Сөйгән егет Миңнулла буласын белгәч, Хафаза да бик тиз сүрелде. Мин дә аның колагына әкрен генә: «Көнләшәм, иркәм, мин сине Миңнулладан», – дигәч, ул бөтенләй Галиябану роленнән баш тартты. Ә Бибинур – күндәм кыз, берсүзсез риза булды һәм, әйтергә кирәк, Миңнулланы бөтен йөрәге белән яратырга тырышып, бик матур җырлап, елатырлык итеп уйнап та чыкты.
Исмәгыйльне Мостафа уйнады. Дөрес, башта ул, күңеле нидер сизенгәндәй, бу рольгә бик каршы торды, ләкин без инде аны көчли-көчли дигәндәй ризалаттык. Безнеңчә, ул – үзе дә бай малае, аңа бай малае булып кыланасы юк, чыгасы да уйныйсы гына… Һәм без, билгеле, ялгышмадык: сәхнәдә тере Исмәгыйль үзе иде! Буй-сын шәп, кием шәп, ә уен? Судагы балыкмыни – йөзә генә егетең!.. Әмма моның нәтиҗәсе нәрсә булып чыкты диегез?.. Су буе күренешендә Мостафа-Исмәгыйль белән Миңнулла-Хәлил беренче тапкыр очрашкач, тамашачы аптырый да кала. Тора-бара бу аптырау чын-чынлап гаҗәпләнүгә әйләнә: күпләр, бигрәк тә хатын-кызлар, ачыктан-ачык: «Чистый юләр икән бу Галиябану, шундый сөлек кебек егетне яратмыйча, бер бүкәнгә гашыйк булган, тиле!» – дия башлыйлар… Бичара Миңнулланың бик киерелеп матур итеп җырлавы да тамашачыны үз ягына аудара алмый (хикмәт җырлый белүдәмени), хәтта бай малаеның аны атып үтерүе дә гомуми тәэсирне үзгәртми диярлек.
Шулай итеп, спектакль Исмәгыйль файдасына бетте. Минемчә, бер генә театр, бер генә түгәрәк тә мәшһүр «Галиябану»ны болай уйнап күрсәтмәгәндер әле… Әлбәттә, бу мактану түгел, киресенчә, без барыбыз да шактый хафага төштек, бигрәк тә Мостафа үзе ниндидер ярамаган эш эшләгән кешедәй бик борчылып йөрде. Мин аның хәлен аңлый идем: үзе бай малае булгач, Исмәгыйльне нинди шәп уйнады дип әйтүләреннән курка иде ул, мескен! Асылда исә монда беркемнең дә гаебе юк. Исмәгыйль табылды, ә Хәлил – юк, бары шул гына. Хәер, алай дисәң, Миңнуллабыз Хәлилне уйнавыннан башын чөеп, бик һаваланып йөрде. Драмтүгәрәкләрдә шулайрак инде ул – уйнау важно, ә ничек итеп уйнау түгел… Озын сүзнең кыскасы, «Галиябану»ны куеп, без, кемдер әйтмешли, бик әйбәт кенә фәс кидек. Аның каравы шактый тәҗрибә туплап калдык, хәзер инде тагы да зуррагына тотынырга була.
Ярый, бу хакта күбрәк сөйләп ташладым, ахрысы. Сине, билгеле, Хафаза туташ белән минем ара кызыксындыра, шуның ни белән беткәнен тизрәк беләсең килә торгандыр. Ышан, минем үземнең дә шуңа тизрәк барып җитәсем килә, әмма капкадан кермичә өйгә узып булмый дигәндәй, монда да азрак кереш ясамыйча һич тә мөмкин түгел.
XI
Яратышып йөрүнең һәр көне безне отыры ныграк бәйли-якынайта бара. Без хәзер гел бергә – эштә дә, урамда да, өйдә дә… Яшеренеп торулар бетте. Күпләр инде безнең исемнәрне «Хә- биб – Хафаза» дип бергә кушып кына йөртәләр. Мишәр абзыйлар туй көтәләр. Әледән-әле миңа күз кысып: «Тизме инде, кайчанрак?» – дип сорап кына торалар. Кайчак, нидер сизенгәндәй: «Син, брат, бик сузма, кызуында сук!» – дип тә куялар. Без үзебез дә, гәрчә өйләнешү турында өзеп сөйләшмәсәк тә, шуның буласына ышанып йөри башладык.
Хафаза көн дә диярлек минем бүлмәгә килмичә калмый. Чакырганда яки ияртеп кайтканда гына түгел, ә теләсә кайчан гап-гади генә килә дә керә. Минем, Бәкер дус, синең алда суфиланып (дөресрәге, ханжаланып) торасым килми… Егерме ике яшьлек егетнең хәлен беләсең, ул сөйгән яры янында чи агач булып кала алмый, ул аны сөяргә, назларга тиеш. Мәхәббәт үзе шуны сорый, кыз үзе шуны көтә, ниһаять, егетлек абруе шуны таләп итә. Без барыбыз да табигать балалары, тик «кеше» дигән зур һәм җаваплы исемебез бар… Һәм бер дә рияланмыйча гади генә итеп әйткәндә, мин дә, дөньядагы барлык гашыйклар төсле үк, сөйгән ярымны коча да, иркәли дә, үбә дә торган идем. Шунсыз инде чын ярату гүя булырга мөмкин дә түгел. Хафаза өчен дә бу шулай – аңа да яратуны гел тоеп һәм яратуын гел сиздереп торырга кирәк… Без бик якынайдык, бер-беребезгә тәмам ияләштек… Мәхәббәтнең бу гаять нечкә, яшерен ноктасына җиткәч, кеше табигате кайчак һич көтелмәгән яктан ачылып куя.
Ничек кенә итеп әйтергә сиңа, минем Хафазам иркәләр-сөяр өчен шактый… йомшак кыз булып чыкты. Песи кебек дисәм, кимсетү булыр, һәрхәлдә, син аңлыйсыңдыр инде… Миңа гына ул шулаймы, чын, тирән яратуданмы бу?.. Вакыт-вакыт ямьсез шик күңелне тырнап куйгалый иде.