Әмма, ни гаҗәп, Вафаның моңа һич тә исе китмәде. Бары «аңлыйм» дип кенә куйды.
– Юк, син, Вафа, чынлабрак уйла әле, нәрсә килеп чыга соң? – дидем мин, яңадан кайнарлана башлап. – Димәк, ул миңа үзе дә ышанмаган гаепне таккан, мине нахакка политик җинаятьче ясап, эштән кудырган – шулай түгелме?! Син менә шуны миңа аңлатып бир!
– Кеше өчен җавап бирүне бер дә яратмыйм, Хәбиб! – диде Вафа. – Ләкин Перов сүзләрен җиңел аңлап була, минемчә… Просто сиңа ул кадәр зур политик гаеп тагар өчен аның дәлилләре җитәрлек түгел, нигезе юк, ничек ышансын?
– Алай булгач…
– …Нигә эштән кудылар, дисең инде? Моның да сәбәбе ачык: «фаш итү» шаукымына бирелеп, алар таякны катырак бөгеп ташладылар. Бары шул гына.
– Бары шул гына!.. Әйтерсең сүз тәкә башы турында бара!
– Юк, сүз тәкә башы турында бармый, – диде Вафа, җитди генә. – Югыйсә Перов синең кулыңа шундый козырь тоттырыр иде микән?! Монда ниндидер сер бар. Давай, син дәвамын сөйлә, аның әйткәннәре кереш кенә булгандыр – шулайрак сизәм.
– Дөрес сизәсең… Ул миңа «изгелек» эшләмәкче була.
– Ничек итеп?
– Әгәр мин гаебемне өстемә алып, кичерү сорап, партоешма исеменә гариза язсам, ул мине эштә калдырырга вәгъдә итә.
– Так, так! Нинди гаепне өстеңә алырга куша инде ул?
– Ну, янәсе, мин политик сизгерлегем җитмәү аркасында нәрсәнедер аңлап бетермәгәнмен, ниндидер хата фикерләр әйткәнмен – менә шулайрак. Кыскасы, ул минем үземә белеп язарга куша.
– Менә хәзер мәсьәлә ачыкланды инде, Хәбиб дус! – диде Вафа, урыныннан торып. – Перов сиңа килешер өчен кулын суза, аңлыйсыңмы? Әгәр ул синең, чынлап та, кулак иярчене, колхозга каршы кеше булуыңа ышанса яки шуны исбат итәрлек дәлилләре кулында булса, ул моны эшләмәс иде, әлбәттә. Хафаза сүзләре генә җитми моның өчен, син аларны һәрвакытта кире кага аласың. Ләкин хикмәт анда гына түгел. Алар ботканы пешерделәр пешерүен, әмма ашаучы юк, ягъни коллективны синең шундый начар кеше булуыңа ышандыра алмадылар. Ә бу партоешма секретаре өчен мактаулы эш түгел. Менә хикмәт нәрсәдә. Хәзер ул үзенең позициясен ничектер ныгытырга тиеш – менә ни өчен аңа синең гаризаң кирәк. Аңлыйсыңмы?
– Ләкин бит мин аның кулына андый гариза язып бирмәячәкмен.
– Тукта, ашыкма. Бусы икенче мәсьәлә.
– Ничек икенче мәсьәлә? – дидем мин, бик гаҗәпләнеп. – Перовның гамәлен аклар өчен мин үз-үземә яла ягыйммы?! Бу бит акылга сыя торган эш түгел.
– Сабыр, сабыр!..
– Җитмәсә әле, кулыңнан алдап гаризаңны алырлар да барыбер эштән дә куарлар. Ышан син аларга!..
– Юк, кумаслар. Перов сүзендә торыр. Торырга тиеш. Аның өчен сине чыгарып җибәрмәү файдалырак – инцидент шуның белән бетәчәк. Беләсең килсә, синең хәлне төзәтү өчен бу иң ансат юл.
– Гариза язумы?
– Әйе. Гариза язу.
– Неужели син миңа шуны эшләргә кушасың?
– Мин кушмыйм. Язасыңмы, язмыйсыңмы – анысы синең эш. Тик минем сиңа бер нәрсәне төшендерәсем килә. Бел, сине ачык партия җыелышының соравы буенча эшеңнән азат иттеләр – приказда шулай диелгән. Димәк, аны беркем дә үзгәртә алмый.
– Туктале, Вафа, ни сөйлисең? Хәзер генә үзең коллектив минем гаепле булуыма ышанмый, дидең…
– Әйе, дидем. Ләкин җыелышның карары бар.
– Көчләп тагылган карар бит ул. Барысы да алдан әзерләнгән ләбаса!
– Җыелышларны һәрвакытта алдан әзерлиләр! – диде Вафа. – Син моны белергә тиеш идең инде…
– Юк, юк, Вафа дус! – дидем мин, башымны кат-кат чайкап. – Дөнья әле бер мехбаза белән генә бетми, мин әле райкомга, обкомга, кирәксә, Мәскәүгә чаклы барып җитә алам. Бер гөнаһсыз кеше булуымны мин әле исбат итә алачакмын!
– Белмим шул, – диде Вафа, сүлпән генә.
– Нигә? Бөтен җирдә дә Басыйр да Перов ишеләр утырмыйлардыр бит?
Вафа чыраен сытып куйды, күрәсең, ошамады аңа бу сүзләр. Бераз дәшми торды.
– Син, Хәбиб, бер нәрсәне аңларга теләмисең, – диде ул, ниһаять. – Сыйнфый көрәш гаять кискенләшкән хәзерге шартларда политик гаепне өстеңнән төшерү бик авыр эш ул. Моңа алиби юк… Әгәр синең Хафазага әйткән бер генә кыек сүзең расланса да, ниндидер гаепләүгә урын кала. Ярый, син кардан ак, сөттән пакь булуыңны исбат итә алдың, ди. Моның өчен бит башта Хафазаның чеп-чи ялганчы, яла ягучы икәнен күрсәтергә кирәк. Онытма, ул хәзер ялгыз түгел, аның әнә Перов, Решевский кебек таза терәкләре бар. Билгеле, алар барысы да бер сүздә булачак… Тагын шуны да исеңдә тот, алар – гаепләүче, син – акланучы, ә аклануы һәрвакытта авыррак…
– Димәк, синеңчә, аклану инде мөмкин түгел?
– Юк, мин алай дип әйтмәс идем. Гаделлек, ахыр чиктә, җиңеп чыгарга тиеш. Ләкин ничек булачак ул?.. Син, бик тырыша торгач, Хафазаның бөтен җиткергән сүзләрен юкка чыгардың, ди, син гаепсез, син яла корбаны… Ниһаять, сине акладылар, ләкин сине аклау – Хафазаны батыру дигән сүз, чөнки ул яла ягучы гына түгел, партоешманы да алдаучы булып калачак.