Выбрать главу

– Менә моны укыгансыздыр инде… Сталин хатын? – ди ул, тузып, тетелеп бетә язган газетаны сак кына ача башлап.

– Укыдым, билгеле.

– Соң, шулай булгач?! Монда бит крәстиянне колхозга көчләп кертергә ярамый дип акка кара белән язылган… Көчләү булмаса, язар идемени?

– Ә сез хатның исеменә игътибар итегез: «Уңышлардан баш әйләнү» диелгән бит. Ягъни бөтен җирдә дә крестьяннар колхозга үзләре теләп, оешкан рәвештә керделәр, тик кайбер урыннарда гына тизрәк колхозлаштырып бетерү өчен көчләү юлына аяк басулар булды дип яза ич иптәш Сталин…

– Бездә дә ул шулайрак булды…

– Ничек булды?

– Башта өеребез белән кердек… Берәүләр теләп, берәүләр ияреп, берәүләр куркып дигәндәй… Аннары… менә кире чыктык.

– Ни өчен?

– Иптәш Сталин хаты күзебезне ачты. Теләмәсәң кермәскә дә була икән.

– Димәк, сез колхозга бер дә керергә теләмисез инде?

Агайлар дәшмиләр. Аларның йөзләре ничектер шунда ук йомыла, иреннәре кысыла, күзләре каядыр читкә төбәлә – яратмыйлар алар бу сорауны, яратмыйлар!.. Тик болай дәшми тору уңайсыз була башлагач кына, Бәдри, теш арасыннан чыгаргандай, мыгырданып әйтеп куя:

– Хикмәт анда түгел!

– Нәрсәдә соң?

Һәм ул кинәт кенә кычкырып сала:

– Көчләү булмасын!.. Әйе, менә шул, көчләү булмасын!

Аңа тизрәк ярдәмгә килгән кебек, башкалар да берьюлы шаулап үзләренекен әйтергә ашыгалар:

– Закон бозмасыннар!

– Без, мужет, иртәгә үк барып керербез, түлке үз аягыбыз белән. Ирекле дек ирекле!..

– Соң! Кәҗәне генә мөгезеннән сөйриләр.

Агайларның бу сүзләрен ишеткәч, кылт итеп исемә төште: Горький үзенең бер әсәрендә бер герой авызыннан мондый сүзләрне әйттерә: «Я не позволю тащить меня на верёвке даже и в рай…» Күрдегезме, кеше нинди ул?!

Ләкин миңа агайларны ничек тә тынычландырырга кирәк иде:

– Туктагыз әле, – дим, – башта кергәнсез, аннары үз иркегез белән чыккансыз, бу көчләү буламыни?

Агайлар тагы да яманрак шаулап, ачулы-зәһәр итеп көләргә тотыналар:

– Их-хи-хи! Тә-тә-тә! Ну, Хәбиб! Сөннәткә утыртылмаган баламыни!.. Белмисез икән, туганкай, безнең мондагы хәлләрне, гүпчем дә белмисез икән… Әһ, егетләр!

Менә шуннан соң алар минем аптыраган башыма безнең Япанчыда булган көчләү-кысуларның төрле мисалларын яудыра башлыйлар: кемнеңдер чыккан чакта атын бирмәгәннәр, ат урынына җигәргә ярамаган тай биргәннәр; кемнеңдер, ниндидер сылтау белән, сыерын тартып алганнар, бик күбесенә орлыкларын һаман да бирмичә йөртәләр икән; барысына диярлек әллә нинди адәм күтәрә алмаслык заданиеләр салып бетергәннәр. Ә җиргә килгәндә, берсен дә яңадан элекке үз басуларына чыгармаганнар, төрле ташландык түбә җирләрдән кисеп биргәннәр… Жалу белән йөрергә ярамый, йөрсәң – артыңнан: «Бу кеше колхозга каршы коткы тарата», – дип язалар да бирәләр – шуның белән эшең бетте, кодагый! Әнә Түбән оч Шәрифулланы авылдан ук сөргәннәр. Ни өчен диген! Янәсе, өй борынча кереп, әйдәгез, уптым чыгабыз дип котыртып йөргән, имеш. Үзе дә юләр инде. Башы нужадан, аягы чабатан чыкмаган бер йолкыш югыйсә, ә теле аркасында подкулачник булып китте дә барды.

Белмим, бу зарларның күпмесе ни дәрәҗәдә дөрестер. (Авыл кешесе, гомумән, үзен кызгандырырга бик ярата.) Ләкин, ничек кенә булмасын, алар юкны сөйләп утырмыйлар, алар башларына төшкән, үзәкләренә үткән нәрсәләрне – һичшиксез, күпмедер дәрәҗәдә булган нәрсәләрне, – ачынып-әрнеп сөйлиләр. Моңа ышанмыйча мөмкин түгел, һәм, билгеле инде, минем бу көчләүләргә, бу хаксыз рәнҗетүләргә ачуым килә. Бигрәк тә үзебезнең халыкны, үзебезнең чын крестьянны көчләү-кысу белән килешү һич мөмкин түгел, бу бик хәтәр-куркыныч нәрсә!.. Мин моны беләм, хаклы булуымны беләм, әмма менә хәзерге очракта мин нәрсә эшләргә тиеш, нәрсә эшли алам – монысына һич акылым җитми… Каядыр, кемгәдер барып, турыдан-туры гына Япанчыда агайларны көчлиләр, кыерсыталар дип әйтеп булмый – моны фактлар белән исбат итәргә кирәк, ә фактларны башта әйбәтләп тикшерергә, белергә кирәк булачак. Моның өчен кайда вакыты, кайда шарты?.. Шуның белән бергә, мин бер хакыйкатьне бик яхшы белеп торам: колхоз яшәргә, колхоз ныгырга тиеш, һичбер нинди киртәләргә, һичбер нинди корбаннарга карамастан!.. Бу эшкә хәзер бөтен партия һәм совет органнары, милиция, суд, комсомол – барысы да җигелгән, барысы да, тауга авыр йөк тартып мендергәндәй, колхозны тарталар. Мондый гаять киеренке буталчык бер вакытта гаделлек эзлим дип ак-караны аермыйча, белер-белмәс барып тыгылу каш ясыйм дип күз чыгару гына булыр иде.

Хәер, агайлар үзләре дә миннән ходатай булып йөрүемне сорамадылар. Минем авыру әнкәй янына кыска гына вакытка кайткан кеше булуымны алар күреп торалар. Бөтен сөйләгәннәре эчләрен бушатыр өчен дә берәр акыллы киңәш ишетер өчен генә булды, ахрысы. Шулай да мин аларга бик ныгытып, сезне колхозга көчләп кертү булмаска тиеш, партия алай кушмый, партия аңлату, үгетләү юлы белән генә крестьянны колхозга тартырга куша, әле Ленин да урта хәлле крестьяннарны җәберләү-көчләүдән бик сак булырга кушып калдырган, дидем; әгәр инде шуңа да карамастан сезне монда төрлечә кысалар икән, хаксызга кыерсыталар икән, сезнең бу турыда районга, Казанга, хәтта Мәскәүгә чаклы да язарга хакыгыз бар – куркып тормагыз, дидем. Шуның белән бергә, мин, билгеле, кабатлап, алар өчен колхозга керүдән башка чара юклыгын, иртәме-соңмы, барыбер шуңа ышанырга туры киләчәген дә әйттем. Абзыйлар яңадан бәхәскә кереп тормадылар, йомылып сүзсез генә тыңладылар да, авыр гына кузгалып, болай хәтер өчен генә: «Рәхмәт, туган!» – дип чыгып киттеләр.