Тик бер нәрсәне беләм икән (аны да яткач кына сиздем): башым үземнеке түгел кебек, ул кабак хәтле булып зурайган, эче буш һәм берөзлексез әкрен генә шаулап тора… Тагын шул, йоклаганда да мин җыелышта ишеткән-күргәннәрдән котыла алмадым – әлеге Басыйр, Решевский, Перовларның чырайлары күз алдымда гел селкенеп, тавышлары колагымнан китмичә азаплады.
Икенче көнне йокыдан торгач, әйбәтләп боздай салкын су белән юынгач һәм берни ашамыйча диярлек кайнар куе чәй эчкәч, мин иске хәлемә кайткандай булдым. Һәрхәлдә, миңа күпмедер дәрәҗәдә сәламәт зиһенем кайтты. Билгеле, мин эшкә барып тормадым (куылган җиргә ни өчен барыйм?), кирәк булсам, үзләре чакырып алырлар, дидем… Васильев та чыкмаган булса, цехның бөтенләй күз-колаксыз калуы мөмкин, хәер, анысы хәзер минем эш түгел инде… Шуңа күрә тар бүлмәмнән беркая чыкмыйча иркенләп, үземчә тыныч кына уйларга тотындым. Вакыт – чиксез, беркемнең – адәм заты гына түгел, бер этнең дә киләсе юк, гарык булганчы уйла да уйла!.. Һәм мин утырып та, ятып та, ишекле-түрле йөреп тә «рәхәтләнеп» уйладым.
Билгеле инде, иң элек табигый рәвештә минем уйларым, экранга төшкән нур көлтәседәй, Хафазага төбәлде. Кечерәк буен да, тулы-тыгыз гәүдәсен дә, кара җимештәй зур күзләрен дә күрәм мин, ләкин боларның берсе дә хәзер минем сыңар төгемне дә кыймылдатмый, ичмасам! Агачка караган шикелле карыйм мин аңа һәм, бөтен акылымны җигеп, тик бер нәрсәне аңларга тырышам: кем булып чыкты ул? Ничек итеп аңларга аның бу эшен?.. Әлбәттә, миңа Хафаза турында тыныч кына уйлау җиңел түгел, бер дә җиңел түгел… Ихтыярсыздан бөтен эчемне тирән ачу-нәфрәт ялкындай каплап ала башлый. Әмма ләкин, вакыт-вакыт әнә шулай ярсып китүемә карамастан, мин аны ничек тә дөрес, гадел аңларга тырышам. Бигрәк тә кичә аның җыелыштан кинәт кубып, бәрелә-сугыла чыгып китүе мине бик нык уйга калдырды. Ничек аңларга аның бу эшен?.. Ни кылганын аңлап алдымы, намусына көч килдеме, әллә минем өчен куркып киттеме? (Ихтимал, ул болай ук булыр дип һич тә уйламагандыр.) Ләкин ничек кенә юрама, аның бу чыгып качуы ниндидер бик тирән җан газабыннан туган булырга тиеш иде. Шулай сизәм мин моны һәм шуңадыр инде, бәгърем бик катса да, ничектер менә рәхимсез хөкем итә алмыйм үзен… Жәлләү дә түгел бу, гафу итү дә түгел, тик ничек кенә әйтергә?.. Үзе дә бәхетсезлеккә төшкән кешене беркадәр аяу гына.
Баштан ук бер нәрсә миңа ачык иде: бу эштә Хафаза үзе генә гаепле түгел, әлбәттә. Кемнәрдер аны бу хаинлык юлына этәргәннәр, көчләгәннәр, мәҗбүр иткәннәр – һичшиксез, ул шулай! Сез беләсез инде Басыйр дигән бәндәнең соңгы вакытларда миңа тыштан дус булган булып, күбрәк Хафазага елыша баруын. Моның өчен сылтавы да бар иде – янәсе, алар кайчандыр бер мәктәптә укыганнар. Әлбәттә, Хафазага елышуның төбендә бер генә максат – минем хакта аңардан ничек тә күбрәк сүз алу булган дип уйларга кирәк. Хәзер инде эшнең ничегрәк булганын күз алдына китерүе дә читен түгел: авылдан кайткач, минем беренче көнне үк сөйләгән сүзләремне Хафаза, ачыгавыз, аны-моны уйламыйча Басыйрга әйткәләгән булырга тиеш. Ә теге җәсүскә шул гына кирәк тә инде: җепнең очын бер эләктереп алгач, ул, ычкындырмыйча, һаман әкрен генә тартып чыгара барган. Шулай итеп, «дус» кыздан шактый суыргач, Басыйр бөтен ишеткәннәрен Перовка җиткергән булырга тиеш.
Ә шуннан соң?.. Шуннан соң Хафазаны Перов бүлмәсенә чакырып алганнар да минем хакта бөтен белгәнен сөйләргә кушканнардыр. Анда Перов белән Басыйрдан башка, ихтимал, управляющий Решевский да булгандыр. Мондый «авторитетлар» алдында Хафаза ничек итеп сөйләмәсен, ди?.. Билгеле, кызыйдан бар белгәнен сөйләтер өчен аны үгетләү дә, төрлечә юмалау да, ә бәлки, оста гына өркетү дә булгандыр. Яшь, тәҗрибәсез, куркак бер кызны сөйләтер өчен күпме кирәк соң? Менә шулай күз алдыма китерәм мин бу эшне… Менә шуңа күрә дә аның сөйләвенә минем ул хәтле исем дә китми һәм әллә ни ачуым да килми – хәтта гафу да итә алыр идем мин аны. Әмма инде аның шушы эшен миңа белдермәве, миннән яшерүе мине соң дәрәҗәдә гаҗәпләндерә. Дөрес, тегеләр аны: «Белдермә!» – дип бик нык кисәтеп куйганнардыр, ләкин ул барыбер… барыбер миңа белдермичә түзмәскә, белдермичә калмаска тиеш иде!.. Бала түгел бит инде, яраткан кешесенә нинди зарар, нинди бәхетсезлек китерүен әзрәк чамаларга тиеш иде ләбаса! Белмим, белмим. Куркак булырга мөмкин, бөтенләй җебегән, ихтыярсыз бер кеше булырга мөмкин, әмма бу кадәр түбән төшәргә, бу кадәр намусыңны буарга мөмкинме соң?! Мәхәббәт хакына кешеләр ниләр генә эшләмәгәннәр, нинди генә корбаннарга бармаганнар! Ә ул нишләде? Кылган әшәкелеген эченә яшереп, соңгы көннәргә кадәр диярлек минем яныма килеп йөрде, минем тезләремдә утырды һәм читләтеп кенә булса да бер сүз әйтмәде! Син хәтерлисеңдер, мин бит аның шул вакытларда нәрсәдәндер һаман күңелсезләнә, йомыла баруын күреп, шуңа борчылып, үзеннән: «Ни булды сиңа, бәгърем? Әйт, яшермә!» – дип сорадым лабаса, сорадым. Ә ул, куян шикелле, шул чакта да: «Юк, берни дә юк», – дип мине алдады. Туры сорауга җавап кына бирергә дә йөрәге җитмәде. Кичерергә мөмкинме соң моны? Юк, бервакытта да! Ирексездән кылган хыянәте өчен генә дип әйтмим, ә кешенең ышануын җимергән өчен, иң кабахәт рәвештә алдаганы өчен, ниһаять, мәхәббәт дигән иң изге, якты, кадерле бер хисне таптап, пычратып ташлаганы өчен кичерү мөмкин түгел!