Выбрать главу

Сугыштан соң мин Ташкентта һич көтмәгәндә генә элек мехбазада бергә эшләгән бер кызны очраттым. Билгеле, Хафаза турында сорашмыйча түзә алмадым. Ул кыз (хәер, бу вакытта инде ул ханым иде) миңа шуны сөйләде: Хафаза миннән соң мехбазада бер ел чамасы эшләп йөргән, шул арада пединститутны бетергән бер башкорт егете белән танышкан һәм шул егет аны үзе белән Уфага да алып киткән. Хәзерге вакытта да шунда яшиләр, ди… Хафаза бик әйбәт кенә тора, имеш, өчме-дүртме баласы да булган икән инде, кыскасы… әнә шулай… Бу хәбәрне сөйләгән ханым белән минем яңадан очрашасым килмәде.

Бетте шикелле. Арыдым да бугай. Син инде, Бәкер дус, миннән: «Ни өчен бу нәрсәне яздың?» – дип сорама. Нәтиҗәне үзең яса. Кешегә бит үзенең гамәле турында хөкем чыгаруы бик читен. Кеше гомер юлын бер генә тапкыр уза – кире кайтып, яңадан башлый алмый ул аны… Әлбәттә, кылган эшләре турында кеше уйланырга мәҗбүр, әмма инде эшләгән кадәресен үзгәртү дә, төзәтү дә мөмкин түгел: дөресме, хатамы – факт булып кала бирә. Минем өчен дә ул шулай… Теге чакта бөтенесенә кул селтәп китүем дөрес булдымы икән, дип, мин дә соңыннан бик күп уйландым. Бигрәк тә Хафазаны күрмичә, аның белән аңлашмыйча китүемә бик нык үкенгән чакларым булды. Бер дә генә югалтасым килмәгән икән шул аны!.. Ләкин әнә шулай әрнеп үкенүләргә карамастан, бер рәхимсез хакыйкать минем өчен һаман да бәхәссез булып кала бирде: әгәр теге, Хафаза миңа килгән кичне, без очрашкан булсак, мин, мотлакан, Перов тәкъдимен кабул итәргә мәҗбүр булган булыр идем. Мәхәббәт намустан көчлерәк булып чыгар иде… Һәм вөҗданыма каршы барып булса да, мин, Хафаза хакына, иң үкенечле, соңыннан һич төзәтеп булмас эшне эшләп ташлаган булыр идем. Чөнки Хафазаны саклау, Хафазаны яңадан үземә кайтару өчен минем ул чакта башка чарам да юк иде. Ләкин ахыр чиктә моның нәтиҗәсе нәрсә булып чыгар иде – бер Ходайның үзенә генә мәгълүм!.. Ялган гаеп өчен тәүбә итеп, котылып калган кешене минем очратканым юк әле. Шуңа күрә әйтәсем килә: Хафаза белән очрашмыйча «качып» китүем, бәлки, хәерлегә булгандыр. Мәхәббәт чәлпәрәмә килсә килде, әмма намусымны көчләргә туры килмәде. Иң авыр вөҗдан газабы, минемчә, кылган гамәлең өчен соңыннан үкенеп яшәү – шулай түгелме, Бәкер дус? Әгәр шулай икән, син минем «качуым» белән килешергә тиешсең… Хәер, мин сиңа үз хөкемемне тагарга теләмим. Минем бурыч – башымнан кичкәнне нәкъ булганча язып чыгу иде, ә нәтиҗә ясау – әйткәнемчә, синең эш!

Инде соңгы сүзем: беләсеңме, «мехбаза вакыйгасыннан» соң мин һаман ниндидер үзгәреш көтеп яши башладым. Дөнья гел генә болай тормас, болай бармас дигән әллә өмет, әллә көчле теләк миндә уянды. Килер бер вакыт, – дип уйлый идем еш кына, – кешегә саф үзенчә булу мөмкинлеге туар, вөҗдан һәм акыл үзенең табигый бердәмлегенә кайтыр, икейөзле булу, чын фикерне яшерү, куркып-ялагайланып яшәү бетәр, кеше бары намусы кушканча, бары дөреслек һәм гаделлек хакына яши башлар – әйе, ихлас, әнә шундый уйлар туды миндә, Бәкер дус! Шундый уйлардан, шундый өметтән башка яшәүнең мәгънәсе дә юктыр шикелле… Ярый, сүз күпкә китте, инде нокта куярга да ярый торгандыр.

Әгәр Ташкентка килергә уйласаң – көз яхшы. Көзен тәмле исләр дә күбрәк була, арыклардан сулар да чистарак ага. Җылы, тымызык, рәхәт вакыт. Мин үзем гомер буе ялгыз яшәгән кеше булгач, аш-суга тәмам өйрәнеп беттем диярлек. Үзбәкчәләп әйткәндә: «Пылауны җөдә һәм саз кыламыз да… Безгә һәм миһман болеп килең ахыр, җүрә-җан, килең!»

Хуш, бигайбә!

1966–1968

БЕЗ ДӘ СОЛДАТЛАР ИДЕК

(Фронт дәфтәреннән)

Немецлар чигенә. Безнекеләр алга бара. Июль урталарында Идрица һәм Себеж шәһәрләрен алганнар иде, инде менә Латвия җиренә дә барып керделәр… Һөҗүм итүчеләр артыннан, ниһаять, без дә кузгалдык.

Без дигәнем – кечкенә генә бер взвод. Унбиш кешелек кенә. Безнең эшебез – каравыл хезмәте, без боеприпаслар складын саклыйбыз.

Армиянең һөҗүмгә күчеп, дошманны кыра-кыра алга таба баруы безнең өчен дә көтеп алган иң зур куаныч ул. Без дә бит алга таба барабыз, сугышның ахырына – соңгы җиңүгә таба!.. Үзебезгә калса, без дә һәрбер башланып киткән һөҗүмгә кечкенә генә булса да өлеш кертәбез: дошман өстенә явачак снаряд-бомбаларны көне-төне саклыйбыз, ә бик тыгыз-кызу көннәрдә, посттан кайткач, аларны машиналарга да төяшәбез. Кайчагында әнә шулай ялсыз-йокысыз посттан эшкә, эштән постка йөрү атналап та сузыла, ләкин сыкрану юк, чөнки аңлыйбыз, беләбез һәм, эт булып арысак та, түзәбез.

Тагын шуны да әйтергә кирәк, без барыбыз да нестроевойлар, ягъни алгы сызыкта сугышырга ярамый торган солдатлар. Безнең арада өч ел фронтта йөреп бер генә тапкыр да мылтык атып карамаган кешеләр бар. Болар «картлар», башта ук нестроевой хезмәткә алынган солдатлар: мәсәлән, казахлардан Өметбаев белән Байәхмәтов, үзбәк Ишмәмәт, яки менә руслардан Шумилов… Ләкин барыбер аларның өстендә дә соры шинель, башларында кызыл йолдызлы бүрек яки пилотка.