Выбрать главу

Иделнең тулып, җәелеп ташыган чагы. Беренче пароходлар төште. Аларның сузып-сузып кычкырткан тавышлары күңелләрне җилсетеп, әллә кайларга чакыра-дәшә кебек… Җанны кая куярга белеп булмый… Бер Әстерханга төшеп китәргә дип тәмам җыенып та беткән идем, ләкин тыелып калдым – акча кызганыч, акчаны сакларга кирәк иде. Шуннан соң тоттым да Май бәйрәменең икенче көнендә ат-арбалар төяп йөртә торган иске «Волгарь» паромына утырып, үзебезнең Югары Осланга чыгып киттем. Ул елларда әле Казан халкы шул якка күпләп дачага чыга торган иде. Миңа да бу нәрсә харам булмас дип, шундагы бер түтәйдән арзан гына почмак табып, торып калырга булдым. Кайтып, барлы-юклы әйберләрем һәм китапларым белән күтәренеп тә килдем. Шулай итеп, уйламаган җирдән генә Югары Осланда тора башладым. Ерак түгел генә Печище тегермәне бар, ә минем нык-таза чак, һәм менә ара-тирә шул тегермәнгә барып, баржага он төяшәм. Белешмә-мазар сорамыйлар, акчасын шунда ук түлиләр, иш янына куш дигәндәй, бу миңа ярап куя иде.

Шунда мин июль урталарына чаклы тордым. Аннары атна-ун көнгә Япанчыга кайтып килдем. Ә август башларында инде мин, тәвәккәлләп, Иваново шәһәренә киттем.

Имтиханнарны уңышлы гына биреп, әлеге шул энергетика институтына укырга кердем. Яңадан студент булдым. Еллар авыр иде. «Лаеш шулпасын» шактый эчәргә туры килде. Аннары татарлардан мин берүзем генә идем. Шәһри Казанны, милләттәш туганнарны ирексездән иңрәп сагынган чакларым булгалады. Кайчагында онытылып: «Хәмдиягә сүз әйтмәгез, зиһене таралган чагы…» – дип җырлый башлый идем дә аннары кинәт кенә. өзелеп, үз-үземә: «Син, Хәбиб, бозау булма!» – дип, бармак яный идем һәм күзгә килгән яшьләрне селтәп ыргыта идем.

Дүрт елдан соң мин, институтны тәмамлап, инженер булып чыктым. Мине Үзбәкстанга билгеләделәр. Ике дә уйламыйча риза булдым. Кайчандыр миңа кояшын һәм икмәген биргән юмарт илгә үземне бурычлы саный идем. Белемем, дәртем, өметләремне кушучыма салып дигәндәй, киттем мин шул эссе-аяз илгә! Бу 1936 ел иде. Шул елдан минем озын хезмәт юлым башланды.

Инде менә ике елдан миңа алтмыш яшь тулачак, Бәкер дус! Гомер узды… исте җилләр, күчте комнар… Өметләрнең кайсылары үтәлде, кайсылары юк… Ә мин эшләдем дә эшләдем. Айлар артыннан айлар, еллар артыннан еллар үзем суздырган электр чыбыгы буйлап китә торды. Тулаем алганда, мин канәгать. Үзбәкстанда хәзер Ильич нуры кермәгән өй калмады… Шулай итеп, үземә тигән эш агачының җимешен әкренләп өзеп бетереп киләм. Дөресен әйтергә кирәк, татлысы да, әчесе дә күп булды. Табигый хәл!.. Тик менә мин үзем генә җимешсез, кысыр агач булып калдым. Син беләсең инде: минем хатыным да, балам да юк. Вакытында өйләнә алмадым. Моның сәбәбен бер Хафазага сылтасам, һич тә дөрес булмас иде. Әйе, Хафаза минем йөрәгемә кадалган шырпы булды, ләкин ул күптән ит белән үрелде, күптән онытылды. Дөрес, баштарак мин хатын-кыздан, ничек дим, гайрәтем чигеп, бизеп йөрдем. Аннары тора-бара бу ятлашу, бу чиркану бетте, басылды. Мин бит тап-таза ир идем, шулай ук аскет та, ханжа да түгел идем һәм, яшермим, хатын-кызсыз да тормадым. Ләкин, ни хикмәттер, шуларның берсенә дә чын, тирән мәхәббәт миндә яңадан уяна алмады. Ә чын мәхәббәттән башка өйләнүне ничектер җаным кабул итмәде… Кыскасы, ычкындырдым мин өйләнү вакытын, ә инде олыгаюга киткәч, әйтик, утыз биштән соң, тәвәккәлләү бик читен икән. Әлбәттә, бу мәсьәлә мине һәрвакытта борчып килде, картлык якынлаша башлагач, аеруча нык уйландырды, әмма, нихәл итәсең, булмый менә, мәҗбүр итә алмыйм үземне, ялгызлыгыма өйрәнеп җиттем, ә ахырын уйламаска тырышам.

Сине, бәлки, Хафаза язмышы кызыксындырадыр. Нәрсә әйтим? Мин үзем дә бик озак вакыт аның турында хәбәрсез яшәдем. Башта Иваново, аннары Ташкент дигәндәй, аралар да бик ерак булды, еллар да күп үтеп китте. Яшермим, баштарак мин аны еш кына исемә төшереп, кайда, нишли икән дип уйлана торган идем. Оныттым дисәм дә, Бәкер, ул кызый күңелнең әллә кайсы гына төшендә һаман яшеренеп ята бирде…