Һәм мин дә, валерьянка капкандай, аның бу сүзләреннән тынычланып кала идем. Чынлап та, Басыйр шикелле ике хатын аерган кеше ничек итеп безнең арага керә алсын, ди? Аннары без гөнаһсыз кешеләр ич, Хафазага минем җәберем тигәне юк, аның да хәзергә кадәр мине борчырлык бер нәрсә дә эшләгәне юк – Басыйргамы соң бездән берәр төрле кер табарга?! Тик, кызганычка каршы, мин ул чакта казахның бер бик шәп мәкален белмәгәнмен: яманның сигез аягы була, берсе тимәсә, берсе тия, ди казах.
Ләкин, ничек кенә булмасын, бүген әле Хафаза – минем өчен иң якын, иң ышанычлы кешем. Мин инде аны сагынмыйча, аны күрмичә, аңа күңелемдә булганнарны ачмыйча, бушатмыйча тора да алмыйм. Бу үзенә күрә бер гадәткә, җан таләбенә әйләнде дисәм дә хата булмас… Билгеле, мин аңа шушы беренче кичтә үк авылдан ишетеп-күреп кайтканнарымны түкми-чәчми сөйләп бирдем. (Авыл төяп җибәргәннәрнең барысыннан да тизрәк бушанырга кирәк иде.) Дөрес, мөмкин кадәр гадирәк итеп, җиңеләйтеп, көлдереп тә, ләкин вакыйганың җитдилеген дә яшермичә сөйләргә тырыштым. Шул ук вакытта бу вакыйгага үземнең бәяне бирергә ашыкмадым, чөнки Хафазаның ничегрәк аңлавы, нәрсә дип әйтүе минем өчен кызыклы иде. Кыскасы, Хафазага сөйләп, аның аша үземдәге кайбер уй-шикләрне дә ничектер сынап беләсем килде… Һәм, билгеле инде, безнең сөйләшүне һичкем ишетмәде, белмәде – барысы да ике арада гына калырга тиеш иде.
Хуш, ә минем чибәрем мине ничегрәк тыңлады соң? Беренче генә сөйләвем түгел, һәм, әйтергә кирәк, тыңлый белә иде ул, минем Хафазам!.. Зур күзләрен балалар шикелле миңа хәрәкәтсез төбәп, тулы иреннәрен ача төшеп, үзенчә бик игътибар белән тыңлап утыра торган иде. Ярата иде, ахрысы, мин сөйләгәнне, еш кына үзе үк: «Хәбиб, сөйләле берәр нәрсә?» – дип әйтә торган иде. Аннары, ни генә сөйләмим, ул һәрвакытта шуның белән бик җиңел генә килешә дә иде. Бәлки, бу нәрсә азрак сәер дә тоелыр, ләкин мин аңа гаҗәпләнми идем. Чөнки Хафаза, кабатлап әйтәм, бик яшь иде әле, белеме дә чамалы гына, үзенчә уйларга, үзенчә аңларга өйрәнеп тә җитмәгән, кыскасы, үзеннән олырак һәм өстенрәк кешеләр авызыннан ни чыкса, аның шуңа ышанып, шуның белән килешеп яши торган чагы иде.
Бу юлы да ул, әнә шулай күзләрен тутырып миңа караган килеш, иреннәрен ача төшеп, сабыйларча бирелеп дигәндәй, мине тыңлап утырды. Баштарак аңа кызык та тоелды, ахрысы, Япанчы агайларының ничек итеп зарлануларын сөйләгәндә, еш кына көлгәләп тә алды. Ләкин соңга табарак ничектер җитдиләнә төште, йөзенә борчылу да чыккандай булды, ә Хәйрүш абзый белән минем бәрелешне ишеткәч, чын-чыннан куркынып: «Әй җаным, нигә андый кеше белән сүз көрәштерәсең?» – дип тә куйды.
Бу минем өчен шактый кызыклы иде. Димәк, мәсьәләнең җитдилеген минем Хафазам да аңлый! Вакыйганың уен гына булмавын дөрес чамалый!.. Ул гына да түгел, минем өчен чын ихластан курка да, борчыла да икән!.. Билгеле инде, мин моңа эчемнән сөенмичә кала алмадым, ләкин шул ук вакытта аның мәсьәләне никадәр дөрес аңлавын да ныграк беләсем килде.
– Тик син әйт әле, бәгърем, кайсыбыз хаклы бу бәхәстә, минме, әллә Хәйрүш абзыймы? – дип сорадым.
Ул, ике дә уйламыйча:
– Син инде, җаным, син! – диде.
– Ни өчен мин?
– Син бит, җаным, үзеңне якламагансың, кешеләрне яклагансың… Нигә, яклау гаепмени?
Бу үзенә күрә резонно иде. Ләкин шулай да минем аңардан иң кирәген, иң мөһимен ишетәсем килә.
– Сүз бит, бәгърем, кемнәрнедер яклау турында гына бар- мый, – дидем, ничек тә гади генә аңлатырга тырышып, – мәсьәләнең, ничек дим, принципиаль ягы да бар. Менә мин колхозга көчләп кертергә ярамый, дим, бу эштә көчләү булмаска тиеш, дим. Менә син шуңа ничек карыйсың, дустым?
– Ничек карыйм? – диде Хафаза, шома маңгаен җыергандай итеп. – Син үзең яхшырак беләсең инде, җаным, ә мин нәрсә әйтим?
– Шулай да минем белән килешәсеңме син, мине хаклы дип табасыңмы?..
Хафаза аптыраган шикеллерәк дәшмичә торды да аннары ничектер кыюсыз гына әйтеп куйды:
– Килешәм…
– Ни өчен?
– Ни өчен… ни өчен? Син булган өчен…
– Ә бүтән кеше шулай дип әйтсә?
– Йөдәтмә мине, – диде Хафаза, ялварып. – Сиңа ышанам, тагын ни кирәк?
Әйе, тагын ни кирәк? Ышанам ди ич, син хаклы, җаным, ди ич!.. Аркасыннан сөеп рәхмәт кенә әйтәсе… Әмма шунысы гаҗәп: минем бу сораудан соң Хафазам ни өчендер тагын уйчанланыбрак калды һәм йөзенә дә аның әлеге күңелсезләнүме, борчылумы – ничек дип әйтергә дә белмим – чыккандай булды. Нидән, ни өчен?
– Бәгърем, нигә әле син болай күңелсезләнеп киттең? – дип сорадым мин, ниһаять, аңардан.
– Юк, – диде ул, нигәдер ашыга төшеп, аннары күтәрелеп миңа елмайды. – Киресенчә, мин шат.