Выбрать главу

Болай диюем председательгә бер дә ошамады булса кирәк, ул шунда ук миңа каршы төште:

– Сез, Юлдашев, бүтәннәрне гаепләргә ашыкмагыз… Иң элек үз гаебегез турында әйтегез.

– Нинди гаеп?

– Ник, ишетмәдегезмени?

– Ишеттем, – дидем мин һәм кинәт туган бер катгыйлык белән, хәтта кыза да төшеп туп-туры әйттем: – Минем бернинди дә гаебем юк, монда сөйләгәннәрнең барысы да чеп-чи ялган, берсе белән дә мин килешмим!..

Моның тәэсире булды, ахрысы, кешеләр ничектер кузгалышып куйдылар, ләкин Перов тизрәк шуны сүндерергә теләгәндәй:

– Сез әле авылга да кайтып килмәдем диярсез тагын?! – диде ясалма гаҗәпсенү белән.

– Юк, алай дияргә җыенмыйм, – дидем мин. – Ләкин авылга кайткач, минем ни эшләвемне, кемнәр белән нәрсә сөйләшүемне сез белмисез бит?!

– Ә бәлки, беләбездер, – дип куйды Басыйр, каядыр читкә карап кына.

Мин аның йөзенә нәфрәт белән кадалдым:

– Беләсез? Ләкин кайдан, кемнән ишетеп?.. Минем үземнән сезнең бер авыз сүз дә ишеткәнегез юк.

Перов, чыраен сытып, алга табарак иелде.

– Сез нәрсә, – диде ул, әкрен-усал итеп, – монда обструкция ясамакчы буласызмы? Барып чыкмас бит ул!.. Мондый юл белән акланырга тырышу берни дә бирмәс сезгә, Юлдашев! Үз гаебегезне честный рәвештә өстегезгә алсагыз яхшырак булмасмы?

Әйе, мин үземнең хәтәр юлга кереп баруымны, ниһаять, сизеп алдым. Бу рәвешчә үчләнеп каршы тору, әлбәттә, берни дә бирмәячәк. Әмма нинди дөрес юл бар?.. Алар миннән: «Мин гаепле, кичерегез!» – дигән сүзне көтәләр, көтмичә хәлләре юк, чөнки миңа гаепне тагып өлгерделәр инде. Ә мин моны әйтә алмыйм, әйтмәячәкмен!.. Инде бөтенесен: авылга кайтуымны, анда ниләр күрүемне, ә монда кайткач, кемгә нәрсә сөйләвемне сөйли башласам, бердән, бик озынга китәчәк, икенчедән, һичшиксез, Хафазаны телгә алырга туры киләчәк. Ләкин менә хәзер, шушы җыелыш алдында мин моны булдыра аламмы соң?! Хафаза – миңа артык якын кеше, барысы да диярлек моны бик яхшы беләләр, әгәр шуннан мин аның бу эштәге әшәке ролен ачсам, халык гаҗәп-хәйран калачак. Хәтта ышанмаулары да мөмкин. Яраткан кешеңә яла ягу, яраткан кешеңне батыру – бу бит тиз генә акылга сыя торган нәрсә түгел… Аннары Хафаза үзе генә гаеплеме соң бу эштә? Мине батырыр өчен «кирәк» булган сүзләрне аңардан ничек алганнар?.. Мин бит әле бернәрсә дә белмим, белмим… Бәлки, аның сүзләрен монда бөтенләй үзгәртеп сөйли торганнардыр?.. Ни өчен Хафаза үзе торып бер сүз дә әйтмәде – миңа ташланган гаепләрне ник расламады яки кире какмады?.. Ничек кенә аңларга соң боларның барысын да?.. Искиткеч авыр хәл!

Һәм шушы гаять киеренке минутта минем башыма кинәт кенә бер фикер килде: барысыннан элек, безгә Хафаза белән очрашып сөйләшергә, аңлашырга кирәк. Мин моны шул ук Перов, шул ук Решевскийлар алдында эшләргә дә әзер – әйдә, алар да чын хакыйкатьне ачуда катнашсыннар… Бу фикерне мин үземчә бик хаклы дип таптым. Һәм шуны тизрәк әйтергә дә ашыктым:

– Сүз биредә минем язмышым турында бара, иптәшләр! Мәсьәлә бик җитди, үтә җитди… Әгәр минем берәр гаебем булса, мин аны яшереп тормас идем. Ләкин юк ул, юк… Һәм мин үземнең гаепсез булуымны сезгә исбат итәрмен, тик сездән бүген үк ашыгыч нәтиҗә ясамавыгызны, минем мәсьәләне яңадан партоешмада каравыгызны һәм шунда мине яхшылап тыңлавыгызны сорыйм. Тик миңа вакыт кына бирегез, мин барысын да сезгә ачыктан-ачык сөйләрмен. Шулай ук минем, авылдан кайткач, нәрсә сөйләвемне ишеткән кешене дә чакырырсыз. Сез… аны беләсез… Кыскасы, миңа вакыт һәм мөмкинлек бирегез, мин сездән шуны үтенәм.

Шулай дидем дә урыныма утырдым. Минем соңгы сүз Перовны һәм бигрәк тә Басыйрны бер мәлгә аптырауга төшерде шикелле, алар иреннәрен кысып, аз гына вакыт тып-тын булып калдылар. Басыйр, хәтта куркынгандай кылый күзләрен елтыратып, Перовка җәһәт кенә карап та алды. Ләкин Перов бик тиз исенә килде, тынычлыгын югалтмыйча, өстәлгә таянып кына урыныннан торды һәм, көлемсерәп кенә:

– Мин сезнең үтенечне аңлап җиткермим, иптәш Юлдашев, – диде. – Ни өчен без бирегә җыелдык, сөйләшер өчен түгелмени? Безнең бит коллективтан яшерен эшебез юк… Менә иптәшләр җыелыш алдында үз сүзләрен әйттеләр, ә ник сез әйтергә теләмисез?

– Бүген мин әзер түгел, кичерегез! – дидем мин, башка сүз таба алмыйча.

– Аңлашыла! – дип куйды Перов, бик мәгънәле итеп кенә.

Җыелыш әүвәлгечә тып-тын утыра. Кемнәр ни уйлый торгандыр – мин аны белә алмыйм, әмма әйткән сүзләремнән канәгать булмауларын ничектер сизәм шикелле… Чыгышым минем, әлбәттә, «уңышсыз» булды. Һәм председательлек итүче Перов үзенең йомгаклау сүзендә моны бик «оста» күрсәтеп тә бирде: