– Без хәзер генә иптәш Юлдашевның сүзен тыңладык, – ди- де ул, гадәтенчә ашыкмыйча гына башлап, әмма отыры кыза барып. – Үзен аклап нәрсә әйтә алды ул, нинди дәлилләр китерде?.. Юк, кызганычка каршы, юк бит, бөтен әйтергә тырышканы: аңа тимәгез, ул гаепсез, аны менә монда – коллектив алдында түгел, ә бүтән бер җирдә, кешеләрдән яшеренеп кенә тыңлап карагыз!.. Нәрсә бу, ә? Мин сездән сорыйм… Җаваплылыктан качарга, эз яздырырга азаплану гына түгелме соң бу?..
– Юк, түгел! – дидем мин, шактый кычкырып.
– Ә сез, Юлдашев, тыныч кына утырыгыз, без сезне тыңладык инде. Ләкин белегез, сез ташлаган кармакка без барыбер капмабыз!.. Менә шулай. – Аннары җыелышка карап, йә, ничек бәяләргә тиеш без, иптәшләр, Юлдашевның мондагы чыгышын һәм кыланышын?.. Дөресен генә әйткәндә, без аңардан иң кирәген ишеттек шикелле: ул барыбызны да чеп-чи ялган сөйләүдә гаепләде… Уйлап кына карагыз, иптәшләр, монда утыручылар, шул исәптән хәтта безнең управляющий Решевский да – ялган сөйләүчеләр, тик аныкы гына дөрес, ул гына хаклы… Бу бит демагогия, иптәшләр, кычкырып торган демагогия! Шулай гына бәяләргә мөмкин аның бу чыгышын… (Ә сезнең монда бөтен сөйләгәннәрегез демагогия түгелмени? – дип янә кычкырасым килде, ләкин тыелдым, тыелырга тиеш идем.) Димәк, иптәш Юлдашев биредә аңа карата әйтелгән ачык, таза тәнкыйтьне кабул итми, үзенең бер генә, кабатлап әйтәм, бер генә хатасын да танырга теләми. Димәк, ул әле һаман да үзенең нинди ялгыш юлга кереп киткәнен, нинди оппортунизм сазлыгына кереп батканын аңламый. Яки аңларга теләми… Менә шундый гына нәтиҗә ясарга туры килә, иптәшләр!
Мин шаккатып тыңлыйм. Ихтыярсыздан, чынлап та, шулай микәнни, дип хәйран калып уйлыйм. Ничек итеп үз хәлеңне дөрес аңларга соң?.. Алар әйткән сазлыкка мин кайчан, ничек кереп батканмын?.. Гаҗәп бит бу!.. Син үзең шуны белмә, бүтәннәр белсен, имеш! Җитмәсә әле, син үк акланырга да тиешсең! Ай-яй, кая таба китте эшләр!..
Ә председатель шул арада сүзен болай дип дәвам иттерде:
– Монда чыгып сөйләүчеләр дөрес әйттеләр: кулак идеологиясен таратучыны без үз арабызда калдыра алмыйбыз, иптәшләр! Бигрәк тә үз хатасын танырга теләмәгән кешегә карата без либераллык күрсәтергә тиеш түгелбез… Рәхимсез сыйнфый көрәш бездән шуны таләп итә. (Бу урында ул Гыйльметдин кулак вакыйгасын да телгә алды, Вафаның фактлар юк дигән сүзен дә оста гына кире какты. Аныңча, уяулык дигән нәрсә коры фактлар җыюда гына түгел, ә шуның иң кечкенәсеннән дә политик нәтиҗә ясый белүдә күренергә тиеш.) Шуңа күрә мин үзем, – дип сүзен бетерде ул, – иптәш Юлдашевны эшеннән азат итәргә кирәк дигән тәкъдим белән тулысынча килешәм. Администрация дә җыелышның бу теләген кабул итәр дип ышанам. Башка тәкъдимнәр юкмы, иптәшләр? Алайса, иптәш Юлдашевның эшеннән азат ителүен администрациядән сорарга дигән тәкъдимне тавышка куям… Кем дә кем…
Һәм ул иң элек үзе башлап кулын күтәрде. Аңа ияреп, өстәл тирәсендә утыручылар, залдагы кешеләргә бик төбәлеп, сынап караган килеш кулларын күтәрделәр. Мин залга, хәтта күршемдә утыручыларга да карый алмадым. Ләкин нәкъ шул чакта, кисәк кенә җил исеп киткәндәй, кешеләрнең ничектер хәрәкәткә килеп, үзара пышылдашып алуларын сизеп калдым. Ни булды дип күтәрелеп карасам, ишектән ашыгып, бәрелә-сугыла Хафаза чыгып бара!.. «Түзмәде, мескенкәй!» – диде артымда утырган кемдер берәү… Мин әйтерсең таш сынга әверелдем – шулкадәр хәйран итте бу хәл мине!.. Бары тик Перовның: «Каршылар юк!» – дигән сүзен ишеткәч кенә айнып киттем.
…Җыелыш бетте, кешеләр авыр гына урыннарыннан кузгалдылар. Кысылып, бер-берсенә ышкылып, ашыкмыйча гына ишеккә таба агыла башладылар… Шул чакта кемдер, Әмин әкә булса кирәк, сак кына минем терсәктән кыскандай итте. Ләкин бу минутта миңа беркемнең дә кызгану ишарәсе кирәкми иде. Мин халык арасыннан тизрәк ычкынып, урамга чыгу, күздән югалуны гына тели идем. Ахрысы, якын иптәшләр үзләре дә моны сизгәннәрдер – миңа иярүче, озата баручы булмады.
XVI
Шулай итеп, Бәкер дус, мин – бүген генә әле берни сизмичә цехта рәхәтләнеп эшләп йөргән, барлык иптәшләр өчен дип әйтерлек үз, якын булган кеше – шушы язгы җылымса-җепшек бер кичтә эштән, эштән генә түгел, тормыштан сөрелдем. Сөйгән кызыма, якын дусларыма, бөтен коллективка (ә бәлки, бөтен җәмгыятькә) чит-ят кеше булып – очраганда хәтта кул бирергә дә ярамый торган хәтәр бер кешегә әверелеп калдым. Махау (проказа) авыруы йоктырган кеше мин хәзер! Хет үкереп ела, хет тилереп көл!
Ул кичтәге хәлемне мин ничек дип аңлатырга да белмим. Авырмы миңа?.. Белмим. Җиңел түгеллеген беләм, әмма авыр икәнлеген ничектер тоймыйм, тоя алмыйм. Уйлыйммы мин? Белмим. Миемнең бер генә күзәнәге дә эшләмичә тормаганын беләм, әмма конкрет нәрсә уйлавымны аңламыйм, аңлый алмыйм.