Шулай уйладым мин бу минутта, шулай кабынып рухландым. Кинәт аяк астымда тигез каты җир тойгандай булдым. Димәк, аякларны нык терәп басып торырга була икән әле! Ахрысы шуңадыр, кызлардан артык төпченеп сорашасым да килмәде – ишеткән кадәресе дә миңа бик җиткән иде. Хәер, кызлар, мин сорашмасам да, бөтен алып килгәннәрен түкми-чәчми сөйләп бирделәр. Әмин әкәнең болар тирәсендә нидер әйтергә җыенып, ләкин әйтә алмыйча ах-вах килеп йөрүен дә (гомумән исә мишәр абзыйлар бик шым булып калганнар икән), цех начальнигы авыру Иван Васильевичның бүген зур шарфка уранып кына эшкә килүен, ләкин озак тора алмыйча кайтып китүен дә, шуннан соң цехта баш булыбрак Ариф абзыйның калуын да ашык-пошык кына сөйләп уздылар. Миңа бигрәк тә Васильев турында әйткәннәре бик хикмәтле булып тоелды. Иван Васильевич Ариф абзыйга әйткән, имеш (Сара – аның өйрәнчеге, үзе ишетеп торган): «Мин управляющий Решевскийда да, Перов янында да булдым. Нишләдегез сез? – дип сорадым. – Юлдашев – минем ярдәмчем, мин беләм аның кем икәнен, миннән сорашмыйча аны эшеннән куарга сезнең ни хакыгыз бар? – дидем. Юк. Әллә нәрсә бу! Башбаштаклык!.. Терелеп кенә чыгыйм, бу эшнең төбенә төшәм әле мин», – дигән… Әйтер, Васильевка ышанам мин, намуслы кеше. Ул инде, һичшиксез, гаделлек ягында булачак. Менә кем белән сөйләшеп карыйсы иде, тик, кызганычка каршы, бик авыру шул, әнә килгәч тә кире кайтып китәргә мәҗбүр булган. Шулай да аның әйткәннәре минем өчен бик әһәмиятле иде.
Кызлар миңа тагын бер көтелмәгән хәбәр әйттеләр: Хафаза бүген эшкә чыкмаган, имеш! Сәбәбен белмиләр. Хәтта миннән: «Ни булды икән аңа, сезнең янга килмәдеме?» – дип тә сорадылар. Бу хәбәр мине ирексездән борчып, дулкынландырып куйды, ләкин, күрәм, кызлар безнең арада ни булганын белмиләр, ахрысы. Ничек тә сиздермәскә кирәк иде (андый начар эшне белми торулары яхшырак), шуңа күрә мин аларга, Хафаза, мөгаен, авыргандыр, сез инде аның хәлен белешә күрегез, дип кенә әйттем.
Соңыннан алар миңа шактый читен сорау бирделәр: инде нишләргә уйлыйсыз, Хәбиб абый?
Мин күпме генә уйласам да, әйткәнемчә, нишләргә, кайсы очтан башларга кирәклеген белми идем әле. Дөресрәге, ни генә эшләргә җыенсам да, бу эшнең Хафаза белән бәйләнгән булуы мине бик борчый, аптырата иде. Шуңа күрә кызларга да, менә уйлыйм әле, дип әйтү белән генә чикләндем. Кызлар исә үз нәүбәтләрендә бик кайнарланып, бик ихластан миңа: «Хәбиб абый, болай калдырмагыз, зинһар, райкомга барыгыз, кирәксә, аннан да югарырак җиргә барыгыз, тик үзегезне ничек тә аклагыз!» – дип киңәш бирергә тотындылар. «Рәхмәт, кызлар, рәхмәт киңәшләрегез өчен!» – дидем мин аларга, ирексездән күңелемнән нечкәреп. Шуннан соң алар, килгәндәге шикелле, сак кына чыгып та киттеләр.
Мин тагын буш бүлмәдә берүзем торып калдым. Ләкин юк, мин хәзер алай ук ялгыз түгел идем инде, минем яныма кешеләр керде, бу караңгы баздан чыгарга алар миңа гүя кулларын суздылар. «Әйе, – дидем мин, ишекле-түрле кызу атлап, – кызлар хаклы, иртәгәдән үк хәрәкәт итә башларга кирәк! Барырга, йөрергә, беркемнән, бернәрсәдән куркып тормаска! Тик бу озын төн тизрәк үтсен дә яңа көн генә тусын!»
XVII
Һәм ул көн туды. Ләкин нинди көн булып чыкты соң ул?
Алтыдан торып эшкә чабасы булмагач, мин будильникны кичтән борып, йөзтүбән каплап куймаган идем. Ләкин будильник ут капкандай калтыранып чырылдамаса да, мин өйрәнелгән гадәт буенча нәкъ сәгать алтыда күземне ачып җибәрдем. Әмма сикереп торырга ашыкмадым. Халык белән бер вакытта барып, цех ишеге төбендә кешеләрдән аерылып калу минем өчен бик авыр булачак иде, шуңа күрә тар тимер караватымда түшәмгә карап, ялкау гына уйланып ята бирдем.
Шуны әйтергә онытканмын: кичә минем хозяйка Серафима түтәй дә көн буе өйдә булмады, – каядыр Әмәт тавында торучы сеңлесенә киткән иде. Аннан ул бик соң гына кайтты. Һәм бер яктан бу яхшы да булды әле – ичмасам, минем көнозын бүлмәдән чыкмыйча ни хәлдә ятуымны күрмичә калды. Ләкин бүген инде аның бик гаҗәпләнүе мөмкин: «Хәбиб, сезгә ни булды, нигә эшкә бармыйсыз?» – дип, һичшиксез, сораша башлаячак. Ә минем аңа берни дә сиздерәсем килми, аңа гына түгел, үз анама да мин ни булганын хәзер генә әйтә алмас идем… Димәк, болай бүрәнә шикелле сузылып ятарга ярамый, Серафима түтәй торып йөри башлаганчы тиз генә чыгып сызарга кирәк. Аннары кылт итеп исемә Хафаза төште – бүген инде ул эшенә бара торгандыр, юл өстендә булса да аны очратып, күреп калырга кирәк. Һәм, шулай уйлап, кинәт кенә тордым да, ашык-пошык киенеп, битемне дә юып тормыйча, мыштым гына чыгып та киттем.