Выбрать главу

Аның кечкенә бүлмәсе коридор очында ук иде. Барышлый, буеннан-буена киң генә барьер сузылган зур бухгалтерия бүлмәсен узарга туры килде. Барьер эчендә кара күзлекле баш бухгалтер Глеб Ефимович, аның ике ярдәмчесе, тагын күп кенә хисапчы кызлар утыралар. Шулар арасында дус егет Мостафа да утыра. Минем узганны күбесе шәйләми дә калдылар, ләкин Мостафа күреп алды булса кирәк. Ул кинәт кенә башын күтәрде, болай да зур күзләре тагын да ныграк ачыла төште, һәм йөзенә гаҗәпләнү катыш куркумы, кызганумы чыккан төсле булды. Мин, тукталып тормыйча, аңа баш кына кагып уздым.

Перов кечкенә бүлмәсендә мине көтеп утыра иде инде. Миңа да якынрак килеп утырырга кушты. Менә без икәүдән-икәү генә, ләкин сүзне ул да, мин дә башлап китә алмыйча торабыз. Мин, әлбәттә, аңардан көтәм – ул чакырды, ул башларга тиеш. Һәм нәрсә әйтмәкче була ул миңа хәзер?..

Аның йөзендә мин усал кырыслык яки мине ачыктан-ачык өнәмәү кебек нәрсәне күрмим күрүен, ләкин ул нигәдер тынычсызлана, миңа туры карамаска тырыша, алдында яткан кәгазьләрне дә анда-монда этәргәли. Шактый сәер иде бу. Ахырда сүз башлар өчен генә булса кирәк:

– Йә, ничек соң? – дип, кисәк кенә сорап куйды.

Мин бу билгесез сорауга каршы бары иңбашымны гына җыергандай иттем. Хәер, ул минем җавапны көтеп тә тормады, үзенең шул тынычсызлануын әйтергә ашыккандай, тагын:

– Да, шактый ямьсез эш килеп чыкты, – дип куйды. – Үзең гаепле, егет!

– Нәрсәдә соң минем гаебем? – дидем мин.

– Аны нигә миннән сорыйсың?.. Синең гаеп, син белергә дә тиешсең.

– Юк, белмим шул, – дидем мин, башымны селкеп. – Менә ике тәүлек инде бертуктаусыз уйлыйм, иптәш Перов, ләкин һич кенә дә белә алмыйм.

– Кызганыч!

– Миңа «кулак агенты» дигән гаеп… тактылар. Әмма ләкин бу гаепне мин ассагыз-киссәгез дә өстемә ала алмыйм, иптәш Перов! Моңа бит берәү дә ышанмый иде.

– Анысына мин дә ышанмыйм, – диде Перов, кулын селтәп. – Чепуха бу!

Мин авызымны ачкан килеш каттым да калдым. Нәрсә ишетәм мин?.. «Ышанмыйм» диде! Минем «кулак агенты» булуыма ул, Перов, ышанмыйм, диде. Чынмы бу?.. Дөрес, ул моны уйлап тормыйча, кызулык белән әйтеп ташлады, әмма чынын әйтте, һичшиксез, чынын әйтте! Хәтта «чепуха бу» дип тә ычкындырды. Димәк, мин аның карашында бүген дә, кичә дә, җыелыш вакытында да андый әшәке кеше булып саналмаганмын икән ләбаса! Бу минем өчен гаҗәеп бер ачыш, әмма бөтенләй үк көтелмәгән ачыш түгел… Әлбәттә, ул минем «кулак агенты» булуыма ышанмаска тиеш, бернинди нигезе юк аның ышанырга! Ләкин ул чагында ни өчен соң…

Перов минем умарта күчедәй кинәт котырып киткән уйларымны тизрәк бүлде. Ул саксызрак әйтеп ташлаган сүзләренең миндә ниләр кузгатканын сизенде булса кирәк, куе кашларын җыерып:

– Ләкин сезнең гаебегез бар, Хәбиб иптәш, – диде, – зур гаебегез бар. Моны инкяр итеп маташу сезгә бары зарар гына итәчәк.

– Нидән гыйбарәт соң минем гаебем, Фёдор Николаевич? Әйтегез, зинһар, әгәр дөрес икән, мин һич инкяр итеп тормаячакмын.

– Сез бит надан кеше түгел, рабфак бетергән егет, хәзерге ситуацияне үзегез дә аңларга тиешсез. Авылда кискен сыйнфый көрәш бара, кулак калдыклары, кулак иярченнәре бөтен көчләре белән колхоз эшенә аяк чалырга, халыкны колхоздан биздерергә, куркытырга тырышалар… Ә сез шундый чакта авылыгыздан кайткансыз да «монда крестьяннарны колхозга көчләп кертәләр», дип сөйләгәнсез! Йә, бу дошман тегермәненә су кою түгелме? Мондый сүзләр өчен хәзер баштан сыйпамыйлар, иптәш Юлдашев!

Миңа ничек тә тыныч булырга кирәк иде, ничек тә чын дөресен генә аңлата белергә кирәк иде – беләм, бу сөйләшү гаять мөһим минем өчен, яңадан кабатланмас та ул.

– Фёдор Николаевич, – дидем мин, сабыр гына, – сез мине яхшылап тыңлагыз әле… Иң элек шуны әйтәсем килә: мин авылдан кайткач, беркемгә дә «крестьяннарны колхозга көчләп кертәләр», дип сөйләп йөрмәдем. Бу дөрес түгел. Мин авылда күргән, ишеткәннәремне бары берәү, иң якын кешемә генә сөйләдем. Сез аны беләсез.

– Берәүгә әйтү дә җитә, шуннан тарала ул.

– Ләкин бит минем аңа ниләр сөйләгәнемне сез тәгаен генә белмисез. Сүзне бит аны төрлечә бозып, төрлечә җиткереп була. Шундый зур мәсьәлә кузгалгач, сез башта минем үземне чакырып сорашырга тиеш идегез.

Бу соңгы сүзләрем Перовка бер дә ошамады булса кирәк, аның йөзе кинәт караңгыланып китте.

– Сезнең мәсьәлә инде каралган, беткән, давай без аңа яңадан кайтып тормыйк, – диде ул, кырыс кына. – Сез приказны укыдыгызмы?

– Юк әле, ләкин ишеттем.

– Приказ сезне эштән азат итү турында.

– Беләм.

– Шулай булгач, бәхәсләшеп торырга соң инде. Сезгә үз хәлегез турында уйларга кирәк.

Перовның сүзне болай кинәт кенә икенчегә борып, очлап куюы мине бик нык аптырашта калдырды. Мин әле әйтергә теләгәнемнең чиреген дә әйтә алмадым. Приказ чыккан, эш беткән булса да, минем бу юлы олы яшьтәге абзыйга, коллективның рәсми кешесенә, үземнең гаепсез булуымны бик тә аңлатасым килгән иде. Ә аның бу хакта тыңлыйсы да килми… Алайса, ни өчен ул мине чакырып кертте, борчылып сүз башлады? Максаты нәрсәдә? Менә шундый аптырауга төшеп, мин күпмедер вакыт сүзсез калып утырдым. Перов та, нидер көткән кебек, үзенекен әйтергә ашыкмый иде.