Выбрать главу

– Йә, сөйләгез инде, – мин әйтәм, – ничек болай кинәт кенә… Үзегез уйладыгызмы, әллә берәрсе куштымы?

– Юк, үзебез, – диде Бибинур, ашыгып. – Бары үзебез, берәү дә белмәде дә.

– Рәхмәт, кызлар, рәхмәт!

– Без бик курыктык, – диде Сара, нигәдер кызарып.

– Кемнән, нәрсәдән?

– Сезнең өчен курыктык. Берәр хәл булмады микән, йә авырып китмәдегезме икән дип курыктык. Кичә сезгә бик начар булды бит. Ничек түзәр Хәбиб абый, дибез, ничек түзәр? Үзенә берәр нәрсә эшләп куймасын тагы, дибез. Шуннан Бибинур әйтә, әйдә, ди, эштән чыккач барып карыйк, ди. Куй, мин әйтәм, Хәбиб абый күрсә, куып кына җибәрер… Аннары кешеләрдән дә яхшы түгел, белсәләр, әллә ни уйларлар, дим.

Бибинур аның сүзен эләктереп алды:

– Сара шундый инде: үзе миннән дә күбрәк кайгыра, ә үзенең коты чыга.

– Чыкмыйча… ни бит, кичә нәрсә эшләттеләр бит, бөтенләй, әйтергә куркыныч, контр ясап куйдылар.

– Ә сез шуңа ышандыгызмы?

– Ышансак, килеп тә йөрмәс идек, – диде Бибинур, кыюланып.

– Юк, мин ул турыда уйламадым да, – диде Сара. – Тик бик капыл булды бит, шулай ярыймы, бөтен кешене аптыратып.

– Ләкин, кызлар, – дидем мин, – монда ул хәтле аптырарлык эш юк. Тыныч булыгыз, мин алар әйткән кеше түгел. Тиздән моңа бүтәннәр дә ышанырлар. Дөрес, миңа авыр булды, яшермим. Ләкин шулай да башны ташка бәрергә җыенмыйм әле… Килүегез өчен сезгә тагын бер тапкыр бик зур рәхмәт! Батыр кызлар икәнсез. Менә миңа да ничектер берьюлы җиңел булып китте. Инде сөйләгез, цехта ниләр бар, кемнәр ни сөйли?

– Цехта барысы да искечә, Хәбиб абый, – диде Бибинур. – Килдек, урыннарыбызга бастык, эшли башладык. Тик сез генә юк. Моны барыбыз да сизеп торабыз, ләкин беркем берни сөйләми, башын игән, эшләвен генә белә.

– Бөтенесендә караңгы чырай, – дип өстәп куйды Сара.

– Арттырасың, Сара! – дидем мин.

– Билләһи менә, һич арттырмыйм, – диде Сара, тагын кинәт кенә кызарып.

– Дөрес, Хәбиб абый, – диде Бибинур, иптәшен яклап. – Бигрәк тә приказны укыгач, әллә ничек бик күңелсез, авыр булып китте.

– Нинди приказны?

– Шул инде, сезне эштән чыгару турындагы приказ… Цехка кертеп элделәр.

– Шулаймыни? – дидем мин, ни әйтергә белмичә, мыгырданып кына.

Бу хәбәр йөрәкне ничектер әрнетеп, телеп узды. Каядыр күңел төбендә, бәлки, эштән үк чыгармаслар әле, дигән кечкенә бер өмет чаткысы яши иде – менә шул кинәт кенә сүнде дә куйды. Бер мәлгә зиһенем чуалып, ничектер югалып та калдым… Ләкин бу хәлне кызларга сиздермәскә кирәк иде. Көчләнебрәк, ясалмарак бер тавыш белән:

– Шулай да, кызлар, мине эштән чыгаруның ул кадәр ни әһәмияте бар искитәрлек? – дигән булдым.

– Ник булмасын, – диде Бибинур, чын ихластан гаҗәпләнеп. – Кичә генә безнең арада эшләп йөргән кешене бүген цехка кертмәсеннәр әле. Сез карак түгел ләбаса!

– Юк, син дөрес әйтмисең, Бибинур! – диде акыллы Сара. – Каракка, бәлки, тимәсләр дә иде. Әнә, кем, Фәрдәнә дигән кыз ике каракүл тиресе белән тотылган иде дә бит, чыгармадылар ич… Ә монда эш бөтенләй башка. Кичә ишеттең бит, Хәбиб абыйга нинди зур гаеп тактылар, моның өчен, беләсеңме, эштән генә дә чыгарып калмыйлар. Тик кешеләр шуңа ышанып бетмиләр, дөресме соң бу дип аптырыйлар. Менә эш нәрсәдә.

– Кызык әле бу, – дидем мин, маңгайны кат-кат ышкып. – Кешеләрнең нәрсә уйлаганын кайдан беләсез, үзегез беркем, берни сөйләми дисез?

– Әйе шул, аптыраганга күрә сөйләмиләр. Сезне гаепләп, дөрес эшләделәр дип әйтерләр иде – чынын гына белмиләр, ышанмыйлар. Дөрес түгел бу дип әйтергә дә аптырыйлар, ә бәлки, курка да торганнардыр. Аны сизеп була бит инде.

– Беләсезме, Хәбиб абый, – диде Бибинур, тавышын әкренәйтә төшеп, – безнең цехка берничә мәртәбә Басыйр Рәҗәпов кереп чыкты. Әле берәүләр янына барып туктала, әле икенчеләр янына. Безнең янга да килде. Нихәл, кызлар, дигән була, кәефләр ничек, эшләр барамы, имеш. Ярый хәзергә, бара, дигән булдык. Бүтән бер сүз дә әйтмәдек. Ә ул һаман таптана, һаман нидер көтә, ә без аңа күтәрелеп карыйсыбыз да килми. Сизәбез инде, сер алырга йөри. Башкалар янына барса да шулай, дәшмиләр-сөйләшмиләр, эшләүләрен генә беләләр. Дөрес бит, Сара?

– Дөрес, Бибинур!

Кызларның бу сөйләгәннәре минем өчен гаять дәрәҗәдә әһәмиятле иде. Миңа әйтерсең шифалы су эчерделәр – берьюлы терелеп киткәндәй булдым. Эчемә җылы йөгерде, күңелемдә өмет уяна башлады. Тик әле боларның барысына да ышаныргамы, юкмы дип куркыбрак торам. Әмма ләкин кызлар дөрес сөйли торганнардыр бит, шайтан алгыры?! Аларның кача-поса килүләре үзе үк дөрес сөйләүләрен, чын ихластан сөйләүләрен күрсәтмимени соң?! Бәлки, азрак арттырып җибәрә торганнардыр, әмма барыбер дөресен белеп була бит! Ә дөресе, чын дөресе шул: кешеләр минем «контр булуыма» ышанмаганнар, кешеләр мине ансат кына эштән куып чыгару белән килешмәгәннәр!.. Димәк, мин беткән кеше түгел, мин яшәргә хаклы! Аннары кешеләрнең үзләренчә, үз намуслары кушканча уйлый белүләре дә гаять мөһим, куанычлы бер хәл бит әле… Димәк, дөньяга ышаныч бар, дөнья вакыт-вакыт караңгыланып китсә дә, үзенең туры, якты юлын югалтмаячак!