Шулай ук безнең арада, алгы сызыкта булып, сугыш эченнән шактый өтелеп чыкканнар да бар. Болар, каты яраланып, госпитальдә ятканнан соң, нестроевой булып, фронтка кире кайткан солдатлар. Шундыйлардан менә Хафиз Акшалов, Дорды Ходайбирдин (икесе дә казахлар), минем якташлардан Төхфәт абзый белән чуваш Емелькин – боларны инде чын солдатлар дияргә була, тик сугышырга гына ярамыйлар… Яудан имгәнеп чыккан батырлар!.. Шулай да мылтык тотарлык булгач, аларны кайтарып җибәрмиләр, каравыл хезмәтендә булса да тоталар. Илдән күпме генә яңа көчләр килеп тормасын, барыбер җитәсе түгел – сугыш убыр ул!..
Ләкин без барыбыз да, тегендә алда булганнар гына түгел, ә менә монда арттарак торучылар да, сугышның дәһшәтле, рәхимсез ерткыч чыраен, әйтергә кирәк ки, шактый «әйбәт» күреп-танып өлгердек. Бигрәк тә баштагы ике ел дәвамында. Ул чакларда немецларның авиациясе безнең теңкәбезгә бик нык тиде. Кайда гына тукталмыйк, баш очыбызда шулар. Кара тәреле саргылт самолётлар, ала каргалар шикелле, түбәннән генә очып киләләр дә, безне җиргә сеңдереп, дөмбәсләргә тотыналар. Яраланучылар да, үлүчеләр дә була иде. Бомбёжкадан һәлак булу бик начар нәрсә ул, чөнки җирдәге солдат, һавадагы дошманына каршы берни дә эшли алмыйча, иң үкенечле рәвештә үлә дә китә.
Мин үзем дә бер-ике тапкыр кыл өстендә генә калдым. Шулай, кырык икенче елның кышында, Баталино дигән станциядә торабыз (ул чагында әле мин ротада писарь булып утыра идем)… Яңа гына килеп төпләнгән чагыбыз. Рота станция посёлогына урнашты, мине кечкенә «кәнсәм» белән ни өчендер тимер юл буена караган бер кызыл йортка куйдылар. Ә тимер юлларда туп-туры эшелоннар, җирдә тау-тау бушатылган йөкләр – немец самолётларының килеп «каплавын» көт тә тор. Ләкин ул чакта без әле, чынлап, куркырга да һәм сакланырга да өйрәнеп җитмәгән идек.
Һәм менә беркөнне миңа, ниндидер кәгазьләргә кул куйдырыр өчен, рота командирын эзләп табарга кирәк булды. Өстәлемне әзрәк җыештырдым да, папкамны култыкка кыстырып, өйдән чыгып киттем. Чыккач, кайдан эзләргә икән дип, аз гына уйланып тордым, шулай да башта командирның торган квартирына барырга булдым. Һәм посёлокка таба атладым. Станция белән посёлок арасында мәйдан сыман киң генә буш ара – мин менә шул буш араны, һичбер нинди куркыныч якынлашуын сизмичә, тыныч кына үтеп барам. Ләкин өйдән чыгып, йөз-йөз илле адым китәргә өлгермәгәнмендер, күк йөзен тоташ каплап, һаман көчәя барган шомлы бер гүләү тавышын ишетеп алдым. Бу миңа бик таныш гүләү иде. Шунда ук туктап, һавага күтәрелеп карадым, һәм, ни күрим, посёлок артындагы урман өстеннән генә безгә таба, өчәр-өчәр тезелешеп, немец самолётлары ашыкмыйча гына киләләр!.. Алар күбәү иде, билгеле бер ара саклап, гүя урман артыннан гына күтәрелгән шикелле, өчәрләп чыгып кына торалар. Бу бик куркыныч иде, бик дәһшәтле иде, мин ихтыярсыз артыма борылып карадым. Тимер юл буендагы кешеләр дә бу дәһшәтне инде күреп, тыз-быз чабарга, төрле якка сибелеп качарга тотынганнар иде. Мин дә коелып төшкән бер хәлдә нишләргә, качаргамы, кая таба качарга дип, тәмам аптырап калдым. Шул арада, шактый соңга калып булса да, ачык платформадагы безнең кечкенә зенит туплары кабаланып, тотлыга-тотлыга ата башладылар. Ул да булмый, алдан килгән өч самолёт пикка кереп (түбәнәеп), юллар өстенә авыр бомбаларын бер-бер артлы төшереп тә җибәрделәр. Шул секундта ук мин дә җиргә йөзтүбән капландым. Башта кыеклап очкан бомбаларның чучка шикелле яман чинап төшүләре ишетелде, аннары шуның артыннан ук барлык тавышларны да күмеп, бөтен тирә-якны тетрәтеп, гөрс тә гөрс шартларга тотындылар. Беришеләре ерактарак шартлаган кебек, ә кайберләре, чинаган тавышларына караганда, нәкъ минем өскә төшеп килә шикелле. Астымдагы җир олы бер җанварның сырты сыман калтырана һәм мине күтәреп-күтәреп җибәрә. Тирә-ягыма кар аралаш тузан-туфрак ява, ара-тирә зур гына җир кантарлары да килеп төшә, ә мин, ике куллап башымны учлаган килеш, җиргә тагы да ныграк сеңәргә тырышып, йөзтүбән ятам да ятам. Шушы минутларда ни уйлавымны, нәрсә теләвемне һич белмим, хәтерләмим – акылым тәмам сүнгән иде.
Бу мәхшәр бер ун минутка сузылгандыр. Самолётлар, бер-бер артлы түбән кадалып, бомбаларын ташлап бетергәч тә, станция өстендә авыр үкереп, әйләнә-әйләнә пулемёттан сиптереп йөрделәр. Бары шуннан соң гына киттеләр… Киттеләр, бәдбәхетләр! Дөнья бер мәлгә тып-тын булып калды.