Выбрать главу

Дәфтәр турында да сүз чыккач, Хафазаның миңа кылган хыянәте аеруча әшәке-җирәнгеч булып тоелды. Дөрес, мин әле бу хыянәтне аңлый да алмыйм, ул хакта уйлый да алмыйм, тик бер нәрсәне бөтен җаным белән тоям: шушы минуттан ул кызый минем өчен үлде, бетте, юкка чыкты… Һәм, тиле кешедәй, бер нәрсәгә сөенәм: ярый әле, бүген безнең урыннарыбыз бергә туры килмәде – нишләр идем мин югыйсә?!

Шулай ук мин тирә-юнемдәге кешеләрне дә күрми дә, сизми дә идем. Алар миңа карыйлармы, карасалар – ничегрәк итеп, белмим, аңарда кайгым юк. Күзләрем минем каршыдагы өстәлдә генә, шул өстәл янына чыгып басучыларның авызларында гына… Вакыт-вакыт мин башымны түбән иеп тә тыңлыйм, ләкин кемнән дә булса оялудан түгел, ә гел бер хәлдә утырып арудан гына… Соңыннан миңа: «Син тыныч идең, тик, кәгазьдәй, бик агарындың», – дип әйтүчеләр дә булды. Белмим тагы, тик бер генә нәрсәне беләм: миңа энә белән чәнечсәләр дә берни тоймас идем шикелле… Нервлар әйтерсең тимерчыбыкка әйләнделәр.

Решевскийның шаккатыргыч чыгышы минем мәсьәләгә соңгы ноктаны куярга тиеш иде, ахрысы. Чөнки ул сөйләп бетергәч, председательлек итүче Перов, гүя шуны аңлатырга теләгәндәй, бары: «Бүтән сөйләүчеләр юктыр инде», – дип кенә әйтте дә миңа күтәрелеп карады. Хәер, кыстаса да сөйләргә теләүче табылмас иде. Кайдан табылсын андый кеше?.. Кешеләр минем үзем шикелле үк тәмам аптырап, югалып, ничектер төсләре качып, шомланып калганнар иде.

Ләкин шулай да берәү урыннан күтәрелде. Бу – Вафа Янбулатов иде. Ул сүз сорады һәм өстәл янына чыгып тормыйча, баскан җиреннән ашыкмыйча, тыныч кына сөйли башлады. Минем эчкә аз гына җылы кергәндәй булды. Нидер әйтер, читләтеп кенә булса да, минем файдага нидер әйтергә тиеш дип көттем мин. Ә ул, мондагы сүзләрне бөтенләй ишетмәгән бер кешедәй, тотты да безнең коллективның язгы чәчү өстендә колхозларга нинди ярдәм күрсәтә алуы турында сөйләп китте. Һәм бик эшлекле итеп, конкрет тәкъдимнәр кертеп сөйләде… Аның бу чыгышы миңа гына түгел, күпләргә шактый сәер булып тоелгандыр дип уйлыйм, чөнки ул кешеләрнең игътибарын мине талкудан әзрәк башка якка борып җибәргәндәй итте. (Асылда, бу докладның төп темасына кагылган бердәнбер чыгыш иде.) Җыелышның һавасы да ничектер җиңеләя төшкән кебек булды.

Менә Вафа сөйләп бетте шикелле – артына борылып, урындыгына карап алды… Шулай ук бер нәрсә дә әйтмәс микәнни?.. Юк, нидер әйтергә җыена шикелле… Аз гына тынып торды да, башын күтәреп, тыныч кына:

– Да, тагын шуны әйтмәкче идем, – диде. – Биредә иптәш Юлдашев хакында күп сүз булды. Ләкин мине шактый гаҗәпләндерде бу сүзләр… Мин дә бит Юлдашевны беләм, без кайчандыр бер бүлмәдә дә торган идек. Тик әйтергә тиешмен, Юлдашевның андый начар якларын мин беркайчан да сизмәдем, шулай ук аңардан нинди дә булса ялгыш, зарарлы фикерләр дә ишетмәдем.

– Димәк, сездә уяулык җитмәгән, – дип кыстырды шул чакта Басыйр, әче генә көлемсерәп.

Вафаның моңа да бик исе китмәде, һаман шул тынычлыгын саклап:

– Уяулык, әлбәттә, кирәк нәрсә ул, – диде, – ләкин кешене болай гаепләр өчен дә бит бик җитди фактлар кирәк, менә мин шуларны күрмим.

Шулай диде дә ул ашыкмыйча гына урынына утырды. Җыелыш гаҗәеп тын иде. Тагын кем нәрсә әйтер дип, бик җигелеп көтеп тору сизелә иде. Әмма ләкин кузгалучы, авызын ачучы булмады.

Ахрысы, минем үземә чират җиткәндер – Перов бая ук инде миңа карап куйган иде. Нәрсә дип әйтергә, ничек итеп? Күңелдән мең төрле уй, мең төрле сүз өермәсе бөтерелеп узды, ә шулардан сайлап алган бер нәрсәм дә юк диярлек. Тик акылым миңа әйтә: «Тыныч бул, тыныч бул!» – ди. Әйе, һичшиксез, тыныч булырга, каушамаска кирәк. Җылак-җебегәнне бер вакытта да аямыйлар. Мин бит биредә өелгән гаепләрнең берсе белән дә килешмәскә тиеш – барысын да катгый рәвештә кире кагарга, себереп түгәргә!! Бу – минем иң көчле теләгем, йөземне аклый алырлык бердәнбер теләгем!.. Тик нервлар гына бирешмәсен иде…

Ниһаять, председатель:

– Инде иптәш Юлдашевның үзен тыңлап карыйк, – диде. Бу миңа ошамады, алдан ук миңа ышанмау белдергән шикеллерәк булып тоелды.

Мин тордым, өстәл янына узмыйча, бары эскәмиядән чак кына читкәрәк чыгып бастым. Башымны иеп, аз гына тынып тордым. Бөтен кешенең күзе миндә генә, бөтен кеше гаять киеренке бер игътибар белән миннән сүз чыкканын көтә… Бу хәл мине тагы да богаулый төште, ләкин каушатмады, кешеләрнең миңа ят-дошман итеп карамауларын ничектер йөрәгем белән сизәм кебек. Башымны күтәреп карагач, бик табигый рәвештә, иң башлап шуны әйттем: «Монда ишеткәннәрем минем өчен шулкадәр көтелмәгән бер нәрсә булды ки, менә хәзер генә мин ни дип әйтергә дә белмим, иптәшләр!..» Аннары өстәл янында утыручыларга карап: «Мин бик гаҗәпләнәм, – дидем, – сезнең минем белән алдан сөйләшмичә, сорашмыйча, миңа шундый зур гаеп тагып җыелыш алдында чыгуыгызга… Мин моны просто аңламыйм!..»