Выбрать главу

Ахырда мин, уйлап түгел, ә гаҗизлектән генә сорап куйдым:

– Нишлим соң мин? Нәрсә эшләргә кушасыз?

– Менә күптән сүзне шуңардан башларга кирәк иде, – диде Перов, җиңелчә бер сулагандай итеп. – Мин бит сезнең хәлегезне аңлыйм. Сез яшь кеше, сезнең киләчәк көнегез бар, бу хакта уйламыйча булмый… Кыскасы, минем сезгә кешеләрчә ярдәм итәсем килгән иде, әгәр кадерен белсәгез… Тик бу ике арада гына калырга тиеш. Инде ничек итеп сезнең положениене төзәтергә мөмкин? Моның өчен бер генә юл бар: сез партоешма исеменә гариза язарга тиешсез.

– Нинди гариза?

– Әйтеп беткәнне көтегез… Сез үзегезнең гаризагызда яшьлегем һәм политик сизгерлегем җитмәү аркасында зур ялгышлык эшләдем, гаебемне өстемә алам, киләчәктә төзәлергә һәм эшем белән моны исбат итәргә сүз бирәм, тик мине коллективтан аермагыз, өйрәнчек итеп булса да калдырыгыз, дип языгыз… Ә мин управляющий белән сөйләшермен, бәлки, приказны үзгәртеп тә булыр. Аңладыгызмы?

Шунда ук күңелгә шик килде: аның бу тәкъдиме дә алдан ук уйланмаган микән? Һәм мин ирексездән сорамыйча булдыра алмадым:

– Димәк, сез миңа гариза язып, тәүбә итәргә кушасыз инде?

– Тәүбәме бу, үтенечме – анысын теләсәгез ничек дип атагыз. Ләкин сезнең бүтән чарагыз юк. Иелгән башны кылыч кисми, шуны белегез!

– Фёдор Николаевич, – дидем мин, ничек тә сак булырга тырышып, – ә шулай да нинди гаепне мин өстемә алырга тиешмен? Җыелышта миңа «кулак агенты», «кулак коткысын таратучы» дигән гаеп тактылар, ләкин бу гаепкә сез үзегез дә ышанмыйсыз ич!..

– Һай, Аллам! – диде Перов, бик ачынып. – Мәсьәлә андамыни? Сезне эштән куалар, аңлыйсызмы? Ә мин сезгә шуңардан котылуның бердәнбер юлын өйрәтеп утырам. Кулак агенты булсагыз, мин моны эшләр идеммени?!

– Анысы өчен рәхмәт сезгә, Фёдор Николаевич, – дидем мин, аска карап кына. – Тик… тик нинди генә гаепне өстемә алыйм икән соң?

– Аптырыйм, укыган кеше ләбаса сез! Неужели, гариза да яза белмисез? «Мин кулак агенты идем» дип язу һич тә шарт түгел бит. Аңламыйча, белмичә сөйләгәнмен дип язсагыз да җитә бит.

– Ләкин… сөйләгәнем дә юк ич!

– Минем сүзем бетте, – диде Перов, шактый кискен-дорфа итеп, һәм алдында яткан кәгазьләрен ачу белән тагын күчергәли башлады.

Әлбәттә, минем соңгы сүзем артык иде, эшне генә боза торган сүз иде. Ычкынды, хәерсез! Тезләремә таянып азрак уйланып утырдым, аннары, таш астыннан чыккандай, акрын гына кузгалдым.

– Рәхмәт, мин уйлармын, – дидем, берсүзсез чыгып китүне килештермичә.

Ләкин Перов дәшмәде.

XVIII

Мин Перов бүлмәсеннән генә түгел, мехбазадан ук чыгып киттем. Хәзергә эш калмады монда… Каядыр читкәрәк китәргә кирәк. Берәр аулак урынга барып, бу ишеткәннәрне ничектер сеңдерергә кирәктер инде. Ләкин, кая барасымны ачык кына белмичә, башта мин Бауман буйлап киттем, аннан ни өчендер Болакка таба борылдым, аны да узып, Печән базарына барып чыктым. Базар, әлбәттә, мин эзләгән урын түгел, аның таш кибетләре, тыз-быз чапкан кешеләре арасыннан тизрәк үтеп, Кабан күленә таба киттем. Күл буенда хөрти генә бер бакча кисәге бар, шуңа җитеп, чокыр-чакырлы юлыннан эчкәрәк уздым да арты каерылган бер эскәмиягә, ниһаять, килеп утырдым. Көн гаҗәеп җылы, кояшлы – язны камчылап ашыктыра торган көннәрнең берсе. Ярдан котырып шарлавыклар ага, күлнең читләренә тоташ су җәелгән, тик ярдан ярга сузылган чана юлы гына сары сыртын кабартып, ярылып ята… Каршы яктагы икешәр катлы иске агач йортларның тәрәзәләре әйтерсең утта яна… Шулардан уңдарак, нурлы аяз күккә сузылган кара бармактай, «Спартак» фабрикасының нечкә тимер трубасы күренеп тора.

Ләкин бу күренешләр ничектер күңелгә кермичә, күзләремнән генә чагылып узды – уйларым минем бөтенләй башкача иде. Бер дә көтелмәгән ситуация туды бит әле. Миңа ансат кына эшне җайларга була икән ләбаса! Кайларгадыр, кемнәргәдер барып йөрүнең кирәге дә юк, имеш. Шул ук мехбазага гариза гына язып илтәсе – һәм эш җайланачак. Әмма бу хәл мине ни өчендер бер дә куандырмый. Киресенчә, ул мине борчый, бик нык борчый. Иң элек Перовның миңа «изгелек» күрсәтергә теләвенең сәбәпләрен һич аңлый алмыйм. Башта батыра, аннары тартып чыгармакчы була – ни өчен? Изгелекме бу, әллә берәр төрле мәкерлекме? Ягъни миннән «гаеплемен» дигән сүзне әйттереп, мине чын-чынлап гаепле итеп калдыруымы, яки инде хәлемә кергән булып, мине тәмам үз кулына алырга тырышуымы? Болар бит икесе дә, яшерен тозак шикелле, минем өчен гаять куркыныч! Эләгә калсаң, ничек итеп ычкынырга да белмәссең!.. Әмма шул ук вакытта ул бит әле минем гаепле булуыма ышанмыйм да, диде. Алайса, ни өчен бу мәче белән тычкан уены? Максаты нәрсәдә?.. Ничек кенә аңларга соң хөрмәтле секретарьның мондый икейөзле гамәлен?! Белмим, белмим, ни дип әйтергә дә белмим, егетләр?