– Юк, чыннан да, нинди күк капусы ачылды соң әле бүген безгә, әбекәем, ә?
– Менә дәү абыегыз сезнең өчен тырыштырды инде, – диде карчык, күзе белән генә Зөфәргә ишарәләп. – Аның сые бу, рәхим итегез!
Барысы да Зөфәргә беркадәр аптырап та һәм шуның белән бергә ихтыярсыз куанып-яратып та карадылар. Рәшидә исә аеруча бер дикъкать һәм җылы соклану белән аңа бөтенесеннән дә озаграк карап торды шикелле… Кызның янәшәсендә генә кырын утырган Зөфәр бу карашны бик ачык тойды, әмма тынычлыгын сакларга һәм мәсьәләне уенга әйләндерергә тырышып:
– Барыгыз да ашыгып чыгып киттегез ич! – дигән булды. – Шулай итеп, теләсәм-теләмәсәм дә, әби белән эшне миңа җайларга туры килде… Рәхмәтебезне аңа әйтик, югын бар итеп дигәндәй әзерләде менә.
– Рәхмәтебезне икегезгә бүлеп бирәбез, шулай дөресрәк булыр, – диде Яруллин, урыныннан торып. – Йә, кайсыгыз соса башлый?
– Үзең инде, үзең, – диделәр кызлар.
– Бисмилла, алайса! Тотыгыз тәлинкәгезне, кем, Зөфәр иптәш, шулай бит әле?
Зөфәр башын кагып кына раслады да Рәшидәнең тәлинкәсен алып сузды. Рәшидә, «кирәкми» дигәндәй, тәлинкәсенә үрелеп куйды, ләкин бер сүз дә әйтмәде.
– Эһем, эһем! – дип тамак кыргалады Яруллин. – Бусы да бик дөрес!
Бер уңайдан ул калган кызларга, шуннан соң гына Зөфәргә һәм үзенә аш салып чыкты. Шул чакта Зөфәр күптән күңелендә булган бер нәрсә хакында уйлап алды: тәкъдим итсәм килешерме-юкмы, Рәшидә ни дияр? Аннары икеләнебрәк кенә әйтте:
– Беләсезме нәрсә: без инде юл килгән кешеләр, өшедек тә, ачыктык та, әллә, мин әйтәм, аш алдыннан аппетит өчен генә, теге ни, шифалы суны кабып алабызмы? Ничек уйлыйсыз?
Шунда ук күбесе, сүзнең нәрсә турында барганын төшенеп алсалар да, бер мәлгә аптырашып калдылар. Бу алар өчен хәзерге шартларда артык дәрәҗәдә көтелмәгән бер тәкъдим иде. Яруллинның күзләре берьюлы түгәрәкләнеп китте, ә теге кыз чын гаҗәпләнү белән ашыгып сорады:
– Нинди шифалы су ул, абый?
– Улмы?.. Ул ни… спирт, чип-чиста спирт… бераз гына бар иде.
– Һи-и, агай-эне! – дип кычкырып ук җибәрде Яруллин, бөтен бите-күзе белән көлеп. – Сорап торасың тагын!.. Чыгар үзен, чыгар, дустым! Нәкъ инде менә шул зәмзәм суы гына җитми иде безнең бу табынга… – Һәм ул, учына төкереп, кулларын угалый да башлады.
– Син шауламале! – диде Рәшидә аңа, тавышын әкренәйтеп. – Әбидән яхшы түгел.
– Рәшидә, май кап!
Зөфәр, торып, пальто кесәсеннән флягасын алып килде. Анда юлчыларга эчергәннән соң калган яртыдан күбрәк спирт бар иде әле. Әбидән, «дару эчәргә» дип, чокыр һәм бер чүмеч салкын су сорап алдылар.
…Эчүне дә тагын Рәшидәдән башладылар. Зөфәр чокырга яртылаш спирт салды, Яруллин су белән тутырды. Рәшидә, «куркам» дип, җилкәсен генә җыерып куйды, ләкин карышып, кыстатып тормады. Әбинең кече якка узганын көтеп алды да тиз генә чокырны күтәреп беткәнче эчеп тә җибәрде… Ул чыраен сытмады, тик авызын ача төшеп, сулыш алмыйча торды, күзләренә мөлдерәп яшь килде һәм, ниһаять, ике куллап йөзен каплады…
Калган кызларга да шулай салып бирделәр. Бик батыраеп эчкән булдылар кызлар, ләкин эчүгә кармак йоткан балык шикелле сынсыз калдылар. Берсе хәтта «аһ!» дип тә куйды.
Яруллинга инде Зөфәр чокырны тутыра язып салып бирде. Артист, эчүнең югары классын күрсәтергә теләп булса кирәк, спиртны су кушмыйча гына бик тыныч кыяфәт белән эчеп җибәрде. Шунда ук чүмечкә капланды, чәчи язды, бөтен бите җыерылып килде һәм, борыны пешкән мәчедәй «пырых-пырых» итеп, башын чайкап торды… Кызлар бөгелә-сыгыла шаркылдап көләргә тотындылар:
– Утлы күмер йоттыңмы әллә, Яруллин абый-ый?
– Ничева! – диде Яруллин, сер сынатмаска тырышып, һәм кулы белән битен бер сыпырган иде, иске кыяфәтенә кайтты да куйды.
Артистның «пешүе»ннән файдаланып, Зөфәр үзенә чокыр төбенә генә салды да шуны тиз генә су белән тутырды… Кызлар көлешеп туктагач, ул, чокырын күтәреп, башлыча Рәшидәгә ымлап, ләкин барысына да әйткән төсле итеп: «Сезнең саулыкка, кызлар!» – диде дә ашыкмыйча гына эчеп бетерде… Шушы кечкенә нәрсә дә аның авторитетын кызлар алдында тагын да күтәрә төште: әйе, әдәпле дә ул, игътибарлы да ул, үзен әнә ничек тота да белә, эчә дә белә… Кыскасы, сабыр, тыйнак һәм бик акыллы булырга тиеш бу зур, таза, юмарт абый!
…Фляга төбендә аз гына калганын Зөфәр Рәшидәгә салмакчы булган иде, ләкин йөзе мәк чәчәгедәй кызарып, кечкенә күзләре томаланып киткән Рәшидә ике кулын берьюлы күтәреп каршы төште:
– Юк-юк, кирәкми!
Хәер, кызларга бик җиткән иде, ач карынга эчкән ярты гына чокыр спирт аларны кинәт кенә исертте дә куйды. Шулай итеп, калганын Яруллин кыстатмыйча гына эчеп бетерде.
…Бертын каз өйрәсен бик тәмләп, йотлыгып ашадылар. Тәлинкәләре ялт иткәч, тагын өстәп салдырдылар. Көне буе үт җыеп буш яткан һәм спирттан котырынып киткән ач карын һич кенә туя белмәс кебек иде… Тиз арада зур табакны «каплап» куйгач, Яруллин икмәк белән шпигын «бөгә» башлады, кызлар, тарсынып кына булса да, Зөфәрнең итен капкаларга тотындылар. Тик Рәшидә генә һаман тыелып маташты. Зөфәр аны гел кыстый торды, ахырда үзе бер кабырганы алып, аның кулына тоттырды.