Выбрать главу

– Җитеп торырмы? – диде Булгаков, сәер бер җансыз тавыш белән.

Мин дәшмәдем.

– Ә шулай да, – диде ул бераздан, – мин сезгә хатның бер генә төшен укып күрсәтим әле.

Хат аның кулында әкрен селкенә, әмма тавышын сынып китүдән саклагандай, сүзләрне юри хиссез итеп, өзеп-өзеп кенә укый: «Абыем, син мине күргәч, – дип яза кыз, балаларча беркатлылык белән, – танымассың да инде. Мин бик үзгәрдем, әбиләр төсле булдым. Тук булу нәрсә ул, оныттым инде… Төшемдә гелән генә тәмле итеп ашаганымны күрәм. Кулыма китап эләксә, аның да ашау турында язган җирләрен генә эзләргә тотынам…»

– Җитәр булмаса, – диде Булгаков, башын күтәрмичә генә, һәм хатын ашыкмыйча гына кире өчпочмак итеп бөкләде.

Без шактый вакыт сүзсез утырдык. Эчемнән генә бик борчылып, бәлки, аны юатырга кирәктер, дип уйлыйм. Ләкин куркам, аның ярсу, газап, хәсрәт тулы бәгыренә кагылудан куркам. Һәм сизенәм: аңа кызгану кирәкми, Гитлер башына нәләт яудыру да кирәкми – чөнки болар сүз, бары сүз генә! Чөнки бит ул үзе дә әнә бер генә сүз дә әйтми, бөтен ачык җирен яшергән керпе шикелле йомылып, тырпаеп тик утыра. Кагылып кара син аңа!..

Тик китәргә дип урыныннан торгач ул, сабыр-тыныч кына әйтте:

– Рапорт бирдем, китәм! – диде.

Мин аның кая, ни өчен китүен шунда ук аңлап алдым һәм бары:

– Җибәрәләрме соң? – дип кенә сорадым.

– Җибәрми карасыннар! – диде ул, әкрен-хәтәр итеп.

Әйе, аны хәзер тотып булмаячак иде. Шуны да әйтергә кирәк, ул элек тә үз эшеннән бер дә канәгать түгел иде. Азык-төлек тирәсендә ямьсез эшләр һәрвакытта күп була. Бигрәк тә көн саен вагонлап килеп торган һәм ачык кырга бушатып өйгән азыкны саклау бик читен эш. Бомбёжкадан да харап була ул, шул хәлдән файдаланып урлау, читкә озатулар да булгалап тора, һәм, гомумән, әрәм-шәрәм итүләр, кызганычка каршы, җитәрлек. Ленинград фаҗигасен белеп торган Булгаковның моңа, әлбәттә, җаны бик сыкрана иде. Хәтта кайбер зуррак начальникларның ашау-эчү мәсьәләсендә чамасыз кылануларына да аның ачуы килә иде. (Үзе ул солдатлар өчен пешерелгән казаннан гына ашап йөри иде.) Кыскасы, бик гадел, намуслы һәм үтә тыйнак бер кеше иде ул, мәрхүм!

Киткән чакта ул үзенең тәмәке уты төшеп, бер чите янган одеялын миңа: «Мә, сержант, инде син ябынып ят!» – дип биреп киткән иде. Озак та үтми, без аның алгы сызыкта һәлак булуын ишеттек.

Әйе, кешеләр бер-берсеннән бик нык аерыла. Писарь булып утырганда миңа аларның төрлесен күрергә туры килде. Кеше язмышы – кеше кулында. Фронт шартларында солдат өчен бу аеруча шулай. Менә минем монда писарь булып утыруым һич тә үземнән түгел. Кемдер куйган иде, кемдер чыгарып та җибәрергә тиеш.

Безнең ротада ни сәбәптәндер командирлар еш алышынып торды. Шул ел ярым вакыт эчендә миңа бер-берсен алыштырган биш командирга буйсынып эшләргә туры килде. Биш командир – биш характер дигән сүз, һәркайсына җайлашырга, көйләнә белергә кирәк иде. Кайберсе белән ара бик әйбәт булып китә, ул сиңа писарь итеп кенә түгел, кеше итеп тә карый. Менә бу Федько вакыйгасын сөйләгән чактагы командирыбыз, капитан Баранов, әнә шундыйлардан иде. Миннән күп белүне таләп итсә дә, ул бервакытта да мине кимсетмәде, юкка-барга кыерсытмады. Киресенчә, миңа үзенең якын бер ярдәмчесе итеп карый иде (һәм дөрес карый иде, чөнки писарь аңа рота хәле турындагы мәгълүматларны көн саен әзерләп кенә тора), сораша-киңәшә иде, хәтта еш кына: «Бел, син писарь гына түгел, ә ротаның штаб начальнигы!» – дип, минем дәрәҗәне күтәреп тә җибәргәли иде. Ахрысы, шуңадыр, ул үзе үк миңа ара-тирә командирлар паёгыннан өлеш тә чыгара иде, кием-салымның да яхшырагын бирә иде. Билгеле инде, мондый командирга эшең дә, җаның да жәл түгел.

Ләкин аны да бездән ни өчендер алдылар. (Строевой командир дип хәрәкәттәге дивизиягә күчерделәр булса кирәк.) Инде аның урынына килгән командир бөтенләй икенче кеше булып чыкты. Бу да капитан иде, ләкин интендант хезмәте буенча, ягъни хәрби тәэминат кешесе. Фамилиясе Сидоров иде. Шушы Сидоров ротага килүе белән үзенең үтә формалист, шунлыктан аеруча дорфа икәнлеген күрсәтеп өлгерде. Икенче көнне үк ул минем башымдагы бүреккә бәйләнә башлады: янәсе, ни өчен әле минем башымда командирлар бүреге?.. Кем бирде, кем рөхсәт итте?.. Мин ни әйтергә белмичә аптырый калдым, чөнки моңарчы бер генә командирның да, шулай ук безнең ротага килеп чыккан бер генә зур начальникның да минем бүреккә бәйләнгәне булмады. Әллә юри шаярта инде иптәш капитан дип, мин бары елмаеп кына куйдым. Бу аның ачуын китерде.

– Мин сездән сорыйм, – диде ул, тавышын күтәрә төшеп. – Кем рөхсәт итте сезгә командирлар бүреге киеп йөрергә?