Выбрать главу

Шулай бара-бара мин адымнарымны әкренәйтә башладым. Болак чатына җиткәч, ниһаять, туктадым. Хафазаны куып җитү яки артыннан өенә барып керү ни белән бетәчәк?! Юк, зиһенем әле сау чакта, үземә-үзем хуҗа чакта, миңа туктарга кирәк, туктарга!.. Шәүлә куып барудан мәгънә юк, мәгънә калмады… Мин кире борылдым. Абына-сөртенә кире киттем… Шушы минутта мин үксеп җибәрсәм, моңа берәү дә гаҗәпләнмәс иде… Ул, Хафаза бәгырькәем, миңа килгән, көткән, озак көткән!.. Ә мин аның ялганын фаш итмәкче булам, кемнәрдер алдына барып, үземне акламакчы, аны гаепле итеп калдырмакчы булам. Мин тап-таза ир башым белән шул кечкенә зәгыйфь җанга каршы көрәшмәкче булам… Ниндидер бер ярсу-тәвәккәллек йөрәгемне ялкындай каплап алды, шушы җепшек, томанлы төнгә кычкырып әйтәсем килде: «Юк, булмас бу, булмас, кичәге мәхәббәтемне мин бүген аяк астына салып таптамаячакмын!.. Тәүбә дә юк, аклану да юк!.. Бер селтәнүдә барысын өзәргә, бетерергә, ташлап китәргә – бары шул гына!»

…Икенче көнне мин үземдә ниндидер бер җиңеллек хис итеп уяндым. Тиз генә торып, юынып, чиста күлмәк, яңа костюмымны, шулар өстеннән зәңгәр плащымны киеп, мехбазага киттем. Көн бик җылы-йомшак, бик якты иде. Фәрештә канатыдай… Шуның шифасыдырмы, минем дә җаным гаҗәп тыныч иде, кичәге газаплардан берни дә калмаган, гүя барысы да үз урынына кайткан, утырган… Хәтта киләчәгем дә бүгенге көн шикелле яп-якты сыман…

Билгеле, мехбазага барышлый да ачык акыл һәм тыныч җан белән тагын үз хәлем турында уйландым. Хафазаны аяп, акланудан баш тарту, барысын да ташлап китү дөрес булачакмы? Мондый карарга килүем кичәге тирән, газаплы кичерешләр нәтиҗәсе генә түгелме?.. Юк шикелле, алай гына түгел шикелле… Хафазаны аяу өстенә тагын бик җитди бер сәбәп барлыгын бүген менә аеруча нык сизәм кебек… Аклану мөмкин булачакмы – менә хикмәт нәрсәдә. Кайда гарантия?.. Йөреп-йөреп тә барып чыкмаса, нишләрсең?.. Вафа кичә әйтте бит, вакыты хәзер шундый, бер генә хата сүзең расланса да, акланып булмаячак, диде. Әйе, хәвефле вакыт!.. Гүя кемдер тарафыннан юри өреп дөрләтелгән «көрәш уты» берәүне дә аяп тормый. Ә мин ялгыз башым Перов, Решевский кебек шул утның кисәү агачларына каршы торырга тиешмен. Мәгънәсезлек түгелме соң бу?! Берсе – партоешма секретаре, икенчесе – управляющий, кайда, кем генә алар хаксыз, мин хаклы дип әйтә алыр икән? Алар да бит «вакыт кушканны» эшләүчеләр. Нигә, шулай түгелмени?.. Җыелышта мин купшы интеллигент Решевскийның чыгышына хәйран калган идем. Ә хәзер – юк, хәзер гаҗәпләнмим инде. Интеллигент та бит ике башлы түгел, ә бер башны ничек тә сакларга кирәк. Мин дә газиз башымны сакларга тиеш түгелмени? Ничек итеп?.. Тәүбә итүдән баш тарттым, акланып маташудан исә мәгънә чыкмаячак. Көч, коточкыч көч алар ягында. Ачуларын китерсәң, маңгаеңа тагы да карарак мөһер чәпәрләр – бары шул булыр!

Димәк, кичә уйлаганча, тотарга да чыгып китәргә! Һичнигә карамастан! Башка юлым юк минем…

Мехбазада эшем тиз бетте. Бухгалтерия миңа расчётны әзерләп үк куйган икән. Үткән айның ике атнасы, бу айның биш көне өчен хезмәт хакын, шуның өстенә сигез ай эшләгән өчен тиешле отпуска акчасын бирделәр. Кулыма йөз егерме сум тиде. Зур акча иде бу… Торып була икән әле, дидем мин, хуҗаларча салкын исәп белән. Аена ун тәңкәгә дә торып өйрәнгән кеше без.

Кулыма приказ күчермәсен дә бирделәр. Акчаларны бик эчкәре куйдым, ә бу күчермәне бөгәрләп тышкы кесәгә генә тыккан булдым. Ул миңа кирәкми иде.

Мостафаны тагын күрә алмадым – мехкомбинатка киткән, диделәр. Шулай итеп, берәү белән дә күрешмичә диярлек, мехбазадан мин чыгып киттем. Минем өчен күңелле җир, яхшы җир иде бу мехбаза… Шушында сигез ай эшләп, мишәр абзыйлардан каракүл бизәкләрен «укырга» өйрәндем, шушында Басыйр кебек чүпләрдән башка, әйбәт иптәшләр таптым, шушында, ниһаять, беренче яратуның үкенечле ләззәтен татып карадым, инде менә…

Ярый, сынмыйк, сыкранмыйк!.. Илдә чыпчык үлми, дигәннәр безнең агайлар.

XX

Бәкер дус, минем хикәям шушының белән бетте, инде нокта куйсам да ярый торгандыр. Ләкин синдә: шуннан соң ни булды дигән сорау туарга мөмкин. Бик кыска белешмә рәвешендә генә әйтеп китим, булмаса.

Башта язганымча, максатым – бер ел эшләп, кая да булса укырга китү иде. Хәзер инде бу минем өчен бердәнбер теләк һәм чара булып калды. Ләкин кая китәргә? Баштарак мин Казан университетына керү турында уйлана идем. Эшләр болай булып киткәч, минем Казанда һич каласым килми башлады. Саф һавага сусагандай, күңел өзелеп яңа җир, яңа кешеләр тели иде. Аннары миндә кинәт кенә энергетика белгечлегенә укыйсы килү теләге туды. Әледән-әле Ленинның электрофикация турында әйткән даһи сүзләре искә төшә дә тора. Минем өчен хәзер, бәлки, нәкъ менә шул баганалы юлга чыгу кирәктер дә. Мәскәүдән кала тагын Иваново шәһәрендә дә энергетика институты бар икән. Тыныч кына, бирелеп кенә укыр өчен шушы кеше таптамаган аулак шәһәрне сайларга булдым. Ләкин көзге имтиханнарга бик ерак иде әле… Аңа чаклы нишләргә, вакытны кайда үткәрергә? Серафима түтәйдә бүлмә биләп, эшсез тик яту мөмкин түгел… Дөрес, миңа хәзер институтка керер өчен нык кына әзерләнергә кирәк, ләкин монда түгел: күп хатирәләр саклаган бу бүлмәдә бер дә каласым килми иде. Серафима түтәй дә тора, тора да: «Фая нигә килми, ни булды?» – дип сорап куя. Юк, моннан китәргә кирәк, китәргә!