарга тиешлеген белеп торабыз, ләкин шуны туры гына әйтергә Мостафа, бичара, миннән курка, ә мин Хафазадан шүрлим. Аның теләгенә каршы килеп, үпкәләтәсем килми иде. (Шунда белдем: һәвәскәрләр һәм, гомумән, артистлар арасында роль өчен талаш бишектән үк башлана, ахрысы.) Инде бу мәсьәләне тиз генә чишә алмагач, без Хәлил роленә күчтек. Хәлилгә исә безнең яраклы кешебез юк иде. Кемнән уйнатырга? Мостафа үзе буе-сыны белән бик туры килә, һәм әйбәт уйнаячак та ул, әмма җыр юк, җырдан бөтенләй мәхрүм… Нишләргә инде дип аптырап торган чакта, кемдер Миңнулла исемле егетне безнең исебезгә төшерде: «Миңнулла бар бит, коеп куйган Хәлил, менәтерә!» – диде. Чынлап та, безнең түгәрәк тирәсендә йөргән, ләкин моңарчы бер спектакльгә дә катнашмаган андый егет барын белә идек. Дәшеп алдык үзен. Җырлатып карадык. Көчле, матур тавыш – шәп җырлый, каһәрең!.. Менә дигән Хәлил, артыгын эзлисе дә юк. Ну… кыяфәт суя!.. Тәбәнәк, юантык, аяклар да кылтый-былтый, бите дә шанхайчарак. Ничек ярата алыр икән Галиябану мондый Хәлилне – ай-һай?! Ләкин Миңнуллага конкурент юк, үзе дә: «Һи, уйныйм мин аны!» – дип кенә тора. (Хәлилне кем генә уйнамас!) Җилкәләрне кашыдык та егеткә рольне бирергә булдык. Грим, кием, биек үкчәле итекләр егетне тартып-сузып Хәлил ясамасмы, дидек.