Выбрать главу

– Әнә күрдеңме, – диде Вафа, җанланып. – Бу бик важно. Васильевны райкомда яхшы беләләр, хөрмәт тә итәләр, аның сүзенә, һичшиксез, колак салачаклар. Беләсеңме, Перов үзе дә аңардан әзрәк шүрли, – карт кыек эшне бер дә яратмый бит… Аннары тагын сер итеп кенә әйтим: синең урынга Басыйр Рәҗәповны куярга чамалап торалар…

– Шулаймыни? – дидем мин, бер дә гаҗәпләнмичә. – Басыйр үзенекен алыр, юкка гына тырышмагандыр… – Аннары әллә ничек уйламастан гына сорап куйдым: – Ә Хафазаны нишләтерләр икән, мин аклана калсам, аны эшеннән чыгармаслармы?

– Борчылма, чыгармаслар, – диде Вафа, тыныч кына.

– Ләкин син аңа начар булачак, дидең бит?

– Мораль яктан – әйе… Ышанычын югалтыр, кешеләр күзеннән төшәр, ихтимал, шелтә бирелер… Ә эшеннән чыгармас- лар – кечкенә кеше бит әле ул, бары өйрәнчек кенә… Сез әле, егетем, яңадан бергә эшләрсез, бәлки, яңадан дуслашып та китәрсез.

Мин аңа, нәрсә бу – үртәп әйтәме, әллә чынлапмы дип, бик гаҗәпләнеп карадым. Ләкин Вафа, бик гади бер нәрсә әйткәндәй, һич исе китмичә көлемсерәп кенә тора!

– Ничек син моны әйтә аласың, Вафа? – дидем мин, тәмам аптырап.

– Нигә? – диде Вафа, ваемсыз гына. – Мәхәббәт бит ул, әгәр чын икән, тиз генә үтеп китә торган нәрсә түгел. Бигрәк тә яраткан кешең гел яныңда булып торган чакта. Барысы онытылыр, ә мәхәббәт әкренләп терелер…

– Чынлап әйтәсеңме син моны?

– Бик чынлап.

– Һәм син минем Хафазаны кичерә алуыма да ышанасыңмы?

– Ничек кенә әле! – диде Вафа, бу юлы рәхәтләнеп көлә-көлә. – Тиле, мәхәббәт нәрсәне генә кичерми ул!..

Һәм кинәт минем күз алдыма Вафа әйткәннәр чын булып килде дә басты. Ирексездән хәтта тетрәнеп киттем. Булуы бик мөмкин бит моның, бик мөмкин! Нишләп соң әле бу нәрсә бер генә тапкыр да минем уема килмәде?! Килмәде, әмма күңелем нидер сизенә иде түгелме?.. Бу куркыныч бар икән ләбаса, бар икән, тамыры бөтенләй үк корымаган икән!.. Ләкин мондый тирән ярадан соң минем мәхәббәтем терелергә тиешме, кирәкме, ярыймы ул?.. Терелә калса, мин үземне гомерлек газапка, бәхетсезлеккә дучар итмәмме?.. Мәхәббәт ышанудан башка була алмый бит, ә мин ул ышанычны яңадан ничек кайтарыйм соң?!

– Юк, бу булачак түгел, – дидем мин, тешләремне кысып, – булачак түгел!

– Ә син алдан кычкырырга ашыкма, дус кеше! – диде Вафа, сабыр гына. – Тормыш бу, кешене кырыкка бөгә…

– Әйтмә, әйтмә, Вафа, минем бөгеләсем килми! – дидем мин, башымны кат-кат чайкап.

Вафа сынагандай беравык миңа җитди генә карап торды, аннары йомшак кына әйтте:

– Менә нәрсә, Хәбиб, син арыгансың, нервларың да кузгалган, сиңа хәзер ял кирәк. Бүгенгә җитәр. Сөйләшәсен сөйләштек, хәзергә шуның белән бетерик.

Әйе, Вафа дөрес әйтә. Мин хәзер үземне кыйнап ташлаган эт шикелле тоям. Зиһенем дә әллә ничек чуала башлаган кебек… Җитте, ахрысы, бик җитте… Кайтырга кирәк. Авыр гына сулап мин урынымнан тордым.

– Ярый, Вафа, – дидем, аңа кулымны сузып, – бөтен әйткән сүзләрең, биргән киңәшләрең өчен рәхмәт! Бел, синнән башка минем килеп төртелер кешем дә юк иде.

Ул «аңлыйм» дигәндәй, башын гына какты һәм мине ишеккә чаклы озата чыкты. Аерылышкан чакта гына шулай да әйтеп куйды:

– Хәбиб, син давай бу хәлне артык зур трагедиягә әйләндермә, ашыгыч нәтиҗәләр ясама, үзеңне тыныч тот!

– Рәхмәт, Вафа!

Мин тагын бер мәртәбә аның кулын кыстым.

XIX

…Урамда күз бәйләнерлек караңгы иде инде. Кич ничектер тымызык-моңсу, томанлы, фонарьлар да кабынмаган – аяк астын шәйләп булырлык та түгел. Мин, чокыр-чакырлы иске тротуар буйлап, тәрәзәләрдән төшкән яктыда бик тонык кына чагылган суларга басмаска тырышып, шулай да әледән-әле суның нәкъ күзенә баскалап, китеп бардым. Трамвайга утырасым килмәде. Каюм Насыйри урамына борылдым, аннан Татарстанга килеп чыктым. Монда яктырак иде, һәм кызулап туры гына үзем торган Куйбышев урамына таба атладым.

Мин кайтып кергәндә, Серафима түтәй кухняда үзенең зур таш чәшкесеннән чәй эчеп утыра иде. Мине күрүгә:

– Хәбиб, син бүген эшкә бармадыңмыни? – дип сорады.

– Нигә? – дидем мин, аптырабрак.

– Фая килгән иде, сезне бик озак көтеп утырды.

Мин, бусагага ябышкандай, катып калдым.

– Хафаза?!

– Әйе инде…

– Күптәнме?

Серафима түтәй миңа бик сәерсенеп карады, гүя ул минем тавышымны танымый иде.

– Әле бик күптән түгел, – диде ул, күзләрен миннән алмыйча, – китүенә бер ун минут булыр.

Мин шул секундта ук кире борылып чыгып та киттем. Ак-караны күрмичә, ашыга-ашыга Хафазалар торган якка – Болак буена таба атладым. Кичке томан эчендә селкенгән шәүләләрне, аңа охшаса-охшамаса да, куып җитәм дә узып китәм, куып җитәм дә узып китәм… Хәер, мин әле ни өчен болай йөгерә-атлый баруымны да аңлап җиткермим… Аны куып җитәр өченме, күрер өченме?.. Ләкин хәзер бу мөмкин түгел бит инде – ун минут эчендә ул өенә кайтып җиткән булырга тиеш.