Выбрать главу

Мин дәшмәдем, ә ул миңа дусларча күз кыскандай итте дә китеп барды… Дөрес әйтә, шадра пәри, минем бүгенге кичем бары Хафаза өчен генә, мин Хафазаны үземә алып кайтачакмын. Без әле бүген иртән генә күрештек, кул һәм күзләр белән генә, әмма шунда ук никадәр сагынышуыбызны, тизрәк бергә буласы килүебезне аңлап-тоеп өлгердек. Смена гына бетсен!..

Бу урында шуны әйтеп китәсе килә: Басыйр үзенең «берәр җиргә кереп утырыйк» дигән чакыруын ни өчендер яңадан кабатламады. Оныттымы, әллә кирәк тапмадымы, безгә икәүдән-икәү генә «авыз чылатып» утырырга туры килмәде. Дөрес, берме-икеме тапкыр, эштән чыккач, егетләр белән юл өстендәге сыраханәгә кереп сыра эчкәләдек, ләкин анда да сүз юк-бар уен-көлкедән узмады. Аннары минем кичләрем дә буш түгел иде, кичләрем гел Хафаза белән тулы иде.

Бер уңайдан тагын шуны да әйтеп китәргә кирәк: минем йөреп кайтуым ни сәбәптер мишәр абзыйларда шактый зур кызыксыну уятты. Хәер, мин аларны аңлыйм, күбесенең бит семьялары авылда, авыл хәлләре аларның уйларын һәрвакыт биләп-борчып тора. Шулай да алар бик сак кына сорашалар. Әле берсе, әле икенчесе яныма килеп, башта: «Нихәл, брат, аман гына йөреп кайттыңмы? Анай ничек, саумы? Ярый, ярый, Алла мәдәт бирсен!» – дип сүз башлый, бары шуннан соң гына: «Йә, салада хәлләр ничек соң, брат, колхоз нишли, агайларны абижать итмиләрме?» – дип сораштырырга тотына. Күреп торам: миннән аларның бик турысын гына ишетәселәре килә. Ләкин шулай да мин аларга капчыкны төбеннән үк тотып селекмәдем: ышанмаудан яки куркудан да түгел, ә бөтен ишеткән-күргәнне сөйләп, аларны артык тәшвишкә төшерәсем килмәде. Тәшвишләнер өчен сәбәп аларга болай да җитәрлек иде. Аяк астыннан чыккан бәла дигәндәй, мин югында безнең мехбазада шактый күңелсез бер вакыйга булып алган: көннәрнең берендә ГПУ работниклары килеп, базаның подвалында упаковщик булып эшләүче Гыйльметдин исемле бер татар агаен алып киткәннәр. Баксаң, ул, – ниндидер җинаять эшләп, авылдан качкан зур гына бер кулак, имеш. Чын исем-фамилиясе дә аның бүтәнчәрәк булган, диләр. Эшкә дә ул ялган документ белән кергән. Кыскасы, тапкан дошман кереп посар урын!

Сортланган каракүлләрне подвалга төшергәндә, мин бу кешене күргәли идем. Базык кына, таза гына, карап торырга гади бер авыл кешесе. Күп сөйләшми, күп аралашмый, тыныч кына үз эшен эшли бирә, хәтта әбәт вакытында подвалдан чыгып та йөрми, күбрәк шунда түкләр өстенә утырып кына, алып килгән бер шешә сөтен зур түтәрәм кара ипи белән ашый торган иде. Хәтерем ялгышмаса, безнең управляющий аны, яхшы эшләгәне өчен, бер бүләкләгән дә иде шикелле… Маңгаена язылмагач, аның кем икәнен каян беләсең?!

Һәм менә шушы «яхшы» упаковщикның көтмәгәндә, туп-туры эшләгән җиреннән кулга алынуы безнең мехбаза өчен шактый ямьсез бер ЧП – гадәттән тыш вакыйга була. Берәүләрне ул борчуга сала, икенчеләрне куркуга төшерә, ә кайберәүләрнең шик-шөбһәләрен көчәйтеп җибәрә. Мәсәлән, шул ук Басыйр, бу вакыйганы миңа сөйләгәннән соң, бик мәгънәле генә итеп: «Бар әле аның койрыклары бездә, бар!» – дип әйтеп куйган иде… Тагын шул: бу ЧП өчен безнең Перовка да әзрәк эләккән шикелле, чөнки Гыйльметдин кулак аның кулы аша узган, ә күрсәткән документының ялган булуын бала да танырлык, имеш.

Менә шул. Мин югында булган бер эш булгач, аңа әллә ни зур игътибар да бирмәдем. Безнең көннәрдә аның ише хәлләрнең булгалый торуы бер дә гаҗәп түгел иде. Аннары, минем уйларым бөтенләй башкада бит әле…

…Алдан вәгъдәләшкәнчә, мин шул ук көнне Хафазаны үземә алып кайттым. Сменадан соң Хафаза түбәндә, эшләремне бетереп, цехтан чыгуымны көтеп торды. Кайтышлый магазинга кереп бер шешә портвейн да алып чыктым – беренче кичебезне авылдан кайткан күчтәнәчләр белән бәйрәмчәрәк итеп үткәрәсем килде.

Бүлмәгә кайтып кергәч, мин аның пальтосын салдырып, кулыннан гына тотып, өстәл янына китереп утырттым, үзем дә, урындык алып, каршысына утырдым… Өстендә кызыл сатин кофта, кара юбка, аякларында кечкенә кара киез итекләр – бик гади, хәтта ярлы дияр идем, әмма үзенә бик килешә, ничектер җыйнак итеп күрсәтә үзен… Менә ул, утырган җиреннән генә киерелеп, ике кулы белән тузгый төшкән чәчләрен рәтләргә тотынды… Мин, һич орынмыйча, аңа – аның алсуланып янган йөзенә, энҗедәй ике генә төртке җемелдәгән зур кара күзләренә, кечкенә тулы иреннәренә, уртасы чокырлы йомшак иягенә, йомшак, шома муенына карап утырдым… Болар барысы да миңа бик таныш, бик якын, әмма ләкин минем нидер күрәсем килә: шул ук Хафазамы, берәр үзгәреш юкмы үзендә? Ни әйтсәң дә бер атна аерылышып тордык ич! Ә яраткан кызыңа бер көннән соң да әзрәк сынап карыйсың инде – аның сиңа ничегрәк каравын белер өчен генә булса да… Ләкин юк, берни дә юк шикелле, шул ук Хафаза, шул ук, хәер… бүген ул ни өчендер әз генә боек, әз генә уйчан кебек… Нидән икән бу?.. Әллә миңа гына шулай күренәме?.. Аннары сүз башларга да ничектер кыймыйчарак утыра кебек… Бик кыска гына вакыт аерылышып тору да яшь кызны шулай әзрәк кенә тарсынырга, әзрәк кенә каушарга да мәҗбүр итә микәнни?.. Әллә миңа карата, авылдан бу берәр кыз белән шаярып кайтмадымы, дигән шиге-мазары бармы икән?.. Мәхәббәт ансыз була аламы соң?! Хәер, булмаска тиеш, без андый вак шик-шөбһәләрдән күптән уздык бугай, мин үзем, мәсәлән, аңардан бөртек тә шикләнмим. Аннары мин, әгәр берәр гаебем булса, аңа болай эчкерсез сагынып, сынап карый алыр идеммени?.. Ахырда менә ул үзе дә түзмәде: