Выбрать главу

Белмим, мин, бәлки, аңа карата артык рәхимсезлек күрсәтә торганмындыр! Бәлки, болай ук каты булырга ярамыйдыр? Төп гаеп тегеләрдә бит. Әйе, аларның гаебе коточкыч! Алар безнең яратышып йөрүебезне беләләр иде бит. Шул ук Басыйр безне өйләнешергә димләп йөрүчеләрнең берсе түгелме?! Ә нишләделәр алар? Бер яшь, куркак кызны яраткан егете өстеннән әләкләргә, яраткан егетенә яла ягарга мәҗбүр иттеләр. Барлык заманнарда, барлык халыкларда мәхәббәт белән тугрылык аерылгысыз булган. Тугрылыктан башка мәхәббәт була алмаган. Ә монда нәрсә? Мәхәббәт һәм донос!.. Йа Хода! Моны бит Басыйр шикелле бөҗәк аңламаса да, теге Лев Толстой дип төкереген чәчкән «интеллигент» Решевский аңларга тиеш иде. Катгый рәвештә: «Ярамый бу, бернинди дә моральгә сыймый бу!» – дип әйтергә тиеш иде… Мин дә көрәшне әзрәк аңлый торган кеше, көрәшнең бик рәхимсез нәрсә икәнен яхшы беләм. Әмма ләкин һәрнәрсәнең чиге булырга тиеш: мәхәббәт һәм донос, ата хакы һәм донос – бу әхлак һәм кешелек кагыйдәсеннән тыш нәрсә!.. Моны кабул итү мөмкин түгел!

Син, Бәкер дус, болар барысы да әле юрау гына, тәгаен ничек булганын ачык кына белмисең бит әле син, дип әйтерсең, бәлки?.. Ник тизрәк Хафазаны күрергә ашыкмыйсың, ник аңардан барысын да сорашмыйсың, дип әйтәсең киләдер?.. Әйе, дөрес әйтәсең, дөрес!.. Бүген күземне ачып җибәргәч тә миндә туган беренче теләк, беренче омтылыш ничек тә аны эзләп табу, аны күрү булды. Хафазаны күрмичә торып, мин бит тәгаен бер нәрсәне белә дә һәм берни эшли дә алмыйм. Ул үзе минем белән очрашырга теләрме – белмим, әмма миңа ул кирәк, стенага терәп булса да мин аңардан барысын да сөйләтергә тиешмен… Ләкин бүген ул эштә, хәзер генә аның янына бару да, сөйләшү дә һич мөмкин түгел. Көтүдән башка чара юк. Шуңа күрә дә мин бүгенге көнемне, ялгыз тоткын шикелле, менә шулай уйланып та юрап уздырырга мәҗбүрмен…

Аннары, дөресен генә әйткәндә, мин, уйлана торгач, әзрәк сүрелә дә төштем. Асылда бит, Бәкер дус, спектакль уйналды инде – шаккатыргыч, ялган, бозык спектакль (кичер, башкача мин аны атый алмыйм) – кем оештырган, ничек әзерләнгән ул – хәзер моның ни әһәмияте бар?! Уйнаучыларын да күрдек, кемнең нинди роль башкаруын да белдек дияргә ярый. Басыйр турында әйтеп тә тормыйм, аның роле миңа хәзер көн кебек ачык: шымчы-хаин, үзенең карьерасы өчен туган атасын да сатып җибәрер!..

Перовны да аңлап була. Гыйльметдин кулак вакыйгасыннан соң аның бер «кылыч ялтыратып» аласы килгәндер. (Бу вакыйганың җиле аңа да бераз кагылганын мин әйткән идем инде…) Моның өчен шарты да туры килә, сылтавы да табыла: менә берәү (ягъни, мин) авылына барып кайткан: кайткач, колхоз турында ярамаган сүзләр сөйләгән. (Ә сүзне төрлечә бозып, күпертеп була. Әйтик, мин агайлар зарлана дип әйткәнмен икән, аны минем дә үз зарыма әйләндереп җибәрү ни тора?) Җитмәсә, болар барысы да Хафаза кебек миңа иң якын кешедән, Басыйр кебек минем «дустымнан» алынган сүзләр… Йә, монысын игътибарсыз калдырырга ярыймы соң?.. Перов үзе үк бит еш кына: «Положение обязывает», – дип әйтергә ярата торган иде… Һәм менә бу юлы инде ул, ниһаять, «положение кушканча» эшләп тә куя. Әлбәттә, ул моны минем гаепле, ә үзенең хаклы булуына ышанып эшләгәндер… Хәер, бу кадәресе аның өчен әллә ни әһәмиятле дә булмаска тиеш. Монда төп максат әһәмиятлерәк. Ә төп максат шул: хәзерге киеренке шартларда уяулык күрсәтү сылтавы белән мине «фаш иткән» булып, үзенең дәрәҗәсен күтәрү, урынын ныгыту – бары шулай гына аңлыйм мин аның гамәлен… Чөнки әгәр ул намусы кушканча һәм чын коммунистларча эшләргә теләсә, иң элек чын хакыйкатьне белергә тырышыр иде. Менә болай гына, миннән сорашмыйча-нитмичә, артымнан башыма казык белән китереп ормас иде.

Йә, әйт, Бәкер, минем бу юрауларым нигезсезме, минем хәлдә калган кешенең башкача уйлавы мөмкинме? Миңа бик авыр… Бәлки, рәнҗүдән, ялгызлыктан, артык ярсудан мин нәрсәнедер аңлап җиткермимдер, ниндидер детальләрне белеп бетермимдер, әмма мин үземнең гаепсез икәнлегемне беләм, мин гаепсез, һәм моңа ышанган кеше минем хәзерге хәлемне дә аңлар, шәт!