Аның болай минем хәлемне белмәгәндәй, шаяруга бирелеп, ваемсыз, җиңел генә сөйләнүе, бер яктан әйбәт тә кебек – ничектер, мине дә тынычланырга, онытылырга мәҗбүр итә. Әмма, икенче яктан, минем өчен бик үк уңай да түгел шикелле, чөнки алда гаять җитди сөйләшү тора. Фикерне таратмыйча, йомшартмыйча гына дигәндәй, аны ничектер башларга кирәк.
Ә Вафа үз эшендә. Менә ул пыяла шкафтан ике стакан, шикәр савытын, кофе тартмасын алып өстәлгә куйды. Аннары кухняга чыгып, бераздан чәйнек белән яңа гына кайнаган су һәм саплы кәстрүл белән кайнар сөт алып керде. Шуннан миңа да, үзенә дә сөтне, шикәрне мул салып, нык кына болгатып, хуш исле кофе ясап куйды. Шуны әйтергә кирәк, чын кофе ул – хәзер бер җирдә дә табылмый торган нәрсә. Ә менә Вафада бар. Күрәсең, Ленинградтагы туганнары аңа җибәрә торганнардыр.
Кайнар кофены без әз-әзләп кенә эчәбез. Чынлап та, бик тәмле нәрсә. Арпа кофесын күп эчкәнем бар, ләкин моны, каяндыр эссе илләрдән килгәнен, хәтерләмим дә.
Мин Вафадан сүз көтәм. Ни булса да сорарга тиеш бит ул. Сорамаса, әллә ничек бик сәер булыр иде. Мин дә сүзне ничек итеп башларга белмәс идем…
Юк, сорады. Гади генә итеп:
– Бүген эшкә чыкмадыңмы? – диде.
– Юк, – дидем мин. – Приказ бар бит.
– Күрдем. Безгә дә килгән иде.
– Ә минем күргәнем юк әле. Ишеттем генә. Ничегрәк язганнар?
– Ничегрәкме? – диде Вафа, кофесын ашыкмыйча гына болгатып. – Шактый хәйләкәр: «Ачык партия җыелышының соравын искә алып, фәләновны эшеннән азат итәргә», – диелгән.
– Начармы бу?
– Ничек, дим. Беренче карашка начар да түгел кебек. Һәрхәлдә, приказның үзендә сиңа конкрет гаеп такмаганнар. Ләкин ул приказны кая гына илтеп күрсәтсәң дә, безнең мехбазадан синең хакта кем ул, ни өчен чыгарылды, дип сораячаклар. Конверт эчендә җавап барачак. Ә аның эчендә нәрсә язылганын син үзең дә белергә тиешсең.
– Кулак агенты, колхозга каршы коткы таратучы – шулаймы?
Вафа уңайсызланыбрак елмайды.
– Җыелышта сөйләүчеләрнең әйтүенә караганда, шулайрак килеп чыга.
– Ә син шуңа ышанасыңмы? – дидем мин, туп-туры аның күзләренә карап.
– Нигә алай дип сорыйсың? – диде Вафа, кинәт җитдиләнеп. – Мин бит җыелышта үз сүземне әйттем инде… Без хәзер сиңа бүтәннәр таккан һәм җыелыш карарына кергән гаепләү турында сөйләшеп утырабыз.
– Кичерә күр, Вафа, мин кызулык белән генә… Ләкин ул «бүтәннәр» минем андый начар кеше булуымны кайдан беләләр?
– Юк, син, дус кеше, аны миннән сорама инде. Мин кайдан белим? Миңа синең бер сүз дә әйткәнең юк бит. Бәлки, башка берәр кешегә нинди дә булса ярамаганрак сүз әйткәнсеңдер! Яшермә!
– Вафа, синнән яшерер бер нәрсәм дә юк минем, – дидем мин, бөтен ихласым белән. – Ышан, дус!
– Ышанам!
– Син беләсең, минем бердәнбер яраткан, ышанган кешем ул – Хафаза иде. Менә Япанчыдан кайткач, мин аңа авылдан күргән-ишеткәннәремне сөйләдем. – Бары шул гына… Бүтән бер кешегә берни әйткәнем булмады.
– Син инде, Хәбиб дус, миңа да, Хафаза туташка сөйләгәнчә, тулырак итеп сөйләле! Нәрсә ул «күргән-ишеткәннәрең?» – диде Вафа, елмая биреп.
– Пажалыста! – дидем мин һәм Япанчы агайларының миңа килеп зарлануларын, шул хакта колхоз председателе Хәйрүш абзый белән шактый кискен сөйләшергә туры килүен, соңыннан шуның өчен борчылуымны аңа нәкъ булганча, ләкин озынга да сузмыйча, сөйләп чыктым. Тик ахырдан өстәдем: – Менә, ышансаң, нәкъ Хафаза туташка сөйләгәнчә!
– Аңлашыла! Хуш, ә ул нәрсә диде инде?
– Хафазамы? Нәрсә әйтсен. Гадәтенчә, минем һәр сүзем белән килешеп барды. Авыл хәлләрен белми дә ул, аннары үзенчә фикер йөртерлек чамасы да юк аның. Ә менә җиткерә белгән.
– Ул, дисеңме?
– Бары ул гына. Дөрес, үзе башлап барып сөйләмәгәндер, монысына ышанмыйм. Сүзне аңардан әкренләп алганнар, һәм кем алганын да беләм, ләкин барыбер мин Хафазаның бу эшен каберемдә дә онытачак түгелмен! Бигрәк тә шуны миңа әйтмәвен кичерә алмыйм.
– Син кызма, – диде Вафа, тыныч кына. – Сиңа кызарга ярамый. Кая, тагын берне ясыйм. – Ул стаканга яңадан кофе ясый башлады. – Хафазаны син алай бик каһәрләп ташлама, интрига корбаны ул, әллә аның үзенә җиңелдер дип беләсеңме? Ничек кенә булмасын, ул сине яратып йөргән кыз бит.
– Менә шуңа күрә дә гафу итеп булмый аны.
– Ашыгыбрак сөйлисең әле, дус кеше, ашыгыбрак! Ярый, Хафаза мәсьәләсен калдырып торыйк. Инде үзең нәрсә эшләргә уйлыйсың?
– Менә шул хакта киңәшергә дип сиңа килдем дә, Вафа! Бүген мин Перов белән сөйләштем. Дөресрәге, ул мине бүлмәсенә чакырып сүз башлады.
– Йә, шуннан?
– Иң элек мин аңардан шуны ишеттем: ул минем кулакларны яклаучы, колхозга каршы коткы таратучы кеше булуыма үзе дә ышанмый икән… Аңлыйсыңмы, Вафа, үзе дә ышанмый!