Выбрать главу

…Көн бик әкрен уза. Эш юк, хәрәкәт юк – нишләргә? Мин моңарчы гомеремнең бер генә көнен дә менә болай эшсез тик ятып үткәргәнем юк иде әле… Үземне белә башлаганнан бирле йә эш, йә уку! Каникул вакытларында да ял итим дип тик ятмадым: авылга кайтсам, икенче көнне үк җиң сызганып әнкәйнең хуҗалык эшләренә тотындым, шәһәрдә калсам, Усиягә төшеп, баржалардан йөк бушатып йөрдем. Инде андый эш таба алмасам, университет китапханәсенә барып, шунда сәгатьләр буенча утыра идем. Гомумән, эшсез-хәрәкәтсез тору бу, Тукайга ияреп, «әйтергә мөмкиндер, кояш, айсыз тору»!.. Ләкин күпме генә болай торырга мөмкин?

Ә тышта яз, абзыкаем, яз! «Назланып, сазлар чиртеп, уйный-җырлый яз килә» – ә мин шуны күрми торам… Әнә безнең көрт баскан ишегалдыннан ак ерганаклар сикерә-сикерә уйнаклап урамга чабалар. Ике малай актыгы такта кисәгенә чыра кадаган «көймәләрен» абына-сөртенә агызып маташалар. Күрше йортның кояшка караган баскычына зур бер ала песи кырын сузылып яткан – җылыкай рәхәттән тәмам мәлҗерәгән, юньсез, шул тирәдә чыр-чу килгән чыпчыкларда да гаме юк. Ачык капкадан урамда үтеп-сүтеп йөргән кешеләр күренә. Ирләр, хатыннар, егетләр, кызлар – гүя тормыш үзе язгы ташкындай агып тора минем янымнан…

Юк, болай ярамый. Болай яту – сазга бату! Көзге болытлардай басып, каплап алган бу авыр, караңгы уйлардан ничек тә чыгарга, котылырга кирәк. Аларның очы-кырые булмас. Бүгенге көнем ялгыз чүмәләдәй утырып янды инде, әмма әүвәл-ахрысы шул булсын. Җитте. Тизрәк яңа көн тусын… Тегеләр үз эшләрен эшләделәр, миңа да хәрәкәт итә башларга кирәк. Әйе, кирәк, ләкин ничек итеп? Бу сорау, тимер ыргактай, алдымда селкенеп тора. Башка бөтен уйлардан, нигә, ни өчен дигән газаплы сораулардан котылып булса да, бу – кала, моңардан котылу юк: әйе, ничек, нәрсәдән башлап хәрәкәт итәргә? Моның өчен бит кайдадыр, кемнәрдер алдында Хафаза белән очрашырга туры киләчәк… Кичәге ике гашыйк – бүген ике дошман – менә кайда ул фаҗига!

Әйләнәм дә өстәлдәге иске будильникны килеп карыйм. Миңа тавыш биреп торучы бердәнбер «җан иясе», гаҗәеп бер ваемсызлык белән, ашыкмыйча гына минутларны, сәгатьләрне саный тора. Инде бишенче ярты да булган икән. Бездә эш беткән вакыт. Кешеләр өйләренә таралалар бугай… Ә мин борчылам, көтүдән аерылган тай кебек борчылам. Әледән-әле тәрәзәгә килеп карыйм. Кемне көтәм мин? Хафазанымы? Ул бит көн дә, эштән кайтып ашагач-эчкәч, кичкырын ашыгып миңа килә торган иде. Шушы бүлмәгә, минем яныма, кулга ияләшеп беткән күгәрчендәй, килеп керә иде. Бәхетле идем мин шул минутларда, тавышын гына ишетсәм дә, җиңел, куанычлы бер рәхәт татый идем. Бәлки, шуны оныта алмыймдыр, шуны гына көтә торганмындыр?! Авыр, бик авыр барысын да тиз генә йолкып ташлавы!..

Тәрәзәгә бер килеп каравымда мин ишегалдында басып торган ике кызны күрдем. Кемнәр болар? Кемгә килгәннәр? Ләкин минем тәрәзәгә карап торалар бит болар, минем тәрәзәгә! Ничектер тик кенә, кыюсыз гына карап торалар – һичшиксез, миңа килгән кызлар! Тизрәк ашыгып тышкы ишеккә чыктым. Карасам – Бибинур белән Сара! Бер мәлгә аптырап киттем, аннары кычкырып дәштем үзләренә.

– Кызлар!

Ишеттеләр дә йөгереп килделәр. Кызарышканнар, каушаулары йөзләренә чыккан, сүзләрен әйтә алмыйча аптырап миңа карап торалар. Ахырда үзем:

– Нинди җилләр ташлады сезне? – дип сорадым.

Кызлар, инде нишлибез, нәрсә әйтәбез дигән төсле, бер-беренә карашып алдылар. Азрак ык-мык итеп торганнан соң, ниһаять, Бибинур, ашыгып, бер тыннан әйтеп куйды:

– Сезне күрергә килдек…

Мин нигәдер чәчемне артка сыпырырга тотындым.

– Без бик борчылдык, Хәбиб абый, – дип өстәде Сара, әкрен генә.

– Шулаймыни? – дидем мин, хәзер генә исемә килгәндәй. – Әйдәгез, алайса, керик.

Кызлар тагын карашып алдылар. Сарасы хәтта башын да селеккәндәй итте. Куркалар, ахрысы, куркалар, бичаралар!

– Без сезне тәрәзәдән генә күреп китәргә уйлаган идек, – диде Бибинур, гаепле генә елмаеп.

– Юк, – дидем мин, катгый рәвештә, – керегез! Килгәч инде керәсез, кызлар! Әйдәгез!

Кызлар кыюсыз гына бүлмәгә уздылар. Икесенә дә урындык биреп, утырырга куштым – пальто төймәләрен дә ычкындырмыйча, аякларын кушырып кына болар утырдылар. Үзем тынычланыр өчен ишекле-түрле йөреп алдым, аннары каршыларына басып:

– Борчылмагыз, кызлар! – дидем. – Берни дә булмас, булырга тиеш түгел.

Кызлар дәшмәделәр. Алар әле берни сөйләрлек хәлдә түгелләр иде, тик балаларча күзләрен тутырып, бик сәерсенеп миңа карыйлар, – әйтерсең мин теге дөньядан әйләнеп кайткан кеше! Әллә ничек аяныч та, әзрәк көлке дә булып китте аларның бу чырайлары…