Эш бетәр алдыннан гына, мин цехтан узып барган Басыйрны күрдем.
– Карале, Басыйр, – дип, туктаттым мин аны. – Бүген нинди җыелыш бездә?
– Нигә, әйтмәделәрмени? – диде ул, миңа борылмыйча гына. – Ачык партия җыелышы.
– Анысын беләм. Ә нәрсә каралмакчы, нигә кешеләрне атап чакыралар?
– Белмим, парин, белмим, – диде Басыйр һәм, каядыр ашыккандай, тизрәк китеп тә барды.
Басыйр белән безнең бу араларда юньләп очрашкан да, сөйләшеп йөргән-утырган да юк. Бик эшле кешедәй ул соңгы көннәрдә ничектер артык җитдиләнеп, эреләнеп китте әле. Еш кына менә шулай, кешеләргә карамыйча, үрә каткан килеш туп-туры гына үтә дә китә. Мин кайткан чакларда көн дә диярлек Хафаза янына килмичә калмый иде, хәзер аны да нишләптер «күрми» башлады. Бу кешегә бервакытта да ышанып бетмәсәм дә, аның болай «үзгәрүе»нә мин әллә ни игътибар итмәдем. Карьера яратучы кешеләр, гадәттә, шулай йә бик ялагайланып, йә артык эреләнеп китүчән булалар. Һәм менә бүген дә аның, миннән качкандай, юньләп сөйләшмичә тизрәк китеп баруы әзрәк ачуымны китерсә дә, күңелемдә бернинди шик яки борчылу тудырмады.
Гөнаһ шомлыгына каршы, бүген цех начальнигы Васильев та авырып эшкә чыкмаган иде. Шуңа күрә сменадан соң миңа, цехтагы вак-төяк эшләрне бетереп, җыелышка соңгарак калып керергә туры килде.
Җыелышлар бездә икенче каттагы зур контора бүлмәсендә үткәрелә. Өстәлләрне бер почмакка күчереп куялар да, эскәмия- урындыклар тезеп, халыкны шунда утырталар. Кысан җир, ләкин хәзергә башка урын юк.
Мин килгәндә, җыелыш башланмаган иде әле. Халык бүген аеруча күп (кул куйдыргач, берәү дә китмәгән), бер-берсенә ябышып дигәндәй, озын эскәмияләргә тезелгәннәр. Элегрәк вакытларда Хафаза минем өчен үзе янында урын алып кала торган иде, бу юлы инде мин, билгеле, аңардан моны көтмәдем дә. Бүген ул үзе дә алгы эскәмияләрнең берсенә, кызлар арасына кереп, кемнәндер поскан шикелле, кысылып кына утырган иде. Шулай итеп, без бу җыелышта беренче тапкыр диярлек бер-беребездән ят кешеләрдәй аерылган идек… Кая утырыйм икән дип каранып торган чагымда, ниһаять, Әмин әкә мине үз янына дәшеп алды.
Каршыда, управляющий кабинетына керә торган ишек төбендә генә, кызыл япкан кечерәк өстәл. Өстәл артында ике кеше – партоешма секретаре Перов белән мехбаза управляющие Решевский утыралар. Өстәлнең уң як башына, тезләре өстенә иске кара портфелен куеп, олы гына яшьтәге бер кеше урнашкан. Безгә таныш түгел. Ләкин җыелыш башлангач та белдек: ул райкомнан доклад сөйләр өчен килгән кеше булып чыкты. Фамилиясе әллә Беляев, әллә Белов иде – хәзер ачык кына хәтерли алмыйм инде.
Тагын бер нәрсә минем игътибарымны җәлеп итте. Өстәлдән аз гына читтәрәк, ялгыз урындыкта, аягын аяк өстенә салып һәм залга карап, Басыйр утыра. Ул шундый итеп утырган – аны президиумда дип тә уйларга була (чөнки йөзе белән безгә караган), шул ук вакытта өстәлдән бераз читтәрәк тә – теләсәң ничек аңла!.. Аның болай утыруы миңа шактый сәер тоелды.
