Выбрать главу

Шулай да, аның миңа сыенып назланган чагында, үзеннән бер сорадым:

– Хафаза, әйт әле, миңа кадәр синең берәр яраткан кешең булдымы?

– Булды, – диде ул, һич икеләнмичә.

– Кемне?

– Башта Рәүф исемле бер класста укыган малайны.

– Башта!.. Ә соңыннан?

– Соңыннан Гали исемле егетне… Җизнинең энесен…

– Хуш, тагын кемне?

– Бүтән юк.

…Тиледән сорама, үзе әйтер… Кәефем азрак кырылса да, ни гаҗәп, аңа ачуым килмәде. Һаман әле тыныч кына сорашкан булдым:

– Йә, шуннан, синең ул ике егеткә гашыйк булуың ни белән бетте?

– Берни белән дә бетмәде.

– Ничек ул алай?..

– Менә шулай… Алар бит бернәрсә дә белмәделәр. Үзеннән-үзе үтте дә китте.

Валлаһи, аның бу кадәр ваемсыз, хәйләсез сөйләвенә аптырап, мин ни дияргә дә белмәдем. Шактый дәшә алмый торгач, ул үзе башын минем күкрәгемә терәп, пышылдап кына сорады:

– Син ачуланмыйсыңмы?

– Юк, – дидем мин, аз гына көттереп. – Хәер… Синең гашыйкларың арасында өченче кеше булу минем өчен бик үк күңелледән түгел.

– Ни сөйлисең?! – диде Хафаза, курыккандай. – Син беренче, син минем беренче мәхәббәтем, мин хәзер генә яратуның нәрсә икәнен белдем.

– Ә тегеләр?

– Әйттем ич, үтте дә китте, дип… Бер җүләрләнү генә иде ул.

– Алдамыйсыңмы?

– Ышанмасаң, менә йөрәгемне ачып кара. Анда син генә, Хә- биб, син генә!..

Һәм аның өзелеп әйткән бөтен сүзе, йөрәген ачарга теләгәндәй киерелеп миңа сыенуы бернинди шиккә урын калдырмый иде кебек… Әмма шулай да нинди йөрәк, нинди җан соң бу кечкенә, иркә, йомшак кызда?.. Үзе кушканча, аның йөрәген ачып карап булмый лабаса!

– Ә син, дустым, миңа ышанасыңмы? – дидем мин, ниһаять.

Ул, дымлы күзләрен тутырып, сәерсенеп, миңа карады:

– Аңламыйм… Нигә алай дип сорыйсың?

– Минем әйтәсем килә: әгәр мин сине алдасам, ташласам…

– Юк, юк, – диде ул, ишетәсе дә килмәгәндәй кабаланып, – син мине алдамыйсың, син мине рәнҗетмисең… Мин сиңа ышанам, бәгърем, ышанам!

Менә хикмәт нәрсәдә икән!.. Ул миңа ышана, тәмам буйсынган хәлдә, актык чиккә җитеп ышана… Әйе, ул, минем Хафазам, бик нечкә күңелле, бик тиз хискә бирелүчән, сагаюны белми, әмма ләкин бу аның йомшаклыгымы соң?.. Кайбер җан иясе дә үзен шулайрак тота түгелме?.. Әйтик, яшь колын кешене үзенә якын җибәрә, муеныннан, сыртыннан сөйдерә һәм, билгеле инде, кеше миңа кинәт искәртмәстән китереп сугар дип һич тә көтми ул… Минем Хафазам да әнә шундыйрак – ул да алдауны, явызлыкны көтми, аның булуына ышана алмый иде.

Сүз дә юк, Хафазаның миңа сабыйларча ышануы минем өчен бик кадерле иде. Учтагы кошчык шикелле сакларга кирәк иде аны… Безнең кавышыр көннәребез алда әле, ә хәзергә… менә шулай саф килеш, пакь килеш яратышырга – моның үз ләззәте, үз матурлыгы да гаҗәп бит!.. Ул сиңа буйсына, ә син аны саклыйсың – бу чын мәхәббәт өчен зур горурлык түгелмени, Бәкер дус?!

Билгеле инде, мин үзем дә Хафазага ышандым, беткәнче җаным-тәнем белән ышандым, алай гына да түгел, бөтен уй-фикерләремне бары аңа гына сөйлисем килеп тору минем күңел ихтыяҗына, ниндидер бер заруриятка әйләнде. Хафаза минем мәхәббәтем, мин аның каршында көн кебек яп-якты булырга тиешмен дип уйлый идем… Шуңа күрә күңелемә ни генә килмәсен, шунда ук мин аны Хафазама җиткерә торган идем. Барысын – зурысын да, вөк-төяген дә… Хәзер инде авыздан ниләр чыкканын хәтерләп бетерү мөмкин дә түгел, ләкин шулай да сүзнең күбрәк мәхәббәт тирәсендә әйләнүен яхшы хәтерлим. Үземнең яратуым хакында, бәлки, күп тә әйтмәгәнмендер («яратам»ны еш кабатларга яратмый идем), ә менә мәхәббәт турында, гомумән, акыл сату күп булгандыр, бу бит – гашыйкларның бер бәласе… Аннары мин аңа еш кына шигырь укый торган идем – Гомәр Хәйямнән алып үзебезнең Такташка хәтле… Син беләсең инде, поэзия ул минем «чирем» иде.

Рабфакта укыган чакта ук, соңгы тиеннәргә булса да зур шагыйрьләрнең шигырь китапларын алгалый идем; аннан минем бер калын дәфтәрем бар иде – менә шуңа күңелгә ошаган шигъри парчаларны, акыл ияләренең үткен, тапкыр сүзләрен, шулай ук үземнең кайбер күзәтүләремне язып бара торган идем. (Җәяләр эчендә генә әйтеп китим, Хафаза миңа килгән саен бу дәфтәрне бик кызыксынып актарып утырырга ярата иде…) Кыскасы, мин сөйгән ярым белән урамда йөргәндә дә, хәтта аны кочагыма алып сөйгәндә дә, настроениегә карап дигәндәй, шигъри юлларның төрлесеннән әз-әзләп кенә аның нәни колакларына әйткәли тора идем. Хафазаның шуңа бик кәефе килә иде, гүя тәмле шәрабтан авыз иткәндәй, әзрәк исереп киткән төсле дә була иде… «Яхшы!» дип куя иде ул еш кына, башын чайкап…

Әнә шулай шигырь белән, ихлас сөйләшү һәм гөнаһсыз үбешүләр белән күңелле-матур гына, рәхәт-тату гына бара иде безнең бу дуслык-мәхәббәтебез… Һәм менә көннәрдән бер көнне кинәт барысы… җимерелде, бетте, юкка чыкты. Әйтерсең минем аяк астымда җир упты – мин каядыр түбәнгә мәтәлеп төшеп тә киттем… Син инде шаккатып калгансыңдыр, колакларыңа ышанмыйча: «Бу ни хәл, ни булды?» – дип куркынып, тизрәк сорыйсың киләдер… Аз гына сабыр ит, Бәкер дус! Синең кебек исләре китеп аптыраучылар аз булмады, хәтта менә мин үзем дә күпме еллардан соң һаман да әле ни булганын ачык кына төшенеп бетә алганым юк… Дөрес, теге чакта кайберәүләр миңа әйттеләр, син Хафазага артык ышангансың, менә шунда синең хатаң, диделәр. Ләкин мин бу фикерне кире кактым, катгый рәвештә! Яраткан кешеңә ышанмыйча мөмкин түгел, абсурд бу!.. Әгәр без яратуны ышанудан аерсак, дөньяда мәхәббәт дигән нәрсә бетәр, юкка чыгар иде… Юк, мин ышануыма үкенмим, Бәкер дус, һич тә үкенмим. Әмма ышануны кем ничек аңлый – бу инде бөтенләй икенче мәсьәлә.