Ләкин хәзер үк, шушы минутта ук нидер эшләргә кирәк иде. Мин, берни уйлап тормыйча ашыгып, кулымны күтәрдем. Перов күреп алды да:
– Сезгә нәрсә? – диде.
Мин тордым. Минем уйлап куйган сүзем юк иде, минем бары бу коточкыч ялганны туктатасым килә иде. Җыелышка мөрәҗәгать итмичә, туп-туры Перовның үзенә әйтергә ашыктым:
– Монда ниндидер бик зур ялгышлык бар, болай ярамый, мин әйтергә тиешмен…
Ләкин Перов миңа әйтеп бетерергә ирек бирмәде, салкын-коры гына:
– Сез үз сүзегезне соңыннан әйтерсез, – диде.
– Ни өчен соңыннан?.. Мин хәзер әйтергә телим…
– Сез инде, пожалуйста, тәртип бозмагыз… Вакыты җиткәч, без үзебез сезгә сүз бирербез.
– Ләкин бит…
– Бернинди «ләкиннәр» юк, – диде Перов, сабырсызланып. – Тыныч кына утырыгыз!
Җыелыштан «сөйләсен!» дип бер генә тавыш бирүче дә бул- мады. Җыелыш өнсез иде… Мин утырдым. Дөресрәге, мине баштан ук гаепләнүче сыйфатында утыртып куйдылар. Кагыйдәсе шундый – мин түзә алган кадәр тыңлап кына утырырга тиешмен.
Басыйрдан соң сөйләүчеләр күп булмады – әллә өчәү, әллә дүртәү иде шунда. Араларында мине юньләп белмәгән, минем белән аралашмаган кешеләр дә бар иде. Мәсәлән, Шәрипов дигән берәү чыгып, бик тотлыгып, әйтерсең оятыннан, бик кызарып сөйләде. Ә бит бу чи тиреләр складында эшләүче, озын кара керфекле матур егетнең минем белән, исәнләшеп узудан башка, туктап ике авыз сүз дә сөйләшкәне юк!..
Алардан соң безнең управляющий Решевский урыныннан торды. Аның сөйләргә җыенуы залда берьюлы зур кызыксыну уятты булса кирәк, кешеләр ничектер аеруча тынып калдылар. Мин инде бөтен барлыгым белән аңа төбәлдем. Шунда ук күңелдә җылы өмет тугандай булды: ул бит минем иң югары начальнигым, ул мине белә, эшемне дә белә, ә үзе акыллы, төпле, җаваплы кеше – әлбәттә, ул мине болай ансат кына, сәбәпсез-нисез хур итеп ташларга юл куймас, куярга тиеш түгел!.. Һәм менә ул, постау кепкасын кулына тотып, мамык шарфын ике иңеннән генә салындырып, өстәл янына туры гына басты да, залга зур салкын күзләре белән беравык тыныч кына карап торганнан соң, ашыкмыйча, тигез тавыш белән сөйләп китте… Ләкин ни ишеттем мин, ни ишеттем?! Уйлап кына карагыз: мәсьәләнең үтә җитдилеге, кеше язмышы хәл ителүе турында бер сүз әйтмәстән, ул… минем надан, рухи җитлекмәгән, бик кечкенә бер кеше булуымны исбат итәргә тотынды. Моның өчен нәрсәне файдаланды диегез? Иблис тә уйлап таба алмас – минем көндәлек дәфтәр тотуымны! Димәк, Хафаза шуны да җиткергән булып чыкты!.. Их, егетләр! Һәм менә гомерендә күрмәгән шул дәфтәр белән Решевский мине тетеп кенә тетә… Янәсе, көндәлек дәфтәр тотар өчен бик зур кеше, бик зур акыл иясе булырга кирәк. Мәсәлән, Лев Толстой кебек. Әнә ул гомере буена көндәлек язып барган, чөнки ул бөек художник, бөек философ – аның язар сүзе, язар фикерләре булган. Ә бу кем? Кичәге рабфак студенты, күкәйдән яңа гына чыккан бер чебеш! Нәрсә генә яза ала ул? Күп булса, үзенең буталчык, пешмәгән, хата уйларын, өч тиен дә тормас вак зарларын, яшь кызларны гына алдарлык (ай-һай-һай!) сай, түбән хисләрен язып маташкан. Янәсе, күрегез, мин нинди кеше! Менә шул дәфтәр инде безгә аның черек җанын ачып та бирә. Эшчеләр казанында кайнап ныгыйсы, пролетариат тәрбиясе аласы урында бу егет, элекке елак гимназистлар шикелле, үзенең караңгы эчендә казынучы, үзен әллә кемгә санаучы, асылда исә, бернигә яраксыз, берни күрми-аңламый торган сукыр эгоист булып кала биргән… Һәм шуның нәтиҗәсендә әнә нинди политический хата юлга да кереп баткан ул!
Решевскийның бу чыгышы мине шаккатырды дисәм генә аз булыр. Ул мине өнсез итте, һични аңлый алмаслык бер хәлгә китерде. Гүя сүз минем хакта да бармый!.. Чынлап та, әллә икенче бер кеше белән бутыймы ул мине?.. Әле кайчан гына, мин авылдан кайткач кына бит, Решевский үзе, үз авызы белән миңа: «Васильев авыру кеше, цехны алып бара алмас, ахрысы, аның урынына, иптәш Юлдашев, сезне калдырырга туры килер, сез сәләтле егет, эшне тиз белеп алдыгыз, сезгә ышанып була», – дип әйткән иде. Ә хәзер кем булып чыктым инде мин? Бернигә яраксыз, булдыксыз, ышанычсыз, череп таралган сукыр эгоист! Гаҗәп! Гаҗәп!.. Кичә генә яхшы идем әле мин, бүген исә әнә нинди әшәке кешегә әйләнгәнмен! Ә дәлиле, ә нигезе кайда?.. Ул бит минем шул дәфтәрне төшендә дә күргәне юк. Берәүнең әләгенә таянып кына кешегә шундый коточкыч гаеп тагу – бу бит әллә нәрсә, бу бит абсурд!.. Юк, сыймый болар берсе дә минем акылга, сыймый, егетләр, теләсәгез нишләтегез!!