– Ләкин бит аны ул эшкә мәҗбүр иткәннәр! – дидем мин, ярсып.
– Җүләр сатма, зинһар! – диде Вафа, ачуланып. – Кайда синең дәлилең?
– Ул үзе әйтер, әйтергә тиеш.
– Тиеш! Тиле син… Мәҗбүр иттеләр дигән нәрсә недоказуемый абсурд ул, беләсең килсә! Авызыннан чыккан сүзгә бары Хафаза үзе генә җаваплы… Бала түгел бит ул… Озын сүзнең кыскасы шул, син күпмедер дәрәҗәдә акланырсың, Басыйр белән Перовка чүп тә булмас, ә менә Хафаза туташ бу быкырдыкның бердәнбер корбаны булып калыр… Син шуңа ризамы?..
Вафаның бу сүзләреннән мин әллә ничек бөгелеп төшкәндәй булдым. Әйтерсең иң авырткан сөялемә китереп басты ул! Ыңгырашырга җитеп, мин:
– Вафа, ник алай дип әйтәсең? – дидем. – Мин бит Хафазадан үч алырга җыенмыйм. Ачуым никадәр генә көчле булмасын, күпме генә рәнҗемим мин аңа, әмма кичә генә әле миңа шундый якын, кадерле булган бер кеше белән бүген ерткычлардай дошманлашу, шул зәгыйфь, куркак җан белән күзгә-күз очрашу, аңа нәфрәт белән карау, аның йөзенә гаеп ыргыту, ниһаять, аны хур итеп, пычратып ташлау – бу минем теләгем түгел, Вафа, аңла син! Бик түбән, чирканыч эш бу минем өчен… Минем бөтен ачу-нәфрәтем тегеләрдә, безне аерган, безнең мәхәббәтебезне җимергән әнә шул шымчы Басыйр белән Перовларда. Менә кемнәрнең явызлыкларын фаш итәргә, менә кемнәрдән үч алырга тиеш идем мин… Ә син Хафаза, дисең!..
– Их, Хәбиб! – диде Вафа, ачынып. – Мин әйтәммени аны, логика әйтә, хәзерге вакытның логикасы, аңлыйсыңмы?.. Ә бу эштә логика шуннан гыйбарәт: син «тегеләргә» пычак та эшли алмаячаксың, ә Хафазаны, үзең әйткәнчә, хур итеп ташларга мәҗбүр булачаксың. Һичбер нинди благородный теләкләреңә карамастан! Менә шулай!
Вафаның логикасы рәхимсез иде. Мине тәмам гаҗизлеккә төшерде ул. Бәхәсләшер урын да калмады кебек. Шулай да бу каһәр суккан хәлдән ничектер чыгарга кирәк ләбаса!.. Соңгы өмет белән тагын Вафага карыйм:
– Нишлим соң, Вафа, нинди киңәш бирәсең, әйт, зинһар! Шул кара мөһер белән калыйммыни инде мин?..
– Читен мәсьәлә! – диде Вафа, авыр сулап. – Нинди генә киңәш бирә алыйм мин сиңа, Хәбиб? Әгәр Хафазаны бутыйсың килмәсә, монда ике генә юл кала: йә расчёт аласың да чыгып китәсең, йә Перов тәкъдимен кабул итәсең.
– Мин моны беләм.
– Белсәң, сайла инде.
Мин бик нык уйга калдым. Сайларга, сайларга… Икесенең берсен – бүтән чара юк, күрәсең. Шуларның кайсын куша минем акылым һәм вөҗданым?.. Хафазаны аяп түбәнлеккә барунымы, әллә аны корбан итеп булса да, акланунымы?.. Әгәр минем өчен дөреслек, гаделлек, ниһаять, йөз аклыгы кадерлерәк булса, соңгысын сайларга тиеш түгелме мин?.. Чынлап та, үзе явызлык эшләгән кешене ни өчен аяп торырга?.. Бу нинди филантроплык?! Кем моны эшләр иде?.. «Явызлыкка каршылык күрсәтмәү!» – юк, бу кагыйдә белән яшәү мөмкин түгел, Хафаза да, ниһаять, моны белергә тиеш.
Инде безнең арадагы мәхәббәт әнә шулай адәм хуры булып, дошманлыкка әйләнеп бетә икән, моның өчен кешеләр мине гаепләмәсләр. Сәбәпчесе билгеле.
Кыскасы, менә шулай… Һич икеләнмичә, миңа үземне аклау өчен хәрәкәт итә башларга кирәк… Иң дөресе шул.
– Вафа дус, – дидем мин, яңадан телгә килеп. – Мин сайладым.
– Хуш, нәрсәне?
– Мин Перов тәкъдимен кире кагам… Иртәдән үк үземне аклау чарасына керешәм. Ни булса, шул!
– Ярый, хәерле сәгатьтә! – диде Вафа, ничектер битараф кына. – Әлбәттә, син бу эшнең бөтен ягын да уйлагансыңдыр инде?
– Уйладым… Миңа гаделлек кирәк, мин акланырга тиешмен… Инде Хафазага авырлык килә икән, үзенә үпкәләр, минем башка чарам юк.
– Син хаклы, – дип куйды Вафа.
– Тик син миңа тагын бер киңәш бирсәң иде, – дидем мин, аз гына дәшми торып.
– Нинди киңәш?
– Кая барыйм, кем исеменә языйм икән?..
– Син хәзергә берни дә язмый тор, – диде Вафа. – Башта сөйләшергә кирәк. Мин сиңа райкомга барып, анда Мангушев дигән бер иптәш белән сөйләшергә кушар идем. Уйлап эшли торган төпле егет… Барысын да ачыктан-ачык сөйләрсең… Шуннан ул үзе сиңа кемгә, ничек итеп язарга кирәклеген әйтеп бирер. Аңладыңмы?
– Әйе, аңладым… Ләкин ул миңа ышаныр микән соң?
– Ник ышанмасын – ышаныр… Син бит хәзергә мәсьәләнең яңадан каралуын сорыйсың – шулай түгелме? Бу бик хаклы таләп.
– Әйе, хаклы таләп, – дидем мин, уйланып. – Тик ул ялгыз минем таләп кенә булып калмаса иде.
– Син анысы өчен борчылма! – диде Вафа, мине юатырга ашыккандай. – Мәсьәлә бер кузгалгач, куәтләүчеләр дә табылыр. Менә мин үзем дә Мангушевка әйтермен әле… Аннары синең Васильев белән араң ничек?
– Моңарчы яхшы иде… Ул теге җыелышта булмады бит. Соңыннан белгәч, карт бик борчылган, дип әйттеләр. Хәтта, мин бу эшне болай гына калдырмыйм, диеп тә әйткән, имеш.