Выбрать главу

Шулай да Хәйрүш абзый Япанчы җиренә тиз генә тамыр җибәрә алмады – яңа зур өенә хатыны белән балаларын кертеп утыртты да үзе һаман шахтага йөреп торды. Яландай буш ихата эчендә шул ялгыз өеннән һәм читән абзарыннан башка аның каралты-курасы да, аты-туны да булмады. Тик авылда зур үзгәрешләр башланыр алдыннан гына ул шахтадан бөтенләйгә кайтып, җиң сызганып дигәндәй, колхоз оештыру эшенә тотынды. Ихтимал, авылның бердәнбер коммунисты булганга күрә аңа бу авыр, зур хәрәкәтне башлап җибәрергә кушканнардыр да.

Мин колхоз идарәсенә – авылдан сөрелгән кибетче Сәгъдиләр өенең урам башына барып кердем. Моннан бер ел элек кенә хуҗаларыннан бушаган бу таза, нарат өйгә казённый төс кермәгән дә кебек әле, ничектер гаилә тормышының исе, җылысы сизелә кебек – шул ук гади аш өстәле, шул ук пыяла шкаф, кара кәнәфи, шомарып беткән урындыклар, хәтта ишек төбендәге ләгән, чиләкләр дә хуҗалардан калган килеш тора шикелле… Тик өйнең бер почмагын җиңел кулдан ак такта белән бүлеп куйганнар. Председатель бүлмәсе икән ул – мин туры гына шунда уздым. Хәйрүш абзый кызыл чүпрәк япкан кечкенә өстәл артында утыра иде. Башта ул мине танымады, аннары танып алгач, урыныннан авыр гына торып, миңа кулын бирде, утырырга кушты.

Мин беренче тапкыр күргәндәй аңа карап торам – үзгәргән, бик үзгәргән Хәйрүш абзый. Элек тә карасу йөзе хәзер көйгән касмак төсле кара-сары булып киткән, күзләренә дә сары йөгергән, кайчандыр бик купшы йөрткән күперенке мыегы да нечкәреп, авызының ике ягыннан сәлперәеп төшкән. Күз төпләре шешенке, каш арасында тирән сызык. Зур, сөякчел куллары ничектер, иясенең ихтыярыннан тыш дигәндәй, өстәлдә хәрәкәтсез ята. Күренә, абзый арыган, йончыган, таушалган. Миңа килгән агайлар аның хакында сүз әйтүдән тыелсалар да, мин ишеткән идем инде: Хәйрүш бик усалланган, имеш, бер дә рәхим-шәфкать дигән нәрсәне белми, тоткан җиреннән шартлатып сындыра, имеш. Менә үзен күргәч, шуңа ничектер ышанасы килеп китте.

Шулай да сүз агай-энечә тату гына башланды.

– Кайттыңмы? – диде ул миңа.

– Әйе, кайттым… Менә әнкәй карчык авырып киткән…

– Ишеткән идем… Озаккамы?

– Юк, тиздән китәм.

– Әнкәңнең хәле ничек соң?

– Рәхмәт, әкренләп терелә инде.

– Ярый, алайса, – диде Хәйрүш абзый, аннары йокымсыраган сыман алдына карап, тынып торды. Инде мин сүзне ничек дәвам иттерәсе икән дип уйлана башладым, ләкин шул арада ул үзе яңадан телгә килде:

– Калада нишлисең, укыйсыңмы?

– Юк, хәзергә эшлим әле. Рабфактан соң бер генә ел булса да эшләп алырга булдым. Бераз материаль якны рәтлисе килде.

– Кайда эшлисең?

– Меховойда, дөресрәге, мехбазада.

– Нәстә эшлисең анда?

– Мехлар сортлыйбыз.

Хәйрүш абзыйның мыек астында «Тапкансың эш!» дигән төслерәк бер елмаю чагылып киткәндәй булды, ләкин ул бары:

– Ярый, бу да ярый, – дип кенә куйды.

Мин үзебезнең производствоны мактарга ашыктым.

– Ишеткәнсездер инде, Казанда мехлар эшләп чыгару бик нык үсеп бара бит. Яңа фабрикалар салына… Эшләгән мехларның күбесе заграницага китә, без менә шуларны…

Ләкин Хәйрүш абзый, тыңлыйсы килмичә, минем сүзне бүлде:

– Син, парин, кайткансың икән инде, рабочий класс исеменнән безнең колхозчыларга берәр докладмы-ниме шунда сөйләп китәр идең. Менә бу бер дильни эш булыр иде.

Билгеле, аның болай дорфа гына сүзне бүлүе минем кәефемне дә кырды һәм шактый гына аптырашта да калдырды.

– Нәрсә турында? – дидем мин, аңлап бетермичә.

– Мало што нәрсә турында. Пример, каланың авылга ярдәме турында яки международный палажения… Крестьянның хәзер күпне беләсе килә.

Әлбәттә, Хәйрүш абзый белән сак сөйләшергә кирәк иде.

– Иртәгә китәм шул, – дидем мин, әз генә үкенгәндәй. – Алдан хәбәрләшеп тә булмады. Аннары…

– Аннары… нәрсә?

– Япанчыдагы хәлләр белән дә танышлыгым аз. Сездән кайбер нәрсәләрне сорашып беләсе дә килгән иде, Хәйрүш абзый…

– Пример, нәрсәне?

– Ну, мәсәлән, авылның күпме хуҗалыгы колхозда инде хәзер?

– Җитмеш проценты, ә язга йөз проценты белән колхозда булачак, вәт шул.

– Алай, яхшы икән, – дидем мин һәм маңгаемны сыпырган булып, аз гына уйланып калдым: җитмеш процент булуы, әлбәттә, яхшы, ләкин Хәйрүш абзыйның язга йөз процент булачак дип кистереп әйтүе миңа шактый сәер тоелды. Минем шунда ук аңа иң төп һәм иң четерекле соравымны бирәсем килде, әмма сизеп торам: ул аны яратмаячак. Шулай да, үземчә йомшартырга тырышып, ярым сорау рәвешендә генә әйтеп куйдым: «Билгеле, агайлар барысы да үзләре теләп керә торганнардыр инде?..»