– Белмим шул, – дидем мин, кыенсынып кына.
– Белергә кирәк, – диде командир, өзеп кенә.
Ләкин ничек кенә булмасын, командирның хәзер генә әйткәннәре, чынмы-ялганмы, физика законнарына туры киләме ул, юкмы, әмма Федько юлыккан бу гаять сәер хәлне берникадәр аңлаткан кебек булды. Машинаның йөген бушаттык, аннары бер унбишләп кеше аны чокырдан өстерәп тә чыгардык. Йөкне яңадан төягәч, Федько, кабинасына утырып, «үз ходы белән» китеп тә барды.
…Әмма ләкин дөньяның кайчак озак кына тынып торган чаклары да була иде. Атналар буенча күк йөзе буш, кояш та йолдызлар гына, дошманның бер генә самолёты да өстебезгә ажгырып килеп чыкмый, тик бик сирәк кенә, бик биектән немецларның безнекеләр «рама» дип атаган разведка самолёты гына, тилгән шикелле, каранып уза, – безнең зенитчылар күп вакыт аңа ут та ачып тормыйлар… Шушындый ук тынлык һәм тынычлык алгы сызыкта да хөкем сөрә булса кирәк, ул тарафтан да туплар гөрелтесе ишетелми, яралылар агылып кайтмый, тик ул тирәләрдә ишле каргалар көтүе генә әйләнә… Җир өстенә әкренләп талгын-ялкау тынлык җәелә… Кеше һәм табигать икесе бергә вакытлыча гына булса да, хәвеф-хәтәрдән арынып, оеп, рәхәтләнеп дигәндәй, бер ял итеп ала. Солдат үзалдына әкрен генә мөгрәнеп, җырлап йөри башлый, бик дикъкать белән ертык-сүтеген тегәргә тотына, чолгауларын салкын суда юып киптерә, аулак урын табып, ялгызы ашыкмыйча гына хатлар яза. Билгеле, ул рәхимсез сугышны бер генә минутка да онытып тормый, ләкин сугыш үзе дә бу чакта каядыр чигенеп, посып торган шикелле булып тоела аңа… Ул аның турында уйламаска тырыша, хыялы-күңеле белән икенче дөньяга – кан да, үлем дә булмаган, печән, иген өлгергән, хатынлы, мунчалы, бала-чагалы ерак дөньяга күчә…
Мин үзем бу килеп-килеп булгалый торган аз гына моңсу, аз гына сызландыручан, әмма бик кадерле, бик тансык тынлыкны каравыл хезмәтенә күчкәч, аеруча нык тойдым. Шуны әйтергә кирәк, елдан артык писарь булып утырып, мин бу эштән бик туйган идем. Бәйдәге эт шикелле, бер урында бөкрәеп утырасың да утырасың, теләгән җиреңә ни чыгып китеп булмый, ни солдатлар белән аралашып булмый, ә солдат бит ул үзе кебек солдат белән ышкылып яшәргә ярата. Аңа әледән-әле кемгәдер эчен бушатырга кирәк. Ә мин күп вакытта ялгыз, рухым, җаным белән дигәндәй, ялгыз… Инде яныма керүчеләр булса, алар дәрәҗәләре белән миннән өстен офицерлар – үзләре башлап сөйләшсәләр генә, минем сөйләшергә хакым бар. Дөрес, алар арасында бик гади, бик әйбәтләре очрый иде. Бер дә үзләрен өстен тотмыйча, тиң күреп сөйләшәләр, тәмәкеләре белән сыйлыйлар, хәтта берәр кайгылары булса, анысы белән дә уртаклашалар иде. Шундыйлардан берсен – азык-төлек складының начальник ярдәмчесе Николай Булгаков дигән өлкән лейтенантны һич тә онытасым юк. Көне-төне аяк өстендә чапкан бу кырыклар тирәсендәге түгәрәк битле, зур моңсу күзле кеше минем янга кереп, тәмәке пыскытып, әзрәк ял итеп утырырга ярата иде. Баштарак безнең арада юньләп сөйләшү дә булмый иде. Ул утыра, мин утырам, ник бер сүз дә әйтми бу дип, эчемнән генә пошынам, ләкин сизәм: телсез утыруы мине санламаганнан булмаска тиеш. Йә бик арыган ул, яки инде берәр төрле зур кайгысы бар. Соңрак, билгеле, аның теле чишелде. Ленинградтан икән ул үзе. Путилов заводыннан. Бабасы да, атасы да шунда эшләгән, үзе дә шуннан армиягә киткән… Ленинград фаҗигасен бик авыр кичерә икән, ләкин ул турыда күп сөйләргә яратмый. Хәер, аның хәлен болай да аңлап була – телдән әйтмәсә дә, сүз бит аның туып-үскән бишеге – аңа иң якын, иң кадерле, иң газиз шәһәре турында бара. Ул үзе дә, Ленинград турында мин бер генә минут та уйламыйча тора алмыйм, ди. Шулай булгач, моны сөйләп бетерү мөмкинме соң? Һәм кирәкме ул?
Ә беркөнне Булгаков минем янга килгәч, гадәтенчә, озак кына дәшми утырганнан соң, кесәсеннән өчпочмаклы бер хат чыгарды. Ләкин укып тормыйча аңлатып кына бирде. Бу хатны агасының ундүрт яшьлек кызы язган икән. Хаттан күренгәнчә, кызның әтисе, дошман шәһәрне тупка тоткан чагында, заводка барышлый һәлак булган, әнисе ачтан үлгән, әбисе дә шулай ук, ә Юрка, кызның уналты яшьлек абыйсы, тоткан да, мин передовойга барам, дип чыгып киткән, имеш. Исәнме-түгелме, анысын белми икән. Ә япа-ялгыз калган балаларны «эвакопункт»ка җыеп алганнар, тәннәрендә җаны булганнарны әкренләп шәһәрдән озаталар икән. Бу үсмер кыз да шул «эвакопункт»та үз чиратын көтеп ята икән.