Минем кереп утырганны гына көткән шикелле, партоешма секретаре Перов шунда ук, торып, җыелышны ачык дип тә белдерде. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә – колхозларның бүгенге хәле турында доклад, диде һәм шул докладны сөйләр өчен райкомнан килгән әлеге кешегә сүз бирде. Докладчы урыныннан торды, портфеленнән бергә теркәгән кәгазьләр чыгарды һәм, шуларга караштырып, ашыкмый гына сөйләргә тотынды. Хәзер дә онытасым юк – аның доклады «Колхозларда икенче большевистик яз» дип аталган иде… Хәер, хикмәт исемдә түгел, мәсьәләнең үзендә. Ә мәсьәлә бик кызыклы, бөтен кешене диярлек кызыксындыра, мине исә аеруча… Дөрес, биредә, ни өчен әле шәһәрләрдәге бер кечкенә производство коллективына килеп, колхозлар турында сөйләргә кирәк булды дигән сорау туарга мөмкин. Ләкин бу да бик аңлашыла: ул елларда авылдагы хәлләр белән шәһәр дә бик нык кызыксына торган иде. Шәһәр җирендә авылдан чыккан кешеләр бик күбәйде, аларның күбесе үзенең авылы белән өзелеп тә бетмәгән (безнең шушы мехбазада да андыйлар шактый), шулай булгач, партия оешмаларының шәһәр кешеләренә авыл хәлләре турында сөйләүләре бик табигый иде.
Мин докладчыны бик игътибар белән тыңларга җыендым… Ниндидер бер киеренкелек тууын сиздем үземдә. Нәрсә ишетермен дигән көтү иде шикелле бу.
Докладчы башта бөтен ил күләмендә барган каты сыйнфый көрәштән соң колхоз төзелешенең тәмам җиңүе, крестьяннарның иң зур күпчелеге үз язмышларын инде ныклап колхоз белән бәйләүләре турында сөйләде. Авылда социализмның нигезе салынды, диде ул. Шуннан соң колхозларның бүгенге хәленә күчте. Колхозлар икенче большевистик язны каршылыйлар, диде һәм бу язның алар өчен гаять әһәмиятле булуын сөйләп китте. Менә шунда инде докладчының сүзе, ничек дим, җылы яздан салкын көзгә авыша башлады. Шактый җәелеп, ул авылларда кискен сыйнфый көрәшнең һаман да әле дәвам итүе, төрле ярыкларга кереп поскан кулак калдыкларының һәм кулак иярченнәренең колхозларга каршы тыпырчынып, көрәшеп маташулары, халык арасында һәртөрле коткы таратулары, кайбер җирләрдә хәтта колхоз активларына кул күтәрүләре, кыскасы, сыйнфый дошманның барлык чаралар белән колхозларны ничек тә какшатырга, язгы чәчүне өзәргә, илне икмәксез калдырырга тырышулары турында сөйләде. Бу шомлы, куркыныч хәлләрнең мисалларын да китерде: фәлән районда кулак калдыклары колхоз амбарларын яндырганнар, фәлән авылда колхоз атларын агулап үтергәннәр, фәлән колхоз председателенең тәрәзәсенә төнлә белән таш тондырганнар… Болардан нәтиҗә: сыйнфый уяулыкны һәр җирдә көчәйтергә, кулак агентларын посып яткан җирләреннән казып чыгарырга һәм пролетариат хөкеменә тартырга, һәртөрле дошман коткысын таратучыларны, колхоз төзелешенә яла ягучыларны, гомумән, партиянең бөек эшенә шикләнеп караучы елакларны рәхимсез фаш итәргә һәм большевистик тәнкыйть белән беткәнче көйдерергә кирәк. Тагын бер нәтиҗә: мондый бәндәләрнең, авылларда гына түгел, шәһәрдә дә, кайбер коллективлар эчендә дә булуларын истән чыгармаска.