Выбрать главу

– Элекке командир, – дидем мин, каушамыйча гына.

– Нәрсә ул, армия тәртибен белми идемени?..

– Юк, белә иде, ләкин ул үзе миңа бу бүрекне кияргә кушты.

– Димәк, белмәгән. Армиядә сержантка командирлар бүреге не положено. Барыгыз, хәзер үк солдат бүрегенә алыштырыгыз.

Мин бераз дәшми тордым, аннары кинәт туган үҗәтлек белән әкрен генә:

– Әгәр бармасам? – дидем.

Командир, колакларына ышанып бетмәгәндәй, миңа бик сәерсенеп карады. Күрәсең, минем тарафтан мондый тискәрелекне һич тә көтмәгән иде, сержант командирына каршы сүз әйтсен әле!.. Моның өчен бит… Һәм ул, ниһаять, корыч тавыш белән өзеп әйтте:

– Бармасагыз, сезгә биш тәүлек гауптвахта!

Әлбәттә, буйсынырга кирәк иде, хәтта иң мәгънәсез боерык- ка да буйсынырга кирәк, чөнки рәхимсез кагыйдәсе шул… Ачуымны һәм гарьлегемне йотып дигәндәй, мин үзебезнең старшинага киттем һәм сары тышлы, йомшак мехлы бик әйбәт бүрегемне катырак та, салкынрак та соры солдат бүрегенә алыштырып кайттым. Шулай да мин аны кырын салыбрак кидем. Әйдә күрсен, солдат бүреген дә йөртә беләбез без!

Билгеле инде, башта ук безнең арадан мондый йолкыш кара мәче узгач, килешеп, тату гына эшләү мөмкин булмаячак иде. Шуңа күрә мин бу писарьлык эшеннән ничек кенә булса да ычкынырга ниятләп куйдым. Дөрес, озак та үтми иптәш командир минем үзенә никадәр кирәкле кеше булуымны белеп алды. Һәм, әйтергә кирәк, миңа карата бераз йомшара да төште. Ләкин барыбер писарьлыктан китү уе миндә кире сүрелмәде инде, чөнки ике арадагы боз калды, боз эреп бетмәде. Моны мин генә түгел, командир үзе дә бик яхшы сизә иде шикелле… Тик миңа авыр, миңа гел йомылып та сагаеп кына торырга туры килә. Ә аңа нәрсә, аның эче пошмый миңа, ул бит үзен һәрвакытта хаклы дип санарга өйрәнгән кеше.

Минем бәхеттән озакламый безнең ротага госпитальдән чыккан бер төркем солдатлар килде. Алар арасында элек укытучы булган Спиридонов фамилияле, миннән олырак бер Пенза кешесе дә бар иде. Командир аны минем янга утыртты. Бәлки, ул моны билгеле бер максат белән эшләгәндер, ләкин мин моңа һич тә көенмәдем. Киресенчә, икенче писарьның булуы миңа моннан китү өчен юл гына ачачак иде. Шул Спиридонов белән без икәү бер ай ярым чамасы тату гына эшләгәннән соң, мин, ниһаять, командирга мине каравыл хезмәтенә күчерүен сорап рапорт бирдем.

Командир, рапортка күз йөртеп чыкты да, миңа:

– Нигә китәсең? – дигән булды.

Мин, аягүрә баскан килеш, бөтен шартын җиткереп:

– Иптәш командир, – дидем, – үзегез дә беләсез, безнең ротада штат буенча бер генә писарь булырга тиеш. Димәк, безнең беребез монда артык. Шуңа күрә мин сездән башка эшкә күчерүегезне сорыйм.

– Ә Спиридонов үзе генә эшне алып бара алырмы соң?

– Һичшиксез!.. Иптәш Спиридонов шәп писарь булачак!

Шуннан соң командир, бүтән бер сүз әйтмәстән, минем рапортка: «Боеприпаслар складының каравыл взводына җибәрергә», – дип виза салды. Әлбәттә, мин аңардан рәхмәт сүзе көтми идем, ләкин шулай да ул миннән күңел өчен генә: «Кая күчәргә телисез?» – дип сорарга тиеш иде кебек. Безнең рота саклый торган төрле складлар күп, әмма шулар арасында иң хәтәре әнә шул боеприпаслар склады иде… Хәер, мин моңа артык борчылмадым, чөнки, беренчедән, минем шикелле солдат кеше, язмыштан узмыш юк, дип, үзен юатырга өйрәнгән (чынлап та, кемне кайда нәрсә көткәнен белеп буламыни?), икенчедән, боеприпаслар складында төрле милләт кешеләре күбрәк иде. Командирлары да миңа яхшы таныш кыргыз егете – Нугайбәк Кулибаев дигән лейтенант…

Әнә шулай ансат кына каравыл взводына күчеп, мин постка да йөри башладым. Постта торуның нәрсә икәнен сөйләрмен әле, ләкин хәзер бер уңайдан шуны әйтеп калырга кирәк. Взводта командир ярдәмчесе һәм разводящий булып Акшалов дигән казах егете йөри иде. Бу – утны-суны кичкән яшь, тәҗрибәле солдат, каравыл хезмәтен дә яхшы белә, ләкин каты яраланудан соң бер аягы бөтенләй бөгелми диярлек. Бик азапланып кына йөри, ә разводящийның бөтен эше аяк өстендә – чокырлы-чакырлы сукмакларны аңа көндезен генә түгел, төннәрен дә ничәмә тапкыр әйләнергә туры килә. Әлбәттә, Акшаловка авыр, бик авыр булгандыр. Менә шунлыктан лейтенант Кулибаев, озак та үтмичә, мине, сержант та диптер инде, үзенә ярдәмче (ягъни помкарнач) һәм разводящий итеп куйды. Ә Акшаловны солдатлар торган землянкага даими кизү (дневальный) итеп билгеләде. Һәрбер казах баласы шикелле, ул да бик оста аш пешерүче булып чыкты.

Без җимерелеп беткән бер зур гына шәһәр читендә торабыз. Кышкы айларда бу шәһәр өчен бик каты сугышлар барды. Адәм башкайларын монда күп салдылар – шәһәр әйләнәсендәге ачык кырда безнекеләрнең үлек гәүдәләре сибелеп ята, ә шәһәрнең эче-тышы немец үлекләре белән тулы… Кышын аларны җыеп та бетерә алмадылар, күбесе кар астында калды.