Выбрать главу

…Җыелыш тып-тып. Кешеләр селкенергә дә курыккандай гаять киеренке бер хәлдә утыралар. Бер-берсенә карамыйлар, дәшмиләр, гипнозга эләккәндәй, бары докладчының авызына карап катканнар. Ирексездән минем дә йөрәгемә салкын йөгерде. Әйтерсең шушы минутта котырып чабып килгән машина сине таптап-изеп китәчәк!.. Моның өчен үзеңне гаепле дип белү дә кирәкми. Гомумән, менә шулай рәхимсез көрәшкә өндәп, янап, куркытып сөйләгәнне ишеткәндә, кеше дигәнең, минемчә, ничектер бер мәлгә ихтыярсыздан каушап, югалып кала, ниндидер билгесез шомлану аның бөтен җанын өшетеп җибәрә. Миндә дә шундыйрак рефлекс булды.

Докладчы сөйләп бетергәч, председатель, өнсез тынып калган җыелышка карап: «Йә иптәшләр, кем сөйләргә тели?» – дип сорады. Әлбәттә, залда утыручылардан берәү дә әле сөйләрлек хәлдә түгел иде. Ләкин председательнең әйтүе булды, шунда ук Басыйр торып та басты. Шик юк, бу аның алдан ук сөйләргә әзерләнеп куйган булуын күрсәтә иде. (Бик хәтәр нәрсә әйтергә җыенган кешенекедәй, йөзе дә агарган, кашлары да тартылган, ә сул кулы әзрәк калтырый да кебек…) Гадәттәгедән дә үрә катыбрак сөйли башлады ул, һәм, әйтергә кирәк, сөйли белә иде, шактый матур көр тавышы тыңлаучыны ихтыярсыздан үзенә тарта иде.

Ул колхозларның хәле, нәрсәгә мохтаҗ булулары, аларга нинди ярдәм итү кирәклеге турында бер сүз дә әйтеп тормады. Туп-туры сыйнфый көрәштән башлады. Уяу булырга чакырды. Докладчы иптәш бик дөрес әйтте, кулак үзе яки аның агентлары безнең арада да бар әле алар, диде. Шуның мисалы итеп, күптән түгел менә мехбазада Гыйльметдин исемле кулакның табылуын һәм кулга алынуын искә төшерде. Ләкин Гыйльметдин белән генә эш бетте дип тынычлану дөрес булмас, аның койрыклары бездә тагын булырга тиеш әле, диде. Шуларның берсе, диде һәм, эффект өченме, әллә бер генә секундка кыюлыгы бетепме, аз гына тукталып калды, аннары кычкыра биреп, минем исем-фамилияне әйтеп салды. Мин бер генә мизгелгә сискәнеп киттем, ләкин шунда ук бөтен дөньямны онытып, беркемне, бернәрсәне күрмәс булып, бары Басыйрның авызына карадым да калдым. Ә чалышрак авыз бер ачыла, бер ябыла, ашыга-ашыга минем өчен искиткеч ят, сәер һәм куркыныч сүзләрне чәчә дә чәчә: имеш, мин колхозга каршы, имеш, мин кулаклар җырын җырлыйм, имеш, мин партиянең авылда үткәргән политикасы белән риза түгелмен! Кыскасы, мин сарык тиресе ябынган бүре икәнмен ләбаса! Менә аның дәлилләре дә: «Ул, – диде әлеге минем күз алдымда өзлексез ачыла да ябыла торган чалыш авыз, – күптән түгел туган авылына кайтып килде. Ул анда крестьяннарны колхоздан чыгарга котырткан (?!). Ул колхоз председателенә барып, нигә сез агайларны колхозга көчләп кертәсез, дип тавыш чыгарган (?!). Ә монда кайткач, крестьяннар колхозга үзләре теләп кермиләр, барысы да колхоздан качарга гына торалар дип сөйләп йөргән (?!). (Шушы урында минем «Ялган!» дип бик каты кычкырасым килде, ләкин – ни гаҗәп! – кычкыру түгел, селкенә дә алмадым.) Менә кем булып чыкты ул рабочий битлеге кигән Юлдашев иптәш!.. Йә, без андый контр сүзләр таратучы кулак агентын үзебезнең арада тота алабызмы?! Юк, иптәшләр, андый кешегә безнең арада урын булмаска тиеш!»

Иң элек бик табигый рәвештә минем күңелгә шундый уй килде: «Хәйрүш абзый язып җибәргән!.. Әйе, әйе, бу бары тик аның эше!» Ләкин шуның артыннан ук икенче уй да килде: «Ә ул, Хәйрүш, минем, монда кайткач, ниләр сөйләп йөрүемне кайдан белә?.. Бусы тагын кемнеке? Басыйрның үз уйдырмасы гынамы?» Һәм менә шул чакта минем башыма әйтерсең яшен китереп сукты: «Хафаза!.. Хафаза!.. Йа Хода-а!» Мин берьюлы коелып төштем, ничектер бөрешеп, кечерәеп калдым, хәтта эчемнән генә – янымда утыручылар ишеткәннәрдерме, юктырмы – ыңгырашып та куйдым… Бу, бу… әллә нәрсә бу, сүз юк, сүз таба алмыйм, акылга сыймый, ышанасым килми, дөрес булса да, һич кенә бер ышанасы килми… Коточкыч!!