Выбрать главу

Мехбазага барырга иртәрәк иде әле. Мин кызу-кызу гына Кольцога төшеп, шуннан Болак буена таба атладым. Болак буендагы өч катлы озын таш йортның ике генә бүлмәле кечерәк бер квартирасында Хафазалар торалар. Ләкин миңа ул квартира эчендә бер генә тапкыр да булырга туры килмәде. Хикмәт шунда, Хафаза абыйсы белән җиңгәсендә тора (моңарчы бу хакта әйтергә ничектер һаман җай чыкмады), ахрысы, шуңадыр, ул мине бервакытта да үзләренә «әйдә, керик» дип чакырмады. Озата килгән саен капка төпләреннән генә аерылып китәргә туры килә иде. Хафаза үзе дә өенә чакыра алмавына уңайсызлана иде шикелле, ләкин мин инде моңа игътибар итмәскә тырыша идем. (Чөнки җитеп килгән кыз өчен абый белән җиңги кулында яшәүнең нәрсә икәнен әзрәк чамалый идем.) Аннары безгә алар өенә кереп утыруның хаҗәте дә юк иде. Бөтен очрашу-сөйләшүләр барысы да минем аулак, тыныч бүлмәмдә бик рәхәт кенә үтә торган иде.

Инде менә бүген мин шушы озын кызыл йорт каршында, Хафазаның чыкканын көтеп, арлы-бирле йөрергә мәҗбүрмен. Мехбазага моннан бик якын, Хафаза әле китеп өлгермәгән булырга тиеш. Хәзер җиде туларга егерме минут – эшенә барып җитәргә аңа биш-алты минут та җитә. Әлбәттә, бу кыска гына вакыт эчендә әллә ни сөйләшеп булмаячак, ләкин аңа бер карау, аның белән очрашырга сүз куешып калу да минем өчен бик мөһим, бик кирәк. Ә вакыт үтә, мин һаман йөренәм, күземне кызыл йортның җимерек капкасыннан бер дә алмыйм диярлек, ләкин ул юк, күренми… Сәгатемә карасам, җиде тулып ун минут киткән – мехбазада эш башланды. Димәк, көтеп йөрүдән мәгънә калмады, йә китеп өлгергән ул, йә бүген дә эшкә бармаска булган. Шулай ук авырый микәнни? Ничек итеп моны белергә?.. Моңарчы алар өендә булмавыма ихтыярсыздан үкенеп тә куйдым. Әгәр абыйсына яки җиңгәсенә бер генә тапкыр күренгән булсам да, менә хәзер мин аларга туп-туры барып керә алыр идем. Хәер, кереп нәрсә эшләргә генә мөмкин? Хафаза аерым бүлмәдә тормый, ә абыйсы яки җиңгәсе алдында сөйләшеп тә, аңлашып та, хәтта очрашырга сүз куешып та булмаячак. Нишләргә соң?.. Ахрысы, Бибинур яки Сара аша записка җибәрергә туры килер. Ләкин алары да эштә бит әле, хәерсез…

…Шактый аптырауга төшеп, тагын бер биш минут чамасы арлы-бирле йөрендем дә кире Кольцога таба киттем. Иң элек каядыр кереп, әзрәк ашап чыгарга кирәк – бер тәүлек бит инде юньләп авызга капкан да юк. Ә анда, Островский урамының башында, бик иртә ачыла торган бер ашханә бар. Эчендә гел пар йөзгән, стеналары һәрвакыт юешләнеп торган бу ашханәгә, гадәттә, ломовойлар, «барабыз»чылар, толчокчылар, һәртөрле «баш төзәтүчеләр» керәләр, чөнки анда кайчан гына керсәң дә, аракы белән кайнар шулпа була. Менә мин дә шунда кереп, үпкә-бавыр, тозлы кыяр турап пешергән бер ташаяк кайнар «рассольник»ны аракысыз гына әйбәтләп ашап чыктым. Кәеф бердән яхшырып киткәндәй булды. Кем әйтмешли, ашау бөек нәрсә ул – бигрәк тә бер тәүлек «уразадан» соң… Шул үпкә-бавыр җылысы белән мин җиңел генә мехбазага таба атладым.

Хуш, ә нәрсә өчен барам соң әле мин анда? Приказ чыккан, цехка кертмиләр, сөйләшеп аңлашыр кеше дә юк. Ләкин бармыйча да булмый, барырга кирәк. Мехбазадан кендек бөтенләй өзелеп бетмәгән ич әле. Эшләгән көннәр өчен акча аласым бар, аннары килеп, әлеге шул әшәке приказның күчермәсен дә алыр- га кирәктер инде – үз хакымны яулап кая гына барсам да, аны миннән сораячаклар бит. Кыскасы, ул миңа хәрәкәт итә башлар өчен кирәк булачак. Янә килеп, теге кызларның берәрсен цехтан ничек тә чакыртып чыгарасы иде. Үзем, билгеле, цехка керә алмам, ләкин конторада утырган Мостафа дустан сорасам, ул йә Сараны, йә Бибинурны чакырып төшәр дип ышанам. Курыкмаса, аңа моны эшләү берни түгел.

Менә шундый исәпләр корып, мин мехбаза конторасына барып кердем. Керүемә – кем белән диегез! – партоешма секретаре Перовның үзе белән күзгә-күз очраштым. Һич көтелмәгәндә килеп чыкты бу, һәм мин бер мәлгә каушабрак та калдым: исәнләшергәме-юкмы? Ләкин шул арада Перов үзе минем белән исәнләште:

– Саумысыз, Юлдашев?

– Саумысыз! – дидем мин дә.

Ул җәһәт кенә миңа сынаулы караш ташлап алды:

– Килдегез?

– Килдем, – дидем мин.

Шуннан соң ул, аз гына дәшми торып, ни өчендер тирә-ягына каранып алды да тавышын әкренәйтә төшеп:

– Минем янга керегез әле, – диде һәм, минем җавапны да көтмичә, кызу гына алдан китеп тә барды.

Болар барысы да бик тиз булды, барысы да бик сәер тоелды, ләкин шулай да аңардан азрак кала биреп (нигәдер шулай кирәктер кебек иде), артыннан иярдем.