Хәйрүш абзый кызара төшкән күзләрен шунда ук миңа төбәде:
– Нигә алай дип әйтәсең? Без берәүне дә арканлап сөйрәмибез.
Юк, сөйләшү бу тонда киткәч, миңа да артык сагайган булып, сүзне икеле-микеле алып барырга ярамый иде. Әйткәч-әйткәч, ачык һәм туры әйтергә кирәк – шунсыз булмый. Әлбәттә, кызмыйча гына.
– Сүз арканлап сөйрәү турында бармый, Хәйрүш абзый, ә колхозга ирекле рәвештә керү принцибын бозмау турында бара… Иптәш Сталин хатында нәкъ шул хакта әйтелә бит. Ләкин, кызганычка каршы, ирекле керү принцибын бозулар һаман да бар икән әле.
– Кайда?
– Менә үзебезнең шушы Япанчыда ук.
– Кемнәр әйтә?
– Кемнәр әйтә дип, сүз иясе белән йөрми инде.
– Юк, бу бик важны, – диде Хәйрүш абзый, кашларын усал җыерып. – Давай, ачык әйтеп сүлә!
– Мин ачык сөйләшәм, Хәйрүш абзый… Менә агайларның әйтүенә караганда…
– Кайсы агайларның?
– Ну, шушы авыл агайларының.
– Аларның төрлесе бар, кайсын тыңлыйсың бит.
Күреп торам: председатель миннән ничек тә аерым кешеләрнең исемнәрен әйттерергә тырыша, ләкин минем һич тә әйтәсем килми иде.
– Мин дә шушы Япанчы егете, Хәйрүш абзый (Хәйрүш абзыйны еш кабатлыйм шикелле), кемнең кем булуын азрак беләм… Ләкин хикмәт анда түгел. Минем сездән әнә шул бозулар дөресме дип сорыйсым килә.
– Пример, нинди бозулар?
– Иптәш Сталин хатын укыганнан соң, колхоздан кире чыккан кешеләрне төрлечә кысасыз икән… Нигә бу, чыкмасыннар, яңадан керсеннәр дипме?
– Тукта, ничек итеп кысабыз? Давай, примерын китер.
– Примерлары күп аның, нигә миннән сорарга.
– Юк, шулай да.
– Ну, әйтик, колхоздан чыккан чакта, агайларның кайсына атын, кайсына орлыгын бирмисез икән.
– Кемгә, пример?
– Соң бит инде аларны үзегез дә беләсез.
– Хәлүшләрне әйтәсеңме?
– Кайсы Хәлүш?
– Теге Боҗыр Хәлүш… Хәлиулла… Да, без аңа атын бирмәдек, ат урынына ике яшьлек тай бирдек. Ник дисәң, атын суеп сатачак та яңадан колхозга буш кул белән керәчәк. Беләбез без ул агайларны!.. Орлык белән дә эш шулайрак. Язга чаклы бирми торабыз, ату ашап бетерәчәкләр. Алар бит берәм-берәм колхозга барыбер кире кайтачак…
– Ә кайтмаса, кайтырга теләмәсә?
– Кайтмаса – күз күрер. Ә пока ярамый, орлык – бик кадерле нәрсә, һәр бөртеге исәптә.
Хәйрүш абзыйның ачыктан-ачык әйткән бөтен сүзе һәм үзен шулкадәр бәйсез, хуҗа итеп тотуы мине бик гаҗәпләндерә иде. Ул бит һич акланмый, акланырга уйламый да, гүя бөтен хакыйкать аның ягында!
– Ләкин бу законсызлык була түгелме соң? – дидем мин, аңа каршы торасым килеп.
– Закон! – диде Хәйрүш абзый, мыскыллы елмаеп. – Ә колхозны таратып бетерсәк, ул законлы булачакмы?.. Син, брат, абзаң кебек адвокат булып кайткансың икән. Түлкем кемне, нәрсәне яклыйсың?!
Аның бу сүзләре, ниһаять, минем бәгъремә килеп кадалгандай булды. Ачуым килеп китте, нигә әле мин бу кешедән куркып торам дигән уй белән, кыза төшеп, туп-туры үзенә әйттем:
– Мин партия боерыгын яклыйм, беләсегез килсә. Партия крестьянны, сездәге шикелле, төрле юллар белән кысып, көчләп колхозга кертергә кушмый, кушмый гына түгел, катгый рәвештә тыя.
Хәйрүш абзый кинәт кара янып китте, күзләрендә әллә нинди чәнечкеле утлар кабынды.
– Һа! – дип куйды ул, тәмам ярсып. – Син әле, малокосос, безне өйрәтергә кайттыңмыни? Алайса, белеп тор: партия кушкан иң зур эшне эшлибез, без колхоз төзибез, безгә колхоз кирәк! Япанчыда колхоз булырга тиеш!.. Башка юл юк!.. Инде кайбер тискәре беткәннәр, кулак коткысына ияреп, или анда сознаниеләре җитмәгәннән, киреләнеп маташалар икән, без үзебез белербез аларга карата нинди политика үткәрергә!.. Указ кирәкми. Монда дураклар утырмыйлар… Белеп торабыз кемнәр сиңа барып сайраганын… Лучше син, егет, тыгылып йөрмә, кайткансың икән, кунак бул да әнә юлыңны кара!.. Ату… – Ул, хәтәр тынып, сүзен бүлде.
Әйе, бу инде үтереп хурлау гына түгел, ачыктан-ачык куркыту да иде. Минем бөтен эчемне диярлек ут алды, бер тезем үзеннән-үзе сикерергә тотынды, бугазымны ике яктан нәрсәдер буа башлагандай булды. Ләкин мин курку дигән нәрсәне һич тә тоймадым, киресенчә, аның үзе кебек үк, минем дә үчләнеп-ярсып җавап кайтарасым килде, тик менә әллә ничек бер мәлгә сөйләшү куәтемне югалтып җибәрдем… Ә Хәйрүш абзый шул арада тиз генә алдында яткан кәгазьләрне актаргалап, шуннан бер дәфтәр битен миңа таба этәрде.