Выбрать главу

Сыра эчкәч, ашыйсы да килеп китте. Токмач белән кәтлит заказать иттем. Чын булса, нервлары кузгалган кешенең аппетиты бик яман ачылып китә, имеш. Акча барында бу әллә ни куркыныч түгел түгелен. Ярый, токмач белән макаронлы кәтлитне дә ялт иттереп куйдык. Инде моннан кузгалырга да вакыттыр – әдәп дигән нәрсә бар.

Урамга чыккач, тагын шул ук мәсьәлә: кая барырга? Вафаның эше дүрттә бетә, ә хәзер вакыт икенче ярты гына әле. Ләкин кая таба булса да атларга кирәк. Киттем. Атлый торгач, «Чаткы» киносына барып чыктым. Гарри Пил катнашы белән ниндидер Америка картинасы бара икән, сеанс та башланырга гына тора – мин тоттым да, билет алып, шуңа кереп утырдым. Ике сәгать вакытны үткәрергә ярап куйды бу… Аннары торганы атышлар, куышлар, биек-биек йортларның берсеннән икенчесенә сикерүләр белән тулы картинаны карап утыру җанга әзрәк ял да биргән кебек булды.

Кинодан чыккач та, мин туры Вафага киттем. Ул шушы Тукай урамында – моннан ерак түгел бер ялгыз карчыкта тора. Әле кайтып җитмәгән булырга тиеш. Мин өенә кермичә, урамда әрле-бирле йөренеп, көтәргә булдым.

Тукай урамында татар кызлары күп очрый, ара-тирә бик чибәрләре дә килеп чыккалый… Нишлисең, яшьлек бит, баш түбәсеннән хәсрәт сөреме бөркелеп торса да, мин шул чибәрләргә кызыксынып карамыйча булдыра алмыйм. Күңелгә сәер уй килә: кешегә, бәлки, нәкъ менә бик авыр хәсрәтле чагында хатын-кыз иркәләве аеруча кирәктер дә. Бәлки, җан сөйгәненең шифалы кочагында ул барысын да оныта, тынычлана алыр иде. Һай, тиле күңел!.. Нәкъ менә шундый кочакта аны елан чакканын да онытырга әзер…

Әнә Пләтән ягыннан эре-эре атлап, кулларын селкә-селкә кайтып килгән Вафа да күренде: мин, йөрүдән туктап, аны көтеп алдым. Килеп җиткәч, Вафа минем белән кул биреп күреште. Бернинди гаҗәпләнү-сәерсенү сиздермәде, гүя бу очрашуны ул алдан ук белеп кайткан. (Мондый чакта дус кешенең әз генә читенсенүе дә минем өчен, билгеле, авыр булыр иде.)

– Күптәнме? – диде Вафа, борчылгандай.

– Юк, күптән түгел, – дидем мин.

– Әйдә керик, алайса! – диде ул, гади генә.

Без кечкенә кухняны узып, зал сыман иркен генә бер бүлмәгә кердек. Урамга караган ике тәрәзә, тәрәзә төпләрендә гөлләр, стенада ике рәсем: берсе – Айя-Суфия мәчетенең күренеше (карчыкныкы булырга тиеш), икенчесе – Ленин портреты (монысын, билгеле, Вафа элгәндер); уң кулда карсак кына шкаф, уртада чуклы эскәтер япкан түгәрәк өстәл, ә тәрәзәләргә каршы стена буенда ак шарлы киң генә карават; бер сүз белән әйткәндә, Иске бистәнең уртакул татар бүлмәсе. Әйткәнемчә, Вафа ялгыз карчыкта тора, карчык үзе кухня белән янәшә караңгы бүлмәдә ята икән, ә монда Вафа үзе генә хуҗа. Аннары Казан карчыкларының бер шәп гадәтләре бар – алар өй саклап утырырга яратмыйлар. Ходай бирмеш көн алар, ниндидер үзләре генә белгән сылтау табып, кемгә дә булса бармыйча, кемнең дә булса чәен эчеп кайтмыйча калмыйлар. Вафаның да карчыгы нәкъ шулай икән – биләмгә чыкмыйча бер генә көнне дә уздырмый, имеш. Икесенә ике ачкыч эшләтеп алганнар, һәркайсы үзе теләгән вакытта кайтып-китеп йөри… Вафадан минем: «Карчыкның сине болай ташлап йөрүе уңайсыз түгелме соң?» дип сораганым да бар. «Һи, буйдак егет өчен, киресенчә, бик уңай инде ул!» дип көлә генә Вафа… Кыскасы, карчыктан да, торган җиреннән дә бик канәгать булса кирәк.

Бүлмәгә кергәч тә, Вафа миңа:

– Син утырып тор, менә газеталар караштыр, ә мин өстемне генә алыштырып алыйм, – диде һәм чөйдән чиста күлмәген, чалбарын, карават астыннан йомшак чүәкләрен алып, кухняга чыгып китте. Мин беләм, Вафа – тәртип, пөхтәлек ярата торган егет. Эштән кайткач та, һичнигә карамыйча, иң элек юынып, өстен алыштыру – бу аның көндәлек кагыйдәсе. Кем генә килсә дә, ул аны бозачак түгел. Сабыр гына көтәргә кирәк.

Бүгенге «Красная Татария» газетасын хәвефләнебрәк кулыма алдым. Газета битләрендә хәзер һәртөрле «фаш итүләргә» күп урын бирелә. Әгәр шуннан минем хакта да берәр фельетон-мазар язылган булса, нишләрсең?! Баш очыңа казык сугып кую белән бер булыр иде бу, әкәмәт! Ярый, шөкер, андый-мондый хәтәр нәрсә юк икән әле. Газета игътибарын җәлеп итәрлек дәрәҗәгә үсмәгәнбез әле без – моның өчен аңа үпкәләп булмый, билгеле.

Вафа юеш чәчен артка тарый-тарый килеп керде. Озынча зур бите алсуланып киткән, өстендә ап-ак күлмәк белән шәп үтүкләнгән кара чалбар, билен тар каеш белән кысып буган – егеткә карап торуы күңелле!

Кергәч тә ул, миңа кәефләнеп:

– Ә хәзер без, дус кеше, синең белән аристократларча гына каһвә эчеп җибәрик, – диде. – Дәрт кереп китсен!