Выбрать главу

Бомбёжка бетеп, күпме вакыт узды икән? Ун-унбиш минут – шуннан да артык булмас, чөнки мин үзем дә йорт янындагы траншеядан чыгып, яңарак кына канцеляриямә кереп утырган идем. (Шуны әйтергә кирәк, бомбёжканың нәрсә икәнен белеп алгач, без хәзер кая гына килеп урнашсак та, иң элек бусагадан атылып чыгуга сикереп төшәр өчен тар-тирән генә траншеялар казып куя торган булдык.) Кыскасы, озак та үтми, минем янга Федько килеп керде… Керде бу, бер сүз әйтмәстән лып итеп табуреткага утырды, башыннан тапланып беткән бүреген алып, шуның эче белән буй-буй кара тир аккан битен сөртте, аннары бүрекне ни өчендер кулында әйләндерә башлады. Егет шактый сәер күренә иде, күзләре дә әллә ничек аларып киткән төсле… Нидер булган егеткә, шулай да мин аның сүз башлавын көтәм. Ә ул мине бөтенләй күрми дә шикелле, тик шунда бүреге белән мавыгып утыра, гүя бер эше дә, бер йомышы да юк кебек. Ахырда үзем дәштем:

– Кайттыгызмы, Федько?

Ләкин ул җавап бирү түгел, миңа күтәрелеп тә карамады. Бу инде шикле иде. Егетебез тәгаен бомбёжкага эләккән булса кирәк. Алай дисәң, бар җире дә бөтен күренә. Әллә бераз чукракланып калганмы? (Бусы инде еш була торган хәл.) Шуннан тагы да кычкырыбрак дәштем үзенә:

– Федько, әйт, ни булды сиңа?

Моңа каршы Федько үзе миннән кинәт кенә:

– Командир кайда? – дип сорады.

– Командирмы?.. Белмим шул, парин!.. Ә нигә кирәк иде ул?

Федько җавап биреп тормады, терсәгенә таянды да башын гына түбән иде. Тәмам аптырадым. Әллә минем белән санлашмый, әллә, чынлап та, ишетми, әллә инде әзрәк миңгерәүләнеп тә киткән?.. Шул арада безнең командир үзе дә килеп керде. Солдат командир килеп кергән чакта торып басарга тиеш, ләкин Федько урыныннан да кузгалмады. Командир аңа кырыс кына карап алды:

– Федько, ә Федько!

Федько сискәнеп киткәндәй булды һәм авыр гына урыныннан торды. Командир үзе дә егеткә нидер булганын сизеп алды, ахрысы, шунда ук йомшарып, аңа утырырга кушты. Теге аңламыйчарак торгач, иңбашыннан басып диярлек утыртты һәм үзе дә каршысына утырды.

– Йә, сөйлә, ни булды?

Федько, кызганыч кына елмаеп, аңа беравык карап торды, ләкин авызыннан сүзе чыкмады. Командир аңа иелә биреп кычкырды:

– Ишетмисеңмени?.. Мин синнән ни булды, дип сорыйм.

– Әллә ни булганы юк, иптәш командир! – диде Федько, һаман шулай елмаеп кына.

– Һе, булганы юк, имеш! Мин күрмимдер шул. Бомбёжкага кай төштә эләктегез?

– Станциядә.

– Китеп өлгермәдегезмени?.. Иптәшләрең кайда? Иптәшләрең кайда, дим?

– Иптәшләр… ни, төрлесе төрле якка чаптылар.

– Ә син?

– Мин машина янында калдым.

– Машинаң кайда соң?

– Машина чокырда.

– Нинди чокырда?.. Нинди чокырда, дим?

– Бомба чокырында… Машинаны барып чыгарырга кирәк, иптәш командир.

– Туктале син, Алла колы! Әйбәт кенә төшендер – ничек итеп ул алай машина бомба чокырына эләкте?

– Белмим, – диде Федько, гаепле бала сыман мөгрәнеп кенә.

– Белмим?! Ничек инде белмисең? Машинаны ташлап китмәдем, дисең бит!.. Әллә киткән идеңме?

– Юк, китмәдем. То-есть, мин машинаны алып киттем.

– Шуннан… чокырга барып төштеңме?

– Юк, мин үзем чокырга барып төшмәдем.

Командир, ботын чабып, урыныннан сикереп торды:

– Валлаһи, һичнәрсә аңлый алмыйм, хет суегыз! Писарь, син берәр нәрсә аңлыйсыңмы?

Мин дә, билгеле, бер нәрсә аңлый алмыйча утырам, шуңа күрә иңбашымны гына җыерып куйдым.

– Ну, Федько, Федько! – диде командир, башын чайкап, аннары яңадан шофёрның каршысына утырып, ничек тә сабыр булырга тырышып, тагын сораша башлады: – Кара әле, Федько, син башлы егет бит, сөйли дә беләсең, әйбәт кенә аңлат әле, зинһар!.. Ничек булды соң, ничек итеп син машинаң белән бомба чокырына барып төштең: наконец, ничек соң син үзең исән калдың?..

– Менә шуны, иптәш капитан, мин үзем дә белмим шул! – диде Федько, кулларын җәеп.

Командир башын учлады:

– Йа Хода, тагын «белмим»!.. Ә кем белә соң? – диде ул, кинәт кычкырып. – Син бит шунда булгансың, син бит әле исән калгансың; һич югы, баштарак ни булганын беләсеңдер, хәтерлә!

Федько, чыннан да, нидер хәтерләргә тырышкандай, кашларын җыерып уйланып торды, бүреге белән тагын битен сөртеп алды, шуннан соң өзек-төтек сөйләргә кереште:

– Без азыкларны төяп бетергән идек инде, шул чакта фашист козгыннары килеп чыктылар. Бомбёжка башланды… Карыйм, берәү дә юк, качканнар… Мин – машинага… Тиз генә газ бирдем… Куам, куам, ә бомбалар төшәләр. Ну, каядыр артта. Мин инде ычкындым дип уйлаган идем.