Выбрать главу

Минем кайтуыма өйдәгеләр бик сөенделәр… Сөенмичә, «йорт башы» кайтты бит… Ул җәйне миңа, хуҗа булып, җиң сызганып, бик нык эшләргә туры килде. Агай-эне ярдәме белән азрак бодаен да, тарысын да чәчтек, печәнне дә чабып җыйдык, тиресен дә суктык. Ара-тирә кешеләргә дә эшләштергәләдем. Җәйнең үткәне сизелми дә калды. Менә явымлы көз, аннары салкын кыш та килеп җитте. Шул чакта мин бер нәрсәне бик ачык аңладым: күңел минем авылдан аерылган икән инде… Авылда каласы килми, хәтта калу куркыта мине… Хыялымда бер генә уй, бер генә теләк: укырга кирәк, укырга, укырга!.. Авыл тормышы, крестьян эше минем өчен түгел, минем юлым башка булырга тиеш. Заман үзе укырга өндәп, укырга чакырып тора. Ә минем сәләтем бар, мин моны беләм инде… Озын сүзнең кыскасы, әнә шулай урыныннан купкан, һич тынычлана алмаган күңел белән тагын бер җәйне эшләп үткәрдем дә, әнкәй бичараны бик кыенлык белән күндереп, бөрмәле капчыкны яңадан иңемә астым. Юлым Казанга, үзебезнең башкалага иде… Калган ягын син беләсең инде.

Туган авылга кайткан саен, үткәннәр ни өчендер гел генә искә төшә. Гүя иске сукмаклардан тагын бер үтәргә туры килә. Менә бу кайтуымда да барысын искә төшереп, уйламаган җирдән сиңа да сөйләп чыктым, Бәкер дус!

XIII

Кайтсам, авыл арба басып киткән кырмыска түмгәгедәй мыжгып тора. Бу ни хәл?.. Әле утызынчы елның башында ук безнең авылны тоташ колхозлаштырып куйганнар иде. Шул чакта халык бер кузгалып, чайкалып, дулкынланып алган иде инде. Сөреләсе кешеләр сөрелеп, колхоз, ниһаять, оешып беткәч, беренче өермә-давыл үтеп киткән шикелле булган иде, ләкин бөтенләй үк басылып бетмәгән икән әле. Эш нәрсәдә?.. Моның серен миңа кайтып төшкән көнне үк белергә туры килде. Башта, теләпме, теләмичәме, колхозга кереп тулган агайлар Сталин хатыннан соң кире агылып чыга башлаганнар. Тоташ колхоз яртыга, чиреккә калган. Бу хәл оештырып йөрүчеләрне нык кына борчуга салган булса кирәк, алар ашыгыч чаралар күрергә тотынганнар. Иң элек колхоздан башлап чыккан яки чыгарга өндәгән күпмедер кешене авылдан сөргәннәр. Аннары күп кенә агайларның кергән чакта биргән атын, эш коралын, орлыгын, кире чыкканда, үзләренә кайтарып бирми башлаганнар (баштарак биргән булганнар)… Шуның өстенә, билгеле, һәркайсын көн дә идарәгә чакырып аңлаталар, үгетлиләр, куркытып та карыйлар, – кыскасы, үз файдасын белмәгән үҗәт мужикны ничек тә хак юлга кертергә тырышалар. Ә мужик ни өчендер аңларга теләми, ни өчендер һаман дүрт аягын терәп, карышып маташа… Менә шундый талаш-тартыш вакытына туры килдем мин. Әйтергә кирәк, бу тартыш агай белән идарә арасында гына түгел, һәр өй эчендә диярлек бара икән – хуҗа үзе икеләнебрәк булса да колхозга борыла башласа, хатыны дулап каршы тора яки малае керик дисә, атасы, тешен кысып, йодрыгын күрсәтә.

Минем үземә бу колхозлашу хәрәкәте, билгеле, турыдан-туры кагылмый иде. Мин – шәһәр кешесе. Атайдан калган өйне исәпләмәгәндә, авылда минем атым да юк, туным да юк. Шулай ук әнкәй карчык та, – бездән килгән ярдәм белән, ялгыз башы гына яшәүче – колхозга кирәк кеше түгел. Моңарчы әле аңа «кер» дип әйтүче дә булмаган.

Кыскасы, менә шундый хәл. Минем, билгеле, Япанчыдагы хәлләргә тыгылырга вакытым да, теләгем дә юк иде. Ләкин икенче көнне үк күрше-тирәдәге агайлар, туган-тумачалар миңа килә дә башладылар. Янәсе, шәһәрдән кайткан егет, үзебезнең егет, укыган егет, берәр файдалы сүз ишетеп булмасмы?.. Киләләр, ачык йөз белән: «Һи, Хәбиб туган, исән-сау гына кайттыңмы?» – дип ике куллап күрешәләр, аннары ниндидер бер мескен кыяфәт белән ишек төбенә, мич буена чүгәлиләр. Ләкин зарларын әйтергә ашыкмыйлар, башта анысын-монысын, Казан хәлләрен сораштырган булалар. Һәркайсы диярлек: «Мәскәүдән ни ишетелде, Мәскәү ни яза?» – дип сорап куя. Мин инде Казан турында, Мәскәү турында белгәннәремне бер дә иренмичә сөйлим, әлбәттә, мактап, зурлап сөйлим. Шуннан соң берәрсе, авыр гына сулап: «Каланың эше рәхәт!» – дип куя. Бусы инде миннән: «Нигә, авылда начармыни?» – дип әйттерер өчен… Һәм, сизә торып, шундыйрак сорауны бирәм дә:

– Нигә, авылда да бит хәзер зур үзгәрешләр бара, начармыни ул?

– Кем белсен аны! – ди әлеге хәйләкәр, уйлап тормыйча гына.

– Баруын бара да бит, Хәбиб туган, ләкин хәерлегәме соң ул? – ди икенчесе уйланыбрак.

Минем ачыграк әйтәсем килә:

– Әгәр сүз колхозлашу турында бара икән, ул, һичшиксез, хәерлегә булачак.

Агайлар озак кына дәшми торалар. Болай алдан ук өзеп әйтүне яратмыйлар, ахрысы… Кайсы бүреген салып, башын кашый, кайсы тун кесәсеннән ашыкмыйча гына тәмәке янчыгын чыгара. Ләкин мин тәмәке тарттырмыйм (түрдә, чаршау эчендә әнкәй авырып ята). Хәер, алар үзләре дә моны беләләр – тәмәкеләрен төрәләр дә учларына гына йомып утыралар. Түземе беткәне генә өйалдына чыгып, бер-ике суырып керә.