Выбрать главу

Ярый, бик тирәнгә кермик әле, калдырып торыйк, болай да башка төшкән йөк бик авыр. Менә минем алга бик конкрет мәсьәлә куелды, шул хакта тыныч, сабыр гына уйларга кирәк… Хуш, мин нишләргә тиешмен? Хөрмәтле Перов иптәш миңа ярдәм кулын сузмакчы, тик бер генә шарты бар: мин тәүбә итәргә тиешмен. Нәрсәдән? Миңа тагылган ялган гаептән: булмаганны булды дип, мин, чынлап та, ялгышканмын дип, инде, зинһар, кичерә күрегез дип, баш иеп кичерү сорарга тиешмен. Әгәр шулай итсәм, ягъни үземне гаепсез санаган хәлдә, өстемә ниндидер гаеп алсам, алар мине кичерәчәкләр. Бүре билеты тоттырып эштән чыгарып җибәрмәячәкләр. Ләкин юк гаепне өскә алып тәүбә итү – бу да икейөзлелек күрсәтү була түгелме соң? Бу да алдашу юлына басу, тиреңне саклау өчен намусыңны көчләү – йә, шуннан соң мин кем булып калам? Типкән итекне ялаучы вак җан – шулай түгелме?! Әмма типкән итекне эт тә яламый лабаса!

Хәер, нигә мин бу кадәр әшәке итеп уйлыйм әле? Әгәр юк гаепне өстемә алып, тәүбә итсәм, кешеләр моңа ышаначаклар бит. Минем икейөзлеләнеп, бары тиремне саклау өчен генә үз-үземә яла ягуымны белмәячәкләр. Хәтта, мактап: «Кара, ялгышуын әйтеп бирүдән курыкмады, молодец, честный егет икән», – диячәкләр… Ә инде үз вөҗданыма килгәндә, аны да тынычландырып, юатып булачак: мәҗбүр иттеләр, дисең, минем урында һәркем шулай эшләр иде, дисең, дөньяда торырга кирәк ләбаса, дисең. Хәйләсез – дөнья файдасыз, диләр ич «акыллы» кешеләр. Аның каравы, син акылга утыртылган тәти егет булып каласың, түбәнлек, икейөзлелек, ялагайлык бер дә начар нәрсә түгел икән дип, мыштым гына яши бирәсең!

Ходаем, ниләр уйлыйм мин? Гүя ургылып аккан елга уртасыннан чыгар өчен, әле бер ярга, әле икенче ярга ташланам. Болай булмый бит, болай ярамый, ике ярның берсенә чыгарга кирәк. Яки – яки!.. Гамлет шикелле озак баш ватарга минем вакытым да, мөмкинлегем дә юк. Датский принц түгел мин – эшсез бер генә көн дә яши алмыйм. Димәк, яки расчёт алырга да, бүре билетын тотып, каядыр чыгып олагырга! Яки инде, Перов киңәшен тыңлап, баш иеп карарга, шулай итеп, кара мөһердән котылырга – чәнчелеп китсен! Күңел каралса да, исемем «чиста» калыр… Сайларга, сайларга… әмма ләкин кайсын сайларга? Әйтегез инде, әйтегез, туганнар! Мине белүчеләр, мине аңлаучылар, миңа ышанучылар!..

Әйе, мин кемнеңдер акыллы, дөрес сүзенә мохтаҗмын, бик мохтаҗмын. Ни әйтсә дә әйтсен, тик айнык сүзен әйтсен! Кем белә, бәлки, мин аңардан иң кирәкле киңәшне ишетермен. Ләкин кемгә, кем алдына бу газаплы аптыравымны күтәреп барырга?.. Иң яхшысы – Вафага, Вафа дуска! Вафа – коммунист. Ул минем белән дусларча ачык сөйләшүдән курыкмаячак. Куркырга тиеш түгел.

Урынымнан тордым – торгач кына аякларымның юеш карда нык кына өшегәнен сиздем. Аксабрак булса да, ашыга-ашыга, бакчадан чыгып киттем. Хәер, ашыгудан бер мәгънә дә юк иде. Вафа эштә, ә эш бетәргә вакыт бик күп әле. Көнне ничектер үткәрергә кирәк. Кая барырга, нишләргә?.. Татарстан чатында тукталып, үткән-сүткәннәргә, пычрак карны чәчрәтеп чапкан машиналарга, атларга карап тора башладым. Барысы да уза минем яннан, барысының да ниндидер эше, мәшәкате, теләге-максаты бар… Бер генә минут та тик тору мөмкин түгел – ташка әйләнерсең!.. Кузгалырга кирәк. Иң элек җылы бер урынга кереп утырасым килде. Мәскәү урамына узып, «Сарай» номерлары астындагы ашханәгә барып кердем. Халык күп иде, шулай да түрдәрәк бер буш өстәл табып, шуңа барып утырдым. Половойлар, өстәлләр арасыннан юргалап, кара поднос белән чуар чәйнекләрдә чәй ташыйлар. Мин дә шуларның берсеннән ике шешә сыра китерттем. Монда торганы авыл агайлары диярлек, чөнки күршедә генә алар төшә торган крестьян йорты. Туннарын салмыйча, бары бүрекләрен генә салып һәм тирләгән муеннарын сузып, тәлинкәдән шөбер-шөбер чәй эчәләр… Минем ашыгыр җирем юк, сыраны әз-мәз генә йотымлап, шуларга карап утырам. Кемнәр алар – колхозчылармы, единоличниклармы – белмим, ләкин эчемнән генә үзләренә әйтәсем килә: «Менә, эт талаган нәрсәләр, сезнең аркада без фәкыйрегезне утлы табага бастырдылар бит әле… Сез шуны күрмисез дә, сизмисез дә, бары мышнап чәй чүмерүегезне генә беләсез. Хәер, белсәгез дә яклап бер сүз дә әйтмәс идегез, берни төшенмәгән аңгыралар булып кыланыр идегез. Хәйләкәр төлкеләр сез!..» Әйе, мужик – бик катлаулы, бик четерекле җан иясе. Кем әйтмешли, сукранмыйча җәннәткә дә кермәс ул.