Федько, сүзеннән туктап, көйгән иреннәрен ялап алды. Ахрысы, җеп очын югалтып җибәрде, озак кына дәшми торды.
– Йә, шуннан? – диде командир, сак кына.
– Шуннанмы? Шуннан, әллә уңда, әллә сулда, әллә артта, ну, якында гына, бик яман бомба шартлады. Кинәт дөнья караңгыланып китте, мин дә бер мәлгә аңымны югалттым. Күпме вакыт узгандыр инде, берзаман күземне ачып җибәрсәм, мин бик әйбәт кенә кабинамда утырам, имеш! Даже мотор да эшли!.. Ну, алдымда юл да юк, өйләр дә юк: вообще, бернәрсә дә юк, бары тик тау шикелле өелеп яткан кара җир генә… Шуннан, бу ни соң, дип чынлабрак карасам, ул тау түгел икән, ә тирән генә бер чокыр икән. Машина менә шул чокыр төбенә арты белән терәлеп, алгы тәгәрмәчләре белән югары карап тора, имеш!.. Нинди чокыр, кайдан килгән чокыр – һич белмим, аңламыйм, шабаш!.. Ә алда чокыр юк иде – мин моны яхшы беләм. Булса, мин ул чокырга кадалып барып төшкән булыр идем, үзем дә, конечно, исән калмас идем. Ну, күрәсез, минем бөтен җирем дә үз урынында, аяк-куллар да, тик баш кына яман шаулый.
– Һәм колакларың бераз тыгылган, шулаймы?.. Ә машина ничек?
– Машина да бөп-бөтен, тырналган җире дә юк.
– Әллә нәрсә бу, шайтан белсен! – диде командир, тиз генә урыныннан торып. – Барып карамыйча булмый. Әйдә, Федько, киттек!
Федько тагын үзенекен кабатлады:
– Иптәш командир, машинаны чыгарырга кешеләр кирәк, мин шуның өчен генә кайттым.
– Писарь, – диде командир миңа, – давай, ротада калган кешеләрне җый да алып бар. Мондый көнне кеше җиткереп буламы соң, барысы да тимер юл буенда.
– Була, иптәш командир! – дидем мин дә җитез генә. Чокыр төбендә утырган машинаны барып карау минем өчен дә кызык иде, билгеле.
Тиз арада ротадагы итекчене, тегүчене, кладовщикны, поварның берсен, тагын бер-ике очраган кешене җыеп, станциягә таба алып та киттем. Таш юл буйлап ашыга-ашыга атлыйбыз. Юл туп-туры, шуңа күрә без ерактан ук алда җыелышып торган кешеләрне күрдек. Килеп җиттек, һәм безнең күз алдыбызда менә нинди күренеш ачылды: нәкъ юл уртасында кечерәк кенә өй кереп утырырлык түп-түгәрәк, тирән бомба чокыры, һәм шул чокырның авыл яклап стенасында, тирес коңгызы шикелле, Федько машинасы ябышып тора. Нәкъ Федько үзе әйткәнчә, койрыгы белән чокыр төбенә терәлгән, ә алгы тәгәрмәчләре белән югарыга караган… Һич шик юк ки, бу хәзер генә булып узган бомбёжка эше: юлга зур фугас бомбасы төшеп шартлаган, һәм… машина шуның чокырына төшеп утырган! Әмма ничек итеп ул бу чокырга эләккән – моны һич кенә дә аңлап та, күз алдына китереп тә булмый иде. Чынлап та, әгәр дә мәгәр, әйтик, бомба чабып барган машинаның борын төбенә төшсә, ул чагында машинаңны йөге-ние белән әллә кая ыргытып бәрер иде. Инде ерактарак төшеп шартласа, ул чагында Федько машинасын йә туктатып өлгерер иде, яки, өлгерә алмаса, чокырга машинасының борыны белән кадалып барып төшкән булыр иде. Ә бит машина һавага карап утырып тора! Әллә чокырны очып чыга яздымы икән?.. Ләкин моңа да ышануы читен, чөнки ул чагында йөк төягән машина ватылмыйча калмас иде. Ә ул, шайтан алгыры, бөп-бөтен, бер генә дә сынган-ниткән җире юк!.. Безнең командир үзе чокыр комын ишә-ишә төшеп, машинаны кат-кат әйләнеп, астын-өстен дигәндәй, җентекләп карап чыкты, әмма бер бөртек ватылган җирен таба алмады. Федько да шуны ук әйтеп тора: машинага берни дә булмады, чокырдан чыгаргач та үз ходы белән китәчәк, ди. Аннары иң хикмәтлесе шул: Федьконың әйтүенә караганда, бомба чабып барган машина алдында шартламаган, ул моңа чукына-чукына ышандыра, ул әйтә: бомба кайдадыр артта шартлады, ди. Димәк, машина алда торган чокырга түгел, артта калган чокырга барып төшкән була! Әллә нинди пәри табышмагы бу!..
Кыскасы, сүз күп булды, кычкырдылар, бәхәсләштеләр, көлделәр, әмма ләкин бу табышмакның ачкычын табучы булмады. Тик иң ахырдан безнең командир, аптырагач-йөдәгәч, башын кашып, сорау рәвешендә генә әйтеп куйды:
– Ә бәлки, шартлау дулкыны машинаны үзенә тартып алгандыр, ә?.. Федько, син шуны сизмәдеңме?
– Кайдан сизим, иптәш командир? – диде Федько, хәтере калгандай. – Әйттем ич инде, шартлады, мин бер мәлгә аңымны югалттым, күземне ачып җибәрсәм – чокыр төбендә утырам, менә шул.
– Бик ипле төшеп утыргансың, – диде командир, көлемсерәп. – Бомба үзе сине шулай сак кына төшереп утырткан инде, чын-чын!
– Булмас ла, иптәш командир, – диде шунда солдатлардан берәү. – Чабып барган машинаны кире артка тартып алыр өчен, ай-һай, нинди көч кирәк!
– Ярты тонналы фугаскада көч җитәрлек, паровозны да аударып ташлый ул… Күргәнегез юкмыни?.. Монда хикмәт, минемчә, кире араның ераклыгында, ягъни бомба шартлаган чакта машина аңардан нинди ераклыкта булган. Әйтик, бик якын шартласа, машинаны чәлпәрәмә китерер иде, ерактарак шартласа, бәлки, аңа берни дә булмас иде, ә менә ул, дуңгыз түшкәсе, шундый бер төгәл ераклыкта шартлаган ки, безнең геройны машинасы-ние белән үзенең чокырына ипләп кенә суырган да алган… Нигә, булмас дисезме?.. Ә башкача моны ничек аңлатырга?.. Физика законнарын кем белә, писарь, син белмисеңме?..