Выбрать главу

– Әйе, халыкка мондый зур хезмәт күрсәтүчеләрнең бәясен белергә кирәк, – диде ул җитди генә. – Колхозның келәте бөтенләй бушап калмагандыр әле, Шәйхулла абзый, саранланып тору килешмәс!

Шәйхулла абзый авыр гына сулап куйды:

– Һи, туганнар, булса, кем саранланып торыр иде… Барысын да биреп бетердек бит, барысын да кырып-себереп… Үзегез дә беләсез хәлләрне… Дөрес инде, сезнең кебек тансык кунакларны буш кул белән генә озату килешеп бетмәс, анысын үзем дә уйлаган идем уйлавын, тик әле безнең крестьян гадәтен беләсез – алдан кычкырырга яратмый ул… Ярый, хәерле булсын, кәнсиртегез бик ошады, бәхилләтми ярамас. Түлке он өмет итмәгез, он юк, иллә мәгәр ит-майдан бераз күчтәнәч куярбыз.

– Менә рәхмәт, Шәйхулла абзый! – диде Яруллин, бердән җанланып. – Безгә ни генә бирсәң дә бата, талымланып тормыйбыз, рәхмәттән башка сүз юк, вәт шул! Тик син гаеп итә күрмә инде, яме? Нишлисең, положение!

– Беләм, туган, беләм! – диде председатель, башын кагып.

Артистлар төшкән йорт каршына килеп туктадылар. Бу суыкта озак басып торырлык түгел иде, Шәйхулла абзый ике куллап бүреген батыра төшеп китәргә җыенды.

– Элекке чак булса, болай гына аерылышмас идек, әзер табынга кайтып, бераз чәйләп-мәйләп утырыр идек тә бит, ни, үзегез әйтмешли, плаженья! – диде ул, көлемсерәп. – Ярар, соңгы очрашу булмас әле, иминлек кенә кайтсын!

– Һии, дошманны җиңгәч – иминлек кайткач, балда-майда йөзәрбез әле, Шәйхулла абзый!

– Алла бирсә! Ярар, хәзергә хуш иттек!

– Хуш, Шәйхулла абзый, хуш!

Председатель китеп баргач, Яруллин, өйгә керешли, Зөфәр алдында махсус акланырга теләгәндәй ашыгып әйтеп куйды:

– Саран, чукынган карт! Сорамасаң, үзе белеп бирәсе түгел. Ә соңыннан кызлар мине битәрләргә тотынырлар. Үзем өчен генә булса сорап та тормас идем.

Зөфәр моңа каршы бер сүз дә әйтмәде – егетнең хәйләсе бик өстә ята, шуңа күрә эченнән генә тынды.

Алар өйгә килеп кергәндә, кызлар өсләреннән салганнар, зур калай тазга яньчелгән җиз комганнан бер-берсенә җылы су коеп, кулларын юып торалар иде. Өстәлгә киҗеле ашъяулык ябылган, тәлинкә-кашыклар һәм түп-түгәрәк бөтен бер икмәк куелган иде.

Егетләр дә чишенеп ташладылар, кулларын юдылар, аннары барысы да өстәл янына уздылар. Яруллин утырмыйча ук кулына тизрәк пычак алды.

– Каяле, ипекәйне, күкрәккә терәп, үзем телим әле, булмаса, – диде ул, изге бер эшкә тотынгандай тантана белән.

Ә кызларның берсе, балаларча түземсезләнеп, кулын чәбәкли башлады:

– Әбекәй безне ни беләндер сыйлый, ни беләндер сыйлый! Сизәсезме, исе таралган! Әллә каз маенда пешкән ботка инде?

Казан янында торган әби, сабыр гына елмаеп:

– Әз генә түзегез, кызлар, әз генә, – диде. – Хәзер белерсез.

Зөфәр барысыннан соң гына өстәл янына килеп утырды. Ничектер үзлегеннән аның урыны тагын Рәшидә белән янәшә туры килде. Гүя менә язмыш үзе алар турында кайгыртып кына тора диярсең!

Яруллин һәм кызлар ипи телемен тозлап ашарга да тотындылар. Тик Рәшидә генә сузылмады.

– Туктагыз әле, нигә коры икмәккә ташландыгыз? – диде ул. – Яруллин, безнең бит маебыз булырга тиеш.

– Ә, ийе, ийе, – диде Яруллин һәм, тиз генә торып, бер бәләкәй капчыктан ике төргәк алып китерде. Берсе аның – кәгазьгә төргән атланмай кисәге, икенчесе – чүпрәккә төргән дуңгыз мае – шпик булып чыкты. Ләкин атланмай шакылдап туңган, пычак та үтәрлек түгел иде… Ә шпик туңмаган, Яруллин аны вак кына телемнәргә кискәләде.

– Менә инде, кызлар, телисезме-юкмы, шушы тырышып чаба торган хайванны авыз итеп карыйсыз. Коры икмәк кенә үтмәсә, конечно…

Зөфәр дә чемоданнан үзенең азыкларын – зур гына кисәк пешкән итен, савыты белән маен, кап белән шикәрен чыгарып, өстәл уртасына куйды.

– Һу, болай булгач, лафа! – диде Яруллин, кулларын угалап. – Бүген туй итәрлек сый бар икән бездә…

Кызлар чыркылдашып көлеп җибәрделәр, аларның кәефләре ни сәбәптәндер бик күтәренке иде, юктан да көләргә генә торалар иде. Зөфәр исә, нигәдер кызара төшеп, бары елмайган булды.

Шул арада Мәликә әби өстәлгә олы табак белән аш китереп куйды. Яруллин, шунда ук кашык тыгып, аны бутап карады.

– Өйрә! Валлаһи газыйм, өйрә! Җитмәсә, каз өйрәсе!

– Боты миңа, боты миңа! – диде әлеге түземсез кыз, сикергәләнеп.

– Синең үз ботың да бик шәп! – диде Яруллин аңа.

Кыз, авызын сузып кына: «Һи, оятсыз!» – дип куйды, бер мәлгә нәүмизләнеп калды, ләкин чынлап ачулана белмәде тагын; дөрестән дә, бала табигатьлерәк иде бу түгәрәк битле, яшькелт-соры күзле биюче кыз… Ә Яруллин аңа һич игътибар итеп тормастан гаҗәпләнеп шаулый бирде: