Выбрать главу

Тагын миңа сүзне башларга туры килә:

– Сез бит инде колхозга кергәнсез, шулай булгач, нигә болай уфтанасыз?

– Кергән идек тә чыктык, – ди арадан берсе, кинәт кыюланып.

– Керү ирекле дип әйтәләр бит, – ди икенчесе, гүя аны йомшартып.

Бу сүзләре мине шактый аптырашта калдыра.

– Кызык икән! – дим мин, ни әйтергә белмичә.

– Бик тә инде! – диде шунда өченчесе ачулы киная белән. – Үкереп елыйсы гына, парин!

– Хәтта!.. Юк, сез ачык кына әйтегез әле, эш нидә соң?

Агайлар бер-берсенә карашалар. Кем, ниһаять, аңлатып бирә мәсьәләне?.. Гадәттә, элек мондый чакта арадан берәр олырак, тәҗрибәлерәк кеше барысы өчен әйтеп бирә торган иде. Бу очракта исә берсе дә, әллә саклык йөзеннән, әллә авызы пешкәнгә күрә, андый вазифаны һич өстенә алырга теләми. Әйтсә, бары үз уен, үзенә кагылган кадәресен генә әйтә. Мәсәлән, безнең күрше Гандәлиф абзый:

– Мин колхозга каршы түгел, – ди, алдына карап кына, – мужет, ул – бик файдалы нәрсәдер. Тик мин белмим бит әле аны, колхозны әйтәм, сыналмаган эш… Менә кергәннәр эшләп күрсәтсеннәр, карыйк, әгәр дә мәгәр, әйткәнегезчә, файдалы нәрсә булып чыкса, керермен, ник кермәскә?! Мин мондагы кеше, качып китәргә җыенмыйм, Алла сакласын!

– Мөселманнар да Мөхәммәт пигамбәргә барысы берьюлы иярмәгәннәр, – ди, аңа өстәп, безгә туганрак тиешле Хисам абзый. Ул шулай китапчарак сөйли торган кеше инде.

Ә менә Күпер төбе Бәдри абзыйны башка бер нәрсә борчый икән. Бу инде – кайнар, әтәчрәк кеше.

– Менә кара, – ди ул, кинәт минем борын төбендә кәкре, керле бармакларын тырпайтып. – Тигезме?.. Юк, тигезме?.. Шул шул, менәтерә, аппагым!.. Ә кешеләрне тигезләмәкче булалар. Тигезләрсең син аларны! Әйтик, менә мин үзем эшләргә кирәк булса эшлим инде, җенен чыгарам, эшең генә чыдасын… Ә әнә теге, кем, кылый Зариф, Сәхәпләр күршесе, ул бит, парин, аркылы ятканны буйга алып сала торган кеше түгел, иелеп чабатасын бәйләргә дә иренә, астына күн теккән оектан йөри… Йә, шундый кеше белән мин бер колхоз булдым, ди. Мин баш күтәрми эшләрмен, ә ул минем аркада бет симертеп ятсынмы?.. Булмый бит ул алай, туган, булмый!

– Шулай шул, – диештеләр абзыйлар салмак кына.

– Туктагыз әле, – мин әйтәм. – Колхозда бит эшеңә карап бирә торганнардыр, эшләсәң тия, эшләмәсәң – юк.

– Анысы шулаен шулай да, әмма Зариф кебекләр дә эшләгән булып, селкенеп йөриләр, андыйларга да язарлар, ә бәрәкәте ни?..

– Аннары, – дип ялгап китә Гандәлиф абзый, – мәсьәләнең бу ягы да бар. Кергәндә, әйтик, берәү ике аты белән, берәү бер аты белән, ә берәү кысыр кәҗәсен җитәкләп керә. Бу да бит тигезлек түгел. Мал газиз, берәүгә дә буш килмәгән.

Озын сүзнең кыскасы, Бәкер дус, агайларның мондый зарлары, шикләре күп булды, әгәр барысын да язып китсәм, бик күңелсезгә әйләнер иде. Үзең күрәсең, монда колхоз дигән яңа, сыналмаган нәрсәдән курку да бар, ата-бабадан килгән, күнегеп беткән тормыштан аерыласы килмәү дә бар, «үземнеке» дип чат ябышып яткан мал-мөлкәтен кызгану да бар – җыеп кына әйткәндә, авыл кешесенең чуар, каршылыклы характерына нәрсә хас булса, шулар барысы да бар… Ни әйтергә, ни диеп җавап бирергә тиеш идем мин аларга?.. Колхозны әле мин үзем дә якыннан күреп белмим, ә болай акылым белән генә аның нәрсә икәнен күз алдыма китерәм. Шуңа күрә бөтен әйткәнем: «Абзыйлар, юкка борчылмагыз, төрле шикләрегезне ташлагыз, колхоз ул сезнең өчен, сезнең файдага, шуңа бик нык ышаныгыз!» – бары шул гына иде. Ләкин, билгеле инде, моның ише гомуми сүзләр аларның бер колагыннан керә, икенчесеннән чыга, чөнки минем кебек сакалсыз димләүчеләрдән алар аны бик күп ишеткәннәр. (Арадан берсе: «Колхозны башлап йөрүчеләр дә бит җыен яшь-җилкенчәк, нәрсә белә алар?» – дип әйтеп тә куйган иде.) Чөнки һәркайсының үз уе, үз исәбе бар, шуңа җавап көтә ул… Кызык бер момент: мин сөйләп беткәч, Гандәлиф абзый бүрегенең эченә карап, сакланып кына әйтә:

– Һәркемнең җилкәсендә үз башы бар, нәрсә аңа файдалы, нәрсә зарарлы, үзе хәл итәр, тик менә… – Ләкин әйтеп бетерми.

– Тик… нәрсә соң, Гандәлиф абзый?

Гандәлиф абзый, авыр сүзен ничек чыгарырга белмәгәндәй, иреннәрен сәер генә кыймылдаткалап тора:

– Тик… көчләмәсеннәр иде, туган! – ди ул, ниһаять.

– Көчләү?.. Нинди көчләү?

– Һи… һи-һи, – дип көлештеләр агайлар. – Син юләр сатма инде, Хәбиб туган, бала түгелсең ләбаса!

– Юк, мин чынлап сорыйм, – дим, нигәдер уңайсызлана төшеп. Шунда ук берсе тун кесәсеннән әллә ничәгә бөкләп тыккан иске газета тартып чыгара.