– Менә сиңа барып җылаганнарның берсе, Күпер төбе Бәдри, кичә гариза калдырып китте. Яңадан колхозга алуны сорый…
Мин аптырадым да калдым, күзләремә ышанмыйча торам… Бу бит, чынлап та, әлеге шул миңа килеп: «Көчләү булмасын!» – дип, иң нык шаулаган Бәдри абзый лабаса! Ни әйтергә, ничек аңларга бу халыкны?!
– Да, кызык бу… – дидем мин ирексездән, инде шактый сүрелеп. – Ләкин нидән күрәсез сез аның яңадан колхозга кайтуын?
– Кая барсын ул йолкыш, – диде Хәйрүш абзый ваемсыз гына, – колхозга кайтмыйча…
– Ә сез миңа килгән ул кешеләрне әллә нинди дошманнар итеп күрсәтмәкче буласыз.
– Үзләренә дошманнар.
– Соң ул чагында яхшылап аңлатырга, төшендерергә кирәк иде аларга…
– Их, энем, энем! – диде Хәйрүш абзый, ачынып-сабырсызланып. – Белмисең әле син мужикны, белмисең!.. Коры сүз белән генә аны бер нәрсәгә дә күндереп булмый, көлә генә ул синнән, көлә генә! Менә син бер генә атна минем урында утырып кара, валлаһи дип әйтәм, ыштаныңны муеныңа урап, авылдан качачаксың! Кул кирәк монда, брат, кул! – Һәм аның өстәлдә яткан зур, сөякчел кулы гүя үзлегеннән таштай йодрыкка әйләнде, аннары акрын гына кире ачылды… Хәйрүш абзый, йөзен читкә борып, басынкы гына өстәде:
– Ярый, җитәр, яхшы чакта аерылышыйк, туган!
Мин урынымнан тордым. Күңелдә әйтәсе күп сүзләр бар кебек, ләкин, юк, чыкмый инде, бетте, дөрестән дә, яхшы чакта китү хәерлерәк.
Без кул бирешеп аерылыштык.
Юл буенча үземне тиргәп кайттым… Ни пычагыма кирәк булгандыр миңа тыгылып йөрергә!.. Үз мәнфәгатьләрен аңламаган, үз мәнфәгатьләренә каршы торган агайлар, шуларны хак юлга мунчаклап сөйри-сөйри кырысланып, усалланып беткән Хәйрүш абзый – йә, кем хаклы да кем хаксыз монда – аерып, хөкем итеп кара!.. Әнә төерле белен генә килеп чыкты бу сөйләшүдән… Күңелдә авыр юшкын гына утырып калды, хәерсез!.. Ә шулай да мин әйткән сүзләрем өчен үкенмим, мин беләм: алар дөрес сүзләр, хак сүзләр, ләкин шул ук вакытта Хәйрүш абзыйның да бөтен кырыс кыяфәтендә, кискен-усал сүзләрендә ниндидер бер рәхимсез дөреслек бар иде – мин моны да сизмичә калмадым… Әйе, каршылыклы заман, катлаулы кешеләр!..
…Икенче көнне мин авылдан китеп тә бардым.
XIV
Мин Казанны, эшемне, иптәшләремне сагынып кайттым. Биг- рәк тә Хафазамны – кара күзкәемне сагындым. Безнең бит әле беренче тапкыр аерылып торуыбыз, ә аерылып тору мәхәббәтне иң нык сыный торган нәрсә инде ул…
…Тормыш кайда да киеренке, әмма шулай да безнең шәһәр җирендә сулыш алуы җиңелрәк икән. Аннары хезмәт үзе бик шифалы нәрсә – кайткач, шуңа тагын бер тапкыр инандым. Һәр көнне иртән иртүк сине әлеге каплап куйган иске будильник чәрелдәп йокыңнан уята. Өстеңнән авыр йөкне селтәп ыргыткандай сикереп торасың, тизрәк салкын су белән бит-күзеңне юасың, шунда ук примуска киң төпле чәйнекне куясың – аның шаулый башлавы бүлмәгә ничектер җан кертеп җибәрә. Куе, кайнар чәйне шикәрләп, ипиләп эчкәннән соң, әйбәт кенә киенеп, әле яктырып та җитмәгән, тапталмаган, пычранмаган кышкы буш, тын урамга чыгасың. Тымызык, таза, салкын һава, дворниклар кыштыр-кыштыр урам көриләр, шәһәр өстендә йөзләрчә төтен баганалары әкрен генә һавага сузыла, тәрәзәләре туңган якты трамвайлар шалтырап уза… Бу вакытта эшкә баруы бик рәхәт. Йокы күптән качкан, тән җиңеләеп киткән, аяклар үзләреннән-үзләре ашыгып, рәхәтләнеп атлыйлар… Яшь, таза ат кебек сизәсең үзеңне. Юк, алай гына да түгел. Ходай бирмеш һәр иртәне менә шулай җиңел атлап эшкә бару кешене ничектер яңарта – яшәве, уйлавы, хис итүе өр-яңадан башлана кебек… Һәм бу яңаруны син һәр эш иртәсендә татымыйча калмыйсың.
Әнә шулай башланып китте минем аз гына өзелеп торган хезмәт көнем. Цехта да иптәшләр мине бик ачык каршыладылар. Аларның күбесе өчен минем китеп торуым сизелми дә калган шикелле:
– Һи-и, Хәбиб малай, кайттың да мыни әле син?! – дип гаҗәпләнделәр.
Беренче көнне үк яныма, ап-ак тешле чалышрак авызы белән елмаеп, Басыйр да килеп җитте.
– Нихәл, саумы, Хәбиб дус! – диде ул миңа, кул биреп. – Кайттың?
– Кайттым, – мин әйтәм.
– Йә, ниләр җимереп кайттың? Авыл чибәрләренең баш-күзләрен әйләндереп бетермәдеңме?
– Вакыт булмады, малай, авыру әнкәй яныннан бер дә чыгып йөри алмадым.
– Шулаймыни, кызганыч!.. Ну, авыл ничек соң?
– Авыл ничева, – мин әйтәм.
– Гөрлиме?
– Гөрли.
– Ярый, – ди ул гамьсез генә, аннары аз гына тукталып, сорап куйды: – Бүген эштән соң кая барасың?
– Нигә?
– Берәр җиргә кереп, сөйләшеп утырыр идек, күптән авыз чылаткан юк.
– Бүген булмый, Басыйр, – дидем мин. – Башка вакытта.
– Ә-ә, аңлашыла! – диде ул, ияк кагып. – Хафаза гөлкәй белән кавышасың бармы?