Выбрать главу

Мин, башымны җирдән сак кына күтәреп, бераз колак салып торганнан соң, ниһаять, әкрен генә торып бастым. Көн бөтенләй караңгыланып киткән, тимер юллар өстендә тузан-төтен асылынып тора, ачык кына бер нәрсә дә күреп булырлык түгел, хәтта зур гына вокзал бинасы да куе тузан эчендә иде. Әйе, шик юк ки, анда һәлакәт-каза, кан-үлем күп булырга тиеш иде.

Барысыннан да элек минем үзем торган йортны кире кайтып күрәсем килде. Ни булды икән анда? Минем «хуҗалык» ни хәлдә?.. Ротаның бөтен эшләре, секрет кәгазьләре кечерәк кенә тимер сандыкта – аны мин башым кебек сакларга тиешмен. Ашыга-ашыга киттем. Йортка якынлашу белән үк инде мин кар өстендә аунап яткан берничә мәетне күрдем. (Шуны әйтергә кирәк, бомбёжкада яраланучылар күп булмый; кеше күбрәк контузия ала яки бөтенләй һәлак була.) Килеп җиткәч, ни күрим, йортның нәкъ мин торган башындагы бер почмагы тәмам актарылган. Дөрес, бомба туп-туры йортка тимәгән, ул берничә метр гына читкәрәк төшеп шартлаган, ләкин шулай да почмакны актарып ташлаган. Эшләр яман икән, дидем мин, һәм ашыгып өйнең эченә уздым. Башлап күргәнем – кухня бусагасында үлеп яткан бер яшь хатын гәүдәсе булды. Ул йөзтүбән ята иде, ләкин иелебрәк карагач, мин аны таныдым: йа Рабби, бу шушы йортта торучы хатын ич! Эчкәре бүлмәләрнең берсендә өч яшьлек кызы белән генә тора иде ул. Коридорга чыккан чакта мин аны гел кызчыгы белән бергә диярлек күргәли идем. Ләкин соңгы ике-өч көн эчендә алар күренмәс булдылар, ахрысы, хатын бу хәтәр җирдән кызын тынычрак урынга алып киткәндер, дип уйладым. (Чөнки безнең хуҗаның да аны, кит, торма монда, тиле, дип куганын ничектер ишетеп калган идем.) Ә хәзер менә шул егерме дүрт-егерме биш яшьлек чибәр генә хатынның җансыз гәүдәсе монда кан эчендә ята. Ничек кенә булды икән соң бу?.. Берәр йомыш белән бүлмәсенә кайткан чагы булды микәнни бичараның?.. Һәм шунда ук тагын бер уй йөрәгемне өшетеп җибәрде: ә кызчыгы кайда соң моның, кызчыгы?.. Бәлки, ул да… Юк, минем моңа ышанасым килмәде. Булмас, булырга тиеш түгел. Әнисе янында юк ич, коридорда да күренми, тавышы да ишетелми. Бәлки, әнисе, кызын калдырып, ялгыз гына кайткандыр – минем шуңа бик нык ышанасым килде. Минем хәтта кемнәндер шулай булуын ялварып сорыйсым килде. Бүгенге кебек фаҗигане бала йөрәге татырга тиешме соң, Ходаем?!

Инде үз бүлмәмә килсәм, аның бикле ишеге каерылып ауган, аскы тупсасына гына эләгеп тора, ә үзе бомба кыйпылчыкларыннан яргаланып, тишкәләнеп беткән. (Бәлки, хатынга да шушы ишекне тишеп узган бомба кыйпылчыгы тигән булгандыр…) Эчкәре кердем һәм мондагы тамашага хәйран калып, күпмедер вакыт баскан җиремнән кузгала алмыйча тордым. Бүлмәнең бөтен эче актарылган иде: түр почмагы шыр ачык, ике зур тәрәзәсе икесе дә рамнары белән үк каерылып очканнар, идән тулы пыяла ватыгы, өстәл-урындыклар, чәлпәрәмә килеп, аунап яталар, кыскасы, бер бөтен җиһаз калмаган. Тик идәндәге минем сандык белән тимер карават кына бөтен кебек… Тагын әнә стена буендагы түгәрәк галанка мичнең калаен бомба кыйпылчыклары тишкәләп бетергән. Ә мин бит шушы мич белән тәрәзә арасында утыра идем. Бары тик менә хәзер генә минем аңыма коточкыч хакыйкать килеп җитте: әгәр дә мин бу бүлмәдән бер-ике генә минут чыгып китмичә торсам, миннән нәрсә генә калган булыр иде икән?.. Өстәленә иелеп, кыштыр-кыштыр нидер язып утырган күзлекле писарьдан, мин әйтәм?.. Нервлар бик киерелгән иде, хәлсезләнеп карават читенә утырдым… Уйлыйм: мин бит бернинди хәтәр сизмичә чыгып киттем, әмма нәкъ соңгы чиктә генә кузгалганмын, бер генә минутка соңга калсам да, бүлмә эчендә булмаса, йортның тышында мин үлем тырнагына эләккән булыр идем… Кемнең генә догасы мине бу һәлакәттән йолып калды икән?.. Бәлки, әнкәйнеңдер, бәлки, әнкәй минем колагыма шыпырт кына: «Улым, тор, чык!» – дип әйткәндер… Шулай… Гаҗәп икән бу кеше язмышының серләре – үлем килеп җиткәндә генә берәү чыгып китә, ә берәү әнә… кайтып керә!

Миңа бомбёжканың төрлесен – бүгенге кебек бик дәһшәтлесен дә һәм вак-төяген дә (әйтик, бер-ике генә самолётның көтмәгәндә килеп чыгып, хәтәр йөген кая эләксә, шунда ташлап качканнарын да) шактый күрергә туры килде. Ләкин аларны сөйләп торасым килми, бусы да бик җиткән, тик шулай да бер бомбёжка вакытында булган гаҗәеп бер хәлне генә сөйләмичә үтә алмыйм – ничектер аңлавы читен хәлләр булгалап тора иде. Менә бу да шундыйларның берсе.

Пено дигән зур гына авылда торган чакта булды бу… Безнең ротада Федько исемле бер шофёр бар иде. Бик күп юл чапкан, утны-суны да күп кичкән, ләкин моңарчы әле бер дә бәла-казага юлыкмаган, үзе ваемсыз, үзе җитез, русчалап та әйтсәк, шустрый гына егет иде ул Федько! Көннәрдән бер көнне рота командиры менә шул Федьконы өч солдат белән бергә станциягә азык алырга җибәрә. Баралар, тиешле урыннан кирәкле азыкны алалар, машинага төйи башлыйлар… Нәкъ шул чакта станция өстенә немец самолётлары килеп чыкмасынмы! Солдатлар төрлесе төрле якка йөгерәләр, ә Федько, машинасына сикереп менә дә, тиз генә газ биреп, чаптырып китеп тә бара.