Выбрать главу

– Карама ул хәтле, оялтасың! – диде дә, йөзен яшерергә теләгәндәй, миңа таба иелә төште.

Бусы инде нәкъ элеккечә килеп чыкты. Еш кына ул шулай «Оялтасың!» дип миңа сыена торган иде. Билгеле, минем һәртөрле юрап маташуларым таралды да китте. Иелгән йөзен иягеннән күтәреп, үзен кочагыма тартып алдым:

– Кара чәчәгем син!..

– Нигә… кара? – дип кенә өлгерде аның иреннәре.

Ә бераздан мин аңа төшендердем: роза чәчәгенең карасы да була, искиткеч нәфис, матур, затлы чәчәк ул!.. Тик бик чәнечкеле, дип көлдем ахырдан… Хафаза бер сүз дәшмәде, яңадан чак сизелерлек борчылу йөзенә чыккандай булды.

Аннары мин, торып, өстәл әзерли башладым. Әнкәйнең хәзинәсеннән кече апа биреп җибәргән бер йомарлам акмайны, калай савыт белән балны, пешкән ярты казны, карарак бодай оныннан пешерелгән тәмле кабартмаларны алып кердем. Хафаза да кунак кына булып утырмады – шуларның барысын да матурлап өстәлгә тезеп куйды… Эмаль чәйнек белән чәй дә кайнатып керттем, портвейнны да, азаплана торгач, пәке белән ачып, өстәл уртасына куйдым. Табыныбыз шактый мул, ямьле булып китте. Шуңа сөенеп, Хафазамны кыстап-кыстап сыйларга тотындым. Безнең әле болай икәүдән-икәү кенә «байларча» сыйланып утырганыбыз юк иде. Мин әз-мәз эчкәләгән кеше булсам да, Хафазаның, әйтүенә караганда, вино дигән нәрсәне моңарчы авызына да алганы булмаган икән әле. Шулай да, кыстый торгач, ул да бер ярты стакан чамасы портвейнны бүлгәләп кенә эчеп куйды… Эчми эчкәнгәдер инде, аның йөзе шундук алсуланып китте, күзләре дә дымланыбрак елтырый башлады, ә бераздан теле дә чишелде. Баштагы теге сәер тартыну, кыенсыну дигән нәрсәнең дә әсәре калмады. Ботактагы кошчык шикелле, үзеннән-үзе җанланып һәм юктан да көлә-көлә, миңа бер атна эчендә мехбазада булган вөк-төяк хәлләрне сөйләп чыкты. Мин аны бер дә бүлдермичә, ләкин күбрәк сөйләвенә сокланып тыңлап утырдым. Шул чакта, ни сәбәптәндер, күңелгә һаман бер уй килә торды: соң мин бу кызны, мине яратам дигән, миңа инде тәмам ияләшкән, алай гына да түгел, өйләнәм дисәм, миңа чыгарга да әзер торган сөйкемле-чибәр кызны чын-чынлап беләмме?.. Бөтен эче-тышы белән дигәндәй һәрьяктан да белеп бетердемме әле мин аны?.. Моңарчы, әлбәттә, беләм, бик яхшы беләм дип ышанып йөрдем, хәзер дә шуңа ышанам, әмма белүнең чиге бармы? Никадәр генә белсәң дә кешенең ниндидер күрүе дә, сизүе дә мөмкин булмаган яклары калмыймы? Кеше бит әле кайчакта үзен-үзе дә белеп бетерми. Әйтик, ул үзен куркак түгел дип йөри, ә хәтәр бер хәлгә эләккән чакта тота да куркаклык күрсәтә. Яки ул бервакытта да үзен батырга санап йөрми, әмма кайбер очракта, үзе дә уйламастан, батырлык эшләп ташлый. Дөрес, безнең әле андый сынауларны үткәнебез юк, без әле куркаклык та, батырлык та күрсәткәнебез юк (бүген мин моны Хафаза өчен дә ышанып әйтәсем килә), бары тик икебез дә бер җирдә эшлибез һәм бер-беребезне яратабыз. Ләкин бит ярату да батырлык, зур батырлык, минемчә… Аны ничектер аклый да, саклый да белергә кирәк. Мәхәббәт тә бит кайчакта авыр сынаулар аша үтәргә мәҗбүр була.

Нәкъ менә шушы урында әлеге Басыйр кылт итеп исемә төште. Башта әйткәнемчә, мин бу кешегә һич тә ышана алмыйм. Эчке бер сизенү ничектер миңа бу кешедән сак булырга куша. Ә менә Хафаза аңа ышана шикелле… Һәрхәлдә, иске таныш, бергә укыган иптәш дип, һаман аны үз тирәсендә йөртә. Бүген иртәнчәк тә Басыйр, минем белән күрешеп киткәч, Хафаза янына барып, бик үз кешедәй аңа иелә биреп, тик ни өчендер кылый күзләрен тирә-якка йөрткәләп, озак кына сөйләнеп торды. Бетмәгән ни сүзе бардыр инде… Әллә һаман мине мактаган буламы?.. Мин, билгеле, алар янына барып тормадым һәм соңыннан да Хафазадан нәрсә сөйләштегез дип сорарга телем бармады – просто ваксынасым килмәде… Хафаза болай да минем Басыйрга ничегрәк каравымны белә, сүз дә булганы бар, ләкин үзенең ваемсызлыгы аркасындамы, йә булмаса мине көнләшә дип белепме, еш кына ул миңа балаларча беркатлылык белән: «Куй, җаным, юкка борчылма, Басыйр бервакытта да безнең арага керә алачак түгел… Шул кылыйга мин карыйммы соң, Аллам сакласын!» – дип әйтә торган иде.