– Шулаймы?
– Чын, без бит тагын бергә…
– Әйе, әйе, без тагын бергә, кадерлем! – дидем мин, аны үземә тартып. Хафаза, күзләрен йомып, сүзсез генә миңа сыенды.
Әнә шулай бетте безнең бу сөйләшү… Гадәттәгечә иркәләнү, сөю белән. Минем җаным тыныч иде. Япанчыдан алып кайткан күңелсез вакыйганы Хафазама сөйләгәч, миңа әле җиңел, рәхәт тә булып калды. Бердәнбер сердәшчем бит ул минем!.. Тыңлап кына утырса да, мин бик канәгать идем. Әнә шулай юандым мин. Шуннан башкасын уйлый да, күрә дә белмәдем.
Мин авылдан кайтып, бер-ике атна үткәч, Хафаза үзен тагы да сәеррәк тота башлады, ничектер йомыла, сагая төшкән кебек булды, ваемсыз, сәбәпсез көлүләр кимеде, кочагыма алып сөйгәндә дә, элекке кебек эреп бармый, әллә ничек менә эчке бер тыелу сиздерә… Аннары, иң гаҗәбе: үзенең һәрвакыт миңа тутырып карый торган хәйләсез саф күзләрен миннән яшерә башлады. Мин күрмәгәндә генә карый, ә күзгә-күз очрашудан кача. Әйтерсең минем нидер сизенүемнән курка. Баштарак мин бу сәер үзгәрешләргә ни өчендер (бәлки, аның хәтерен саклаптыр) игътибар итмәскә тырыштым. Ләкин эчем поша, игътибар итмичә мөмкин түгел, Хафазада нидер бар, нидер аны кимерә, юкка гына булмаска тиеш аның болай үзгәрүе…
Ахырда мин аңардан сорадым:
– Ни булды сиңа, бәгърем, әллә авырыйсыңмы?
Ул, иңбашын җыерып кына:
– Юк, берни дә юк, – дигән булды.
Ләкин күреп торам: әйтеп бетерми кызым. Тагын җаен туры китереп, ипләп кенә сорыйм:
– Шулай да, кадерлем, соңгы вакытта син шактый үзгәреп киттең, нидер бар синдә, мин күрәм ич!.. Әйт, яшермә!
Ә Хафаза, сабырсызланып, һаман үзенекен кабатлый:
– Юк инде, юк, сиңа гына шулай күренә торгандыр, җаным! – Һәм, борчылма, дигән төсле миңа елыша.
Мин ни әйтергә дә белмичә югалып калам. Бәлки, чынлап та, мин ялгыша торганмындыр. Дөресен генә әйткәндә бит, Хафазада ниндидер җитди үзгәреш китереп чыгарырлык бер генә сәбәпне дә мин белмим, уйлап та таба алмыйм. Бигрәк тә минем тарафтан берәр төрле сәбәпнең булуына һич тә акылым җитми. Аллага шөкер, миндә бер үзгәреш тә юк, барысы да искечә – яратуым да, кадерләвем дә, ышануым да… Хәтта көчәя баруын гына тоям… Шулай булгач, борчылыр өчен нинди генә нигез бар?
Аннары, без көне буе эштә, ә эштә чакта һәрнәрсә үзенең гадәти агымы белән бара, төрле шикләр, уйланулар да онытылып тора. Мөнәсәбәтләр дә шул ук: Хафаза миңа якын, мин Хафазага якын, моны һәркем белә, һәм берәү дә безнең арага ниндидер күләгә төшүен сизми дә, күрми дә… Шуның өстенә болар барысы да бик яңа бит әле, сынарга, белергә вакыт та тигәне юк.
Ә тагын бер атнадан Хафаза кисәк кенә миңа килеп йөрүдән туктады. Мин аңардан: «Бәгърем, сиңа ни булды?» – дип сорадым. Ул, түбән карап, боек кына: «Авырыйм», – диде. Мин борчыла калдым, чыннан да, аның йөзе суырылган, агарган кебек күренде. Ләкин ул эшкә йөрүдән туктамады. Мин аңа бюллетень алырга куштым. Ул теләр-теләмәс кенә: «Үтәр әле», – диде. Тәнәфес вакытларында, миннән яшеренгәндәй, гел кызлар арасына кереп, кысылып утырды, ә эш беткәч, мине көтмичә, ашыга-ашыга китеп бара торган булды.
Бу инде Хафазаның миннән китүе иде. Димәк, миңа билгесез, ниндидер бер явыз көч безнең дуслыкны җимерә, безне бер-беребездән аера!.. Әмма моңа юл куярга ярыймы соң?! Һичшиксез, миңа хәзер Хафаза белән ачыктан-ачык, туп-туры сөйләшергә кирәк. Вакыт җитте, ләкин, ни хәлләр генә итәсең, вакыт үтеп тә киткән икән. Мин соңга калдым, Бәкер дус!
XV
Бишенче апрельдә, дүшәмбе көн, безнең мехбазада ачык партия җыелышы булды. Мин авылдан март башларында кайткан идем, димәк, бу җыелышка хәтле нәкъ бер ай вакыт үтеп киткән икән…
Бездә моңарчы да төрле җыелышлар еш кына булып тора иде. Без моңа гадәтләнгән идек инде, халык бездә дисциплиналы, җыелышлардан качу юк, чакырган җиргә сәгатендә дәррәү кереп утыра торганнар иде.
Ләкин, шуңа да карамастан, мине бер нәрсә шактый гаҗәпләндерде. Элек, мәсәлән, цехка белдерү элсәләр яки эш бетәр алдыннан цех начальнигы кешеләргә: «Җыелышка керегез!» – дип кычкырып бер әйтсә, шул җитә торган иде. Бу юлы исә, көн ахырына табарак, конторадан яшь бер кыз цехка менеп, кулындагы исемлек буенча һәркемнән кул куйдырып, чакырып йөрде. Кешеләр: «Ни өчен болай итәсез?» – дип сорасалар да, кыз: «Белмим, миңа шулай куштылар», – диюдән башканы әйтә алмады. Бу нәрсә булачак җыелышны ничектер серлерәк итеп җибәрде, кызыксынуны көчәйтте, төрлечә уйлау-юрауларга сәбәп булды.
Әйткәнемчә, мине дә бу хәл бик гаҗәпләндерде. Чыннан да, ни өчен болай куллар куйдырып чакыралар? Берәр гадәттән тыш мәсьәлә каралмакчымы, әллә бик мөһим берәр хәбәр бармы? Тагын шунысы: бу җыелыш хакында белдерү эленмәгән иде һәм аның көн тәртибе дә билгесез иде. Кызык, нәрсә булмакчы соң?