Выбрать главу

Сүз дә менә хәзер нәкъ шул турыда барачак. Тик моңарчы сөйләгәннәрдән шуны исеңдә тот: мин Хафаза белән утызынчы елның җәй ахырында танышып йөри башладым; көзге, кышкы айларда инде безнең дуслык бик тирәнгә керде, өйләнешү теләге дә туды, гәрчә бу хакта өзеп кенә сөйләшмәсәк тә, эшнең шуңа таба баруын икебез дә бик яхшы белеп тора идек. Ләкин утыз беренче елның февраль башларында миңа кинәт кенә авылга кайтып китәргә туры килде. Әни карчык каты авырып киткән икән, өйдән чакырып язган хат килеп төште, һәм мин үз исәбемә бер атналык отпуск алдым да тиз генә Япанчыга китеп бардым.

XII

Япанчы минем туган авылым – шунда тудым, шунда үстем. Туган авыл! Мактарга кирәктер инде аны, ләкин нәрсә дип мактыйм?.. Зур да түгел, кечкенә дә түгел, ике мәчетле гадәти генә татар авылы. Җире-суы да тирә-як авылларныкыннан бер нәрсәсе белән аерылмый. Үрләр, үзәнлекләр җәелгән шәрә кырлар, чокыр-чакырлар, вак куаклыклар, үз урманы юк. Казна урманы авылдан биш чакрымда – без, малайлар, җыйнаулашып шул урманга җәен какы, балтырган, җиләк җыярга, көзен чикләвеккә, баланга йөри идек. Авылның кечкенә инеше бар, түбән очтарак юкә бәйләмнәре, арба көпчәкләре, кисмәкләр батырырлык сай гына буасы да бар – без шуның пычрак суында, борын төбенә кара мыеклар чыкканчы, шапыр-шопыр коена торган идек. Хәзер болар барысы да калын кар астында инде.

Картайды җиһан!Гөлләр дә бетте.Кичмәктә заман –Кышлар да җитте.Иелде ботаклар,Карлар ачылды;Таулар, болаклар –Бар да басылды…

Әйе, әнә шулай балалык хатирәләре дә акрынлап еллар астында күмелеп кала баралар. Туган авылым белән мине бәйләгән җеп- ләр соңгы елларда бик нечкәрде. Сирәк кенә кайткалый торган кунак кына хәзер мин монда… Хуҗалык бетте диярлек, чөнки хуҗа кеше юк, абый Ташкентта утырып калды, апайлар кияүгә чыгып киттеләр, мин дә укырга китеп бардым, шулай итеп, таралышып беттек. Кайчандыр түгәрәк, таза гына тормышның болай бетүгә йөз тотуы әткәй үлгәннән соң башланды. Унсигезенче елны бөтен илгә таралган рәхимсез тиф алып китте аны… Шул чагында әнкәй дә авырды, апайлар да авырды (тик мин генә нишләптер авырмадым), барысы да әкренләп аякка бастылар, ә менә иллегә дә җитмәгән тап-таза ир күтәрә алмады – сынды да куйды. Миңа ун яшь иде, «ятим» дигән сүз иң кызганыч сүз булып тоела иде – инде менә мин дә ятим калдым. Боегып, мескенләнеп йөрдем, кызгану көттем, ләкин кызганып, баштан сыйпап узучы булмады шикелле, чөнки вакыты ул түгел иде, бик буталчык, киеренке вакыт иде – кеше кайгысы киштәдә!.. Без үзебез дә югалту хәсрәтен тиз оныттык…

Әткәй үлмәс борын әле абыйны да Кызыл Армия сафларына алганнар иде. Шулай итеп, кыска гына вакыт эчендә безнең йорт ике кулсыз торды да калды. Моның нәтиҗәсен ничек кенә аңлатырга?.. Ике тәртә берьюлы сынгандай, безнең тормыш арбасы бик тиз түбәнгә таба тәгәри дә башлады. Башта әкрен-әкрен, аннары отыры кызурак… Күчәрдән тәгәрмәчләр берәм-берәм ычкынган шикелле, атайдан калган күпме-азмы мал-мөлкәт тә һаман югала-бетә барды… Бер ел эчендә ике аттан бер алашага, ике сыердан бер сыерга калдык, сөрү, чәчүнең чиреген дә эшли алмадык, азык кытлыгы, курмы кытлыгы чынлап торып өебезгә керде… Ул арада егерме беренче елның ачлыгы да килеп җитте. Һай, ул ачлык!.. Тәмам бетереп, очлап куя язды ул безне… Кыш кергәнче үк, әле ак келәтне дә сатып ашадык, җирән алашаны да ашадык, тимерле тарантас та тамакка кереп китте, инде яшькелт-кара алабутадан башка ашар нәрсә дә калмады. Әни шешенде, апа шешенде, минем яңакларга тырпаеп соры төкләр чыкты; ахрысы, берәм-берәм сәкегә сузылып үләргә генә калды дигәндә, ярый әле, абый, Ташкенттан кайтып, безне ачлык тырнагыннан йолып алды. Бай яктан шактый акча белән кайткан иде ул, бәясе-ние белән хисаплашып тормыйча, чувашлардан береллык печкән үгез дә алып суйды, күрше базардан бер- ике капчык алабута оны белән ярты капчык арыш оны, тагын күпмедер тары да алып кайтып бирде. Шул рәвешчә, атна-ун көн эчендә әниләргә кыш чыгарлык азык җыеп калдырды да, мине үзе белән ияртеп, яңадан Ташкентка китеп тә барды.