Хәзер менә яз башы. Гаҗәеп якты, җылы-йомшак көннәр. Күк йөзе бер офыктан алып икенче офыкка чаклы чалт аяз – бүрек кадәр генә болыт та юк, ичмасам! Ә дәртләнеп йөзгән яшь кояшка без яшьле күз кырые белән генә карап алабыз: ашыкма, китмә син безнең өстән, диясе килә үзенә… Рәхәт безгә, тән генә түгел, җан эри, җан һәртөрле михнәт-газаплардан арына кебек… Ә соң күптәнме әле без бу аяз күктән курка-шомлана идек, безнең өчен болытлы-караңгы көн яхшырак иде. Аяз көн булдымы – немец самолётларын көт тә тор. Еш кына безнең өстебезгә кояш нурлары белән бергә үлем ява торган иде. Ә хәзер инде алай түгел. Куркудан туйдык, ахрысы, куркасы килми башлады. Аннары немец авиациясе соңгы айларда, кыйналган эт шикелле, койрыгын бөтенләй кысты диярлек. Баштагы кебек азына, котырына алмый инде ул. Бик сирәк кенә килеп чыккалый, анда да күбрәк кире борылып сыза. Сызарга мәҗбүр.
Әйе, адәм баласы сугышның үзен дә, аның дәһшәтләрен дә онытып торырга ярата. Хәтта менә бу җимерелеп, ишелеп беткән шәһәр дә аны ул хәтле шомландырмый һәм борчымый кебек. Чөнки шәһәр өстеннән сугыш өермәсе котырынып узган инде, ул да үзенең коточыргыч хәрабәләре белән язгы кояш нурларында тын гына коена, аның да исән калган почмакларына, ышыкланып торырлык ярыкларына, бүрәнә, кирпеч астындагы подвалларына кешеләр кайтып керергә өлгергән – шунда алар нидер кымшана, кага-суга, чүп-чардан тазарта, яңадан тамырланыр, яшәр өчен тырышып ята.
Бу хәрабәләр әйләнәсендә, бу патрон гильзалары, бомба, снаряд кыйпылчыклары тулып яткан җирдә яңадан терелүнең гаҗәеп билгеләрен күрергә мөмкин. Шуның бер генә мисалы. Лейтенант Кулибаев башта мине тимер юлдан шактый читтә ялгызы гына торган бер иске сарай янына постка куйган иде. Сарайга немецлардан калган снаряд, миналарны җыеп тутырганнар – мин шуларны сакларга тиешмен. Менә шул постка бара торган юл буенда, дүрт-биш адым гына читтәрәк, кар астыннан чыккан өч немец солдатының үлек гәүдәләре аунап ята. Мин көн дә аларны күреп узам. Беренче күрүемдә, ихтыярсыздан чирканып, бик җирәнгән идем – алар инде бик ямьсез бүртенеп чери-таркала һәм төчкелтем мәет исе тарата башлаганнар иде. Безнең бәгырьләр бик каткан, фашистлар солдатын һич кызгану юк, ләкин шул солдатның үлек гәүдәсен күргәч, ул да бәхетсез бер адәм баласына әйләнеп кала. Чиркана-чиркана булса да, ирексездән үзен кызганып узасың… Ә берничә көннән соң, ни күрим, боларның чатлы-ботлы яткан гәүдәләре тирәсеннән, күм-күк битләренә ышкылып, ямь-яшел үлән баш калкытып чыгып килә!.. Ничектер бик серле дә, бик мәгънәле дә булып тоелды миңа бу, асылда, бик табигый күренеш. Җитмәсә, якты кырлар өстендә сабан тургайлары кояшка каршы, талпынып-талпынып, берөзлексез сайрыйлар!.. Чит-ят җирләргә килеп башларын салган, череп яткан шул бичараларның үзләренә дә узышлый: «Йә, камрадлар, безнең Рәсәйдә яз матурмы?» – дип дәшәсе килеп китә.
Әмма ләкин сугыш искиткеч явыз, мәкерле нәрсә икән. Кайда гына сагаламый ул безне! Менә шундый тургайлар сайрап торган кояшлы көннәрнең берсендә, безнең Ефимов дигән солдатыбыз, яшь үлән каплап киткән минага туры килеп, һәлак булды да куйды. Ефимов транспорт взводында ат йөртүче (ездовой) булып эшли иде. Беркөнне командир аны, атын җиктереп, шәһәр читендәге үлекләрне җыярга чыгарып җибәрә. Аның белән тагын ике солдат та була. Алар юлсыз-нисез кыр буйлап йөриләр, берничә үлекне табып, арбаларына да күтәреп салалар. Ефимов, дилбегә тотып, гел арбасы кырыннан бара, ә теге ике солдат, бераз арткарак калып, үзара сөйләшә-сөйләшә атлыйлар. Шулай барган чакта, кинәт коточкыч шартлау!.. Тузан-төтен… Арттарак килгән ике солдат, җил очыргандай, тәгәрәшеп китәләр. Ләкин аларга әллә ни зур зыян булмый – җиңелчә контузия генә алалар. Бераздан торып карасалар, – бу ни әкәмәт? – ат тора, ә арба юк! Арба, өстендәге үлекләре белән бергә, ваткаланып очкан… Бер читтәрәк ярты бите, ярты башы актарылган Ефимов җирдә чалкан ята, – хәтта кулыннан дилбегәсен дә ычкындырмаган. Ә ат тора, атка берни дә булмаган. Тагын үзенә күрә бер хикмәт! Ничек кенә булган соң бу болай?.. Теге ике солдат, ат янына килеп, тикшеребрәк карагач, ниһаять, беләләр: немецның танкка каршы куйган минасы өстеннән ат басмыйча уза, арбаның алгы тәгәрмәче дә аңа ничектер туры килми, ә арткы тәгәрмәчнең берсе (Ефимов атын бераз каера төшкәндерме инде) минага килеп тә менә. Көчле шартлау, һәм кеше бер мизгел эчендә һәлак тә була. Йә, нәрсә әйтәсең? Язмыш… Ләкин теге ике солдат өчен дә язмыштыр инде бу, әмма бәхетле язмыш, чөнки, үзләре дә белмәстән, арткарак калып атламаган булсалар, алар да шунда беткән булырлар иде… Әнә шулай көтмәгәндә сискәндереп, сугыш үзен вакыт-вакыт безнең исебезгә төшереп куя. Әйе, чүпләнмичә калган миналар очрый әле, очрый